Белдерү яки игълан — аерым кешеләр белергә, танышырга тиешле хәбәр/яңалык. Ул гәҗиттә, журналда бастырылырга, радио, телевидениедән әйтелергә, берәр урынга язылып эленергә мөмкин.

Белдерү аерым кешеләр, оешмалар исеменнән языла. Ул, гадәттә, эндәш сүзләр белән башлана (мәсәлән, хөрмәтле укучылар, ата-аналар, укытучылар, иптәшләр).

План үзгәртү

  1. Кемгә мөрәҗәгать ителә
  2. Чара үткәреләчәк көн
  3. Урыны
  4. Исеме
  5. Вакыты
  6. Җаваплы кеше яки оешма

Мисаллар үзгәртү

Белдерү
Сишәмбе көнне, ягъни 15 нче февральдә, 18 сәгатьтә мәктәпнең актлар залында Муса Җәлилнең туган көненә багышланган кичә була.
Программада:
1. Кереш сүз.
2. Әдәби- музыкаль монтаж.
3. Викторина.
                                                                  Түгәрәк советы.

Яки:

Чакыру-белдерү
Кадерле дуслар!
Сезне “Зәй энҗеләре” түгәрәгенә чакырабыз. Анда сез үзегез яраткан шагыйрьләр, язучылар һәм аларның иҗаты белән танышырсыз, шигырь язу серләренә төшенерсез, үзегезнең иҗат җимешләрегез белән уртаклашырсыз.
Түгәрәк утырышлары һәр атнаның җомга көнендә уздырыла. Ул 16 сәгатьтә башлана.
                                                                        Татар теле һәм әдәбияты укытучысы.

Чыганаклар үзгәртү