Беларус теле (үзатамасы белару́ская мо́ва) — беларусларның милли теле. Беларус Җөмһүриятенең рәсми телләренең берсе (рус теле белән беррәттән). Беларус телендә сөйләшүчеләр шулай ук РФ, Украина, Литва, Латвия, Эстония, Польша, Казакъстан, Канада, АКШ, Аргентина һ. б. илләрдә шактый киң таралган. Беларус телендә сөйләшүчеләрнең гомуми саны 3,842,710 кеше (2000, бәяләмә), ↓ 2,537,640 (2011, бәяләмә), шулардан Беларусиядә 2,230,000 кеше (ил халкының 37 % ы)[3]

Беларус теле
Үзисем:

белару́ская мо́ва

Илләр:

Беларусь, РФ, Украина, Литва, Латвия, Эстония, Польша, Казакъстан, Канада, АКШ, Аргентина

Рәсми халәт:

дәүләт теле Белорусия байрагы Беларусь
ярдәмче тел Польша байрагы Польша (кайбер гминнарда)
милли азчылык теле Чехия байрагы Чехия

Күзәтүдә тора:

Нацыянальная акадэмія навук Беларусі

Сөйләшүчеләр саны:

2,537,640[1]

Дәрәҗә:

дәүләт теле

Халәт:

куркыныч астында[d]

 Классификация
Төркем:

Һинд-аурупа телләре гаиләсе

Балт-славян телләре төркеме
славян телләре
көнчыгыш славян төркеме
Язу:

кирилл әлифбасы, латиниица

Тел кодлары
ГОСТ 7.75–97:

бел 090

ISO 639-1:

be

ISO 639-2:

bel[2]

ISO 639-3:

bel

Тарих үзгәртү

 
Куе зәңгәр төс белән Беларус теле актив кулланылган төбәкләр билгеләнгән
 
Беларус теле диалектлары.
Зәңгәрсу төс белән — төньяк-көнчыгыш,
шәмәхә төс белән — урта сөйләшләр,
кишер-сары төс белән — көньяк-көнбатыш,
сары төс белән — Полесье сөйләшләре таралган төбәкләр күрсәтелгән

Беларус теле — славян телләренең берсе, көнчыгыш славян телләре төркеменә керә. Борынгы рус теленнән аерылып чыккан. Беларус телендә сөйләмдә а-лаштыру һәм я-лаштыру белән аерылучы ике төп диалект аерылып карала: төньяк-көнчыгыш (Полоцк һәм Витебск-Могилёв сөйләшләрен кертеп) һәм көньяк-көнбатыш (Гродно-Барановичи һәм Слуцк-Мозырь сөйләшләрен кертеп). Шулай ук арадаш (күчүчән) сөйләшләр (урта беларус сөйләшләре) дә бар, бигрәк тә кайбер фонетик һәм грамматик күрсәткечләре буенча украин теленең төньяк сөйләшләренә якын торучы Полесье сөйләше аерылып тора. Хәзерге заман (әдәби) беларус теленең нигезе итеп, төньяк-көнчыгыш һәм көньяк-көнбатыш диалектларының чиктәш сөйләшләренең күп кенә күрсәткечләрен үзенә җыйган урта Беларус сөйләшләре алынган.

Әлифба үзгәртү

А а Б б В в Г г Д д Дж дж Дз дз Е е Ё ё
Ж ж З з І і Й й К к Л л М м Н н О о
П п Р р С с Т т У у Ў ў Ф ф Х х
Ц ц Ч ч Ш ш Ы ы Ь ь Э э Ю ю Я я

Фонетика үзгәртү

Әдәби беларус телендә фонетика өлкәсендә түбәндәге үзенчәлекләр күзәтелә: «праўда», «воўк» сүзләрендәге этимологик «в» һәм «л» авазлары урынына иҗек ясамый торган «у» авазы әйтелә; сүзләрдә ирен-ирен авазы алдыннан в протетик авазы өстәп әйтелә: «вока» (күз), «вуха» (колак), тартык авазлар тезмәсе алдыннан «а», «i» авазлары өстәлеп әйтелә: «аржаны» (арыштан ясалган), «ıмгла» (караңгылык); «о», «е» авазлары кыскарган «ъ», «ь» авазларыннан барлыкка килгән ро, ло, ле тезмәләренең тартыклар уртасында килгән очракта ры, лы, лi тезмәләре белән чиратлашуы: «кроў» — «крывi», «глотка» — «глытаць», «бляск» — «блiшчаць»; элекке «ъ», «ь» урынында «ы», «i» авазлары килү: «злы», «малады», «бi» (сук), «пi» (эч), «мый» (минем), «рый» (казы), «шый» (тек); йомшак «д», «т» урынында «дзь», «ць» аффрикаталары барлыкка килү: «дзiва» (кыз), «цiхi».

