Беларусиядә ислам

Беларусиядә ислам (белар. Іслам у Беларусі) — Беларусия территориясендә ислам дине. Мөселманнар илдә дини азчылык тәшкил итә. Беларусия халкының (9 452 мең кеше) 0, 75 % ы (72 мең кеше) — Ислам дине тарафдары (2020)[1].

Беларусиядә ислам
Дәүләт  Белоруссия
 Беларусиядә ислам Викиҗыентыкта
Минск җәмигъ мәчете

Тарих үзгәртү

Хәзерге Беларусия территориясендә исламның башлангыч таралу чоры XIVXVI гасырларга туры килә. 1410 елдан бирле хәзерге Беларусия җирләрендә мөселманнар яши. Ислам дине шул чорда липка татарлары тарафыннан кертелгән. Бөек Литва кенәзлеге хакимнәре Кырым һәм Алтын Урдадан татар-мөселманнарны дәүләт чикләрен саклау буенча хезмәт итү өчен чакырганнар[2]. XIV гасырда ук татарлар утрак тормышка күчәләр. XVI гасыр ахырына 100 меңнән артык татар хәзерге Беларусия һәм Литва территориясендә урнашкан, алар арасында ялланган сакчылар да, ирекле иммигрантлар да, шулай ук хәрби әсир татарлар да кергән. Татарлар сөнни исламын тоталар. Татарлар үз туган телен югалтып, нигездә, беларус, поляк һәм рус телләренә күчкән, әмма дини тормышта гарәп теле кулланыла.

1938 елда Польшада 17 мәчет һәм 2 дога кылу йорты эшләгән[3].

2016 елда Беларусиядә 12 мәчет, аларның яртысы — гадәти авыл йортларында урнашкан гыйбадәт бүлмәсе[4]. Минск җәмигъ мәчете төзелгәнче, иң зур мәчет Өе (Ивье) шәһәрендә булган.

1994 елда беренче бөтенбеларус мөселманнары корылтае була. Анда Беларусия Республикасының мөселман дини җәмгыяте оештырыла. Аны Исмаил Александрович җитәкли.

1997 елда бөтен ил буенча 23, шул исәптән Беларусиянең көнбатыш өлкәләрендә 19 мөселман җәмгыяте эшчәнлек алып бара. 2002 елның урталарында Беларусиядә 27, 2007 елда 30 мөселман дини оешмасы теркәлгән.

2007 елда мөселман-әхмәдиячеләргә Беларусия дәүләтендә үз диннәрен ачыктан-ачык тоту тыела[5].

Беларусия — Мөхәммәт пәйгамбәргә карикатура бастырган өчен газета мөхәррирен төрмәгә утырткан бердәнбер ил. 2008 елның 18 гыйнварында Александр Сдвижков «дини нәфрәт уяткан өчен» өч елга ирегеннән мәхрүм ителгән[6].

2007 елга Беларусиядә 45 000 мөселман исәпләнә, бу ил халкның гомуми санының 0,5% ын тәшкил итә.

Минск җәмигъ мәчетендә Беларусиядә Ислам тарихы музее булдырылган[7].

Мөфтиятләр үзгәртү

Беларусиядә ике мөфтият бар: Беларусия Республикасының мөселман дини берләшмәсе (мөфти Әбу-Бәкер хәзрәт Шабанович)[8] һәм Беларусия Республикасында мөселманнарның Диния нәзарәте (мөфти Али Воронович)[9]. Беларусия мөселманнарының төп өлеше — татарлар. Татарлардан тыш, төрле еллардагы миграция хисабына тагын 32 мөселман этнотөркеме барлыкка килгән: алар арасында гарәпләр дә, төрекмәннәр дә, төрекләр дә, азәрбайҗаннар да бар. Мәзхәбләр, нигездә, хәнәфи һәм шәфигый мәзхәбләр.

Мәчетләр үзгәртү

Беренче мәчетләр Беларусия территориясендә XIVXV гасырлар дәвамында барлыкка килә. Төрле елларда Беларусиянең Бөек Литва кенәзлеге составына кергән территориясендә 50 гә якын мәчет исәпләнә. XIX гасырда Беларусиядә 15 мәчет була. 1831 елдан башлап Литва һәм Беларусиянең мөселман җәмгыятьләре Бакчасарай шәһәрендәге Таврия мөфтияте юрисдикциясендә була.

XIX гасырда Өе (Ивье) шәһәрендә мәчет төзелә, ул беларус агач архитектурасы һәйкәле санала.

Бүген Беларусиядә эшләп килүче 7 мәчет бар. Өе (Ивье), Слоним (1994 елда ачылган), Смиловичи (1996 елда ачылган), Новогрудок (1997 елның июлендә Беларусиядә татарлар барлыкка килүнең 600 еллыгы истәлегенә ачылган) һәм Минскидан тыш, мәчетләр шулай ук Минск өлкәсе Клецк һәм Витебск өлкәсе Видзы торак пунктларында бар.

Беренче таш мәчет үзгәртү

Минскида Татар бистәсендә (рус. Татарское предместье, хәзерге Җиңүчеләр проспекты) тузган агач мәчет урынына таш мәчетне татарлар, үзара акча җыеп, XIX гасыр ахырында ук салырга уйлаганнар. Төзелеш 1900 елда башланган, 1901 елда тәмамланган. 1930-елларда мәчет ябылган, 1941 елга кадәр бинада азык-төлек базасы урнаштырганнар. Сугыш елларында оккупация вакытында мәчет эшли. 1949 елда Минск татарлары мәчетне диндарларга кайтаруны сорап, Сталинга хат язып карыйлар. 1962 елда мәчет бинасы (Димитров урамы, 41) җимертелә, мөлкәте тартып алына. Элекке мәчет нигезