Березники (рус. Березники) — Россия шәһәре, Пермь краеның халык саны буенча икенче шәһәр.

Березники
Халык саны 141 276 (2019) Edit this on Wikidata
Нигезләнгән 20 март 1932 Edit this on Wikidata
Сәгать поясы UTC+05:00
География
АТБ Пермь крае
Ил Россия
Мәйдан 66 км²
ДДӨБ 130 метр Edit this on Wikidata
Сулык Чулман
Координатлар 59°25'0"тн, 56°47'0"кнч
Почта индексы 618400, 618418, 618416, 618404 Edit this on Wikidata
Телефон коды 3424 Edit this on Wikidata
Карта

Халык саны — 156 512 кеше (2010).[1]

География үзгәртү

Шәһәр Урал таулары алдында, Пермьдән 278 километр төньяктарак урнашкан. Свердловск тимер юлының Березники станциясе.

Климат үзгәртү

  • Уртача еллык температура — 0,9 °C
  • Уртача еллык җил тизлеге — 3,2 м/с
  • Уртача еллык һава дымлылыгы — 74,2%
Березники климаты
Күрсәткеч Гый Фев Мар Апр Май Июн Июл Авг Сен Окт Ноя Дек Ел
Уртача температура, °C −20 −20 −6,7 0,4 8,9 17 23 18 8,0 0,8 −8,9 −13,2 0,9

Тарих үзгәртү

Хәзерге шәһәр террриториясендә 16 гасырдан тоз кайнату кәсепләре бар булганнар. 1873 елда сәнәгатьче И.И. Любимов тарафыннан биредә Березники тоз кайнату заводы төзелгән; 1883 елда сода заводы төзелгән.

1929 елда биредә химия комбинаты төзелеше башлана; калий тозлары чыганклаын үзләштерүе дә башлана. Төзелеш вакытында барлыкка килгән аерым-аерым торган бистәләрне бер шәһәргә берләштерү тәкъдим ителә. 1932 елда Усолье-Соликамское шәһәре (11.7 мең кеше, 1931) һәм Веретия, Дедюхино, Ленва, Усть-Зырянка, Чуртан штб-лары Березники шәһәренә берләштерелгәннәр.

1940 елда Березники составыннан Усолье шәһәре чыгарыла.

Халык үзгәртү

1959[2] 1970[3] 1979[4] 1989[5] 2002[6] 2010[1]
106 119 145 580 185 395 201 213 173 077 156 512

Милли состав үзгәртү

Милләт 2002[7] 2010[8]
руслар 90,0% 92,6%
татарлар 3,8% 3,2%

Татарлар үзгәртү

Тарихы үзгәртү

Беренчел археологик чыганаклар татарларның борынгы бабаларының хәзерге Березники шәһәре тирәсендә 11 йөздән үк урнаша башлавын раслый. Алар тоз чыгарганнар һәм аны кайнатканнар, бакыр рудасы эреткәннәр, сату иткәннәр. Даими татар авыллары 1552 елдан соң гына барлыкка килә. 20 йөз башыннан 1927 елга кадәр татарлар химия сәнәгате төзелешен олаулар һәм ат караучылар белән тәэмин итеп торалар. 1927-41 елларда Березники шәһәрендә М. Ардуанов эшли. 1949-60 та Березники шәһәрендәге төзелешкә 40 меңләп татар килә. 1949-84 тә В.И. Ленин исемендәге мәдәният сарае каршында татар үзешчән сәнгать коллективы эшли.

Хәзерге торышы үзгәртү

1991 дән мәчет эшли. 2000 дә Россия мөселман Үзәк Диния нәзарәтенең Пермь мөфтияте Березники мөхтәсибәте оештырыла. 1997 дә татар-башкорт мәдәни үзәге ачыла. Аның каршында татар һәм башкорт халыкларының телен, тарихын һәм мәдәниятен өйрәнү оештырылган; үзешчән сәнгать түгәрәге, бу халыкларның иҗат музее эшли. 1998 дән Сабантуй бәйрәме үткәрелә. Березники шәһәреннән Татарстан Җөмһүриятенә калийлы һәм азотлы ашламалар китерелә.[9]

Икътисад үзгәртү

Березники — Россиянең химия сәнәгате үзәкләреннән берсе.

"Уралкалий" АҖы (калий ашламалар, техник тоз), "Сода", "Азот" ҖБлары (аммиак, аммиаклы һәм натрийлы силитрә, комплекслы сыек ашламалар). "Ависма" (титан губкалары, металлик магние һ. б.), "Бератон" (буяу матдәләре, фотохимик һәм лак-буяу продукциясе) АҖлары. Электротехник, металл эшкәртү, төзелеш материалларны җитештерү, җиңел, азык-төлек сәнәгатьләре ширкәтләре.

Татар матбугаты үзгәртү

1933—1935 елларда шәһәрдә татар телле «Qьzьl ximik» («Кызыл химик») гәҗите нәшер ителгән.

Танылган шәхесләр үзгәртү

Галерея үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

  1. 1,0 1,1 архив күчермәсе, archived from the original on 2011-06-27, retrieved 2014-02-12 
  2. 1959 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
  3. 1970 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
  4. 1979 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
  5. 1989 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
  6. 2002 елгы Бөтенроссия җанисәбе. РФ, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
  7. 2002 ел сан алу базасы, archived from the original on 2017-11-11, retrieved 2014-02-12 
  8. 2010 ел сан алу базасы, archived from the original on 2018-03-27, retrieved 2014-02-12 
  9. Татар энциклопедиясе, archived from the original on 2016-03-06, retrieved 2015-12-13