Морфология үзгәртү

Морфология өлкәсендә түбәндәге үзенчәлекләр күзәтелә: саннар төрләнгәндә род төшенчәсе саклану: «2» — два, дзве, абодва, абедзвюх (двух, дзвюх, абодвух, абедзвюх...); сыйфатлар, хәл фигыльләр, тәртип саннарының кушымчасыннан (Берлек санда, Баш килештә) «й» авазы төшеп калу: «цудоуны» (гаҗәеп), «летнi» (җәйге), «прачытаны» (укылган), «трэцi» (өченче); хәзерге заман хәл фигыльләрнең аз күләмдә (терминнар өлкәсендә генә) кулланылуы: «вядучае кола» (төп тәгәрмәч); 3нче зат алмашлыклары төрләнгәндә, н элементы төшеп калу: «без яе» (аннан башка), «аб iх» (алар турында).

Синтаксис үзгәртү

Синтаксис өлкәсендә түбәндәге үзенчәлекләр күзәтелә: аерымланган хәлләр урынына аерымланган аергычлар күбрәк кулланыла; Юнәлеш килешендә «буенча, яныннан» мәгънәсендә «паўз» бәйлеген куллану: «праязджалi паўз раку» (елга яныннан уздык); күплек санның Урын-вакыт килешендә «па» бәйлеге куллану: «па гарадах i сёлах» (авыллар һәм шәһәрләр буйлап); фигыль сүзтезмәләрдә — «дзякаваць» (рәхмәт әйтергә), «дараваць» (гафу итәргә), «прабачыць» (кичерергә) кебек фигыльләр белән Юнәлеш килешендәге тәмамлык кулланыла: «дзякаваць каму» (кемгә рәхмәт әйтергә), «смяяцца», «здзекавацца», «кпiць» кебек фигыльләр янында «з» бәйлеге булган Иялек килешендәге тәмамлык кулланыла: «смяцца з таварыша» (иптәш өстеннән көлү).

Лексика үзгәртү

Лексика өлкәсендә борынгы рус теленнән килгән сүзләр белән беррәттән беларус теленә генә хас булган сүзләр дә кулланыла: «ветразь» (җилкән), «гарэза» (шаян), «апошнi» (соңгы), «сцiплы» (тыйнак), «грувасцiць» (өяргә), «кемiць» (уйларга), «пакрысе» (әзләп), «шмат» (күп) һ. б.

Иске Беларус теле үзгәртү

XIV-XVI гасырларда хәзерге Беларусия җирлегендә көнбатыш рус (иске беларус) китап-әдәби теле кулланылган. Әлеге тел тәрҗемә ителгән дини әдәбиятта, хокукый һәм эш кәгазьләрендә, елъязмаларда, җирле хроникада һ. б. язма истәлекләрдә сакланган. Хәзерге әдәби беларус теле XVIII гасыр ахыры — XIX гасыр башында җанлы халык сөйләме нигезендә барлыкка килгән. Әдәби беларус теле үсешенә Янка Купала һәм Якуб Колас иҗаты зур йогынты ясаган.

Язу үзгәртү

 
Беренче «Литва статуты» (1529)
 
Франтишек Скорина Библиясе. (1517-1519)

Хәзерге беларус язуы кириллица (гражданнар шрифты) нигезендә барлыкка килгән; шулай ук XVI-XIX гасырларда һәм соңрак чорда да латин әлифбасы (поляк модификациясендә), җирле татарлар беларус телендәге («Әл-Китаб», «Һамаил», «Тәфсир» дип аталган) текстларны күчергәндә кулланган Беларус гарәп әлифбасы (ru) да кулланышта булган. Беларус теле кулланылган иң борынгы язма истәлекләр: «Полоцк белән Рига килешүе» (1330), кенәз Витовтның Василий Карачевскийга биргән жалованная грамотасы (1386), король Казимир IV Ягеллонның Судебнигы (1468). Беларус язуы XV-XVI гасырларда күп кулланыла башлый: «Көнбатыш-рус Четьясы» (1489), «Псалтырь», Франтишек Скоринаның Библиясе (1517-1519), «Литва статуты» (1529, 1566, 1588), «Баркалабов елъязмасы» (XVI гасыр азагы) һ. б.

Чыганаклар үзгәртү

  1. Большая российская энциклопедия. В 30 томах. Том 3 (Ба-Бо). М.: НИ БРЭ, 2005. ISBN 978-5-85270-331-1

Әдәбият үзгәртү

  1. Беларуская мова. Энцыклапедыя. Мiнск, 1994.
  2. Этымалагiчны слоўнiк беларускай мовы. Мiнск, 1978-2005. Т. 1-10.
  3. Гiстарычны слоўник беларускай мовы. Мiнск, 1982-2005. Т. 1-24.
  4. Беларуска-рускi слоўнiк. М., 1962.

Сылтамалар үзгәртү

Дәреслекләр үзгәртү

Сүзлекләр үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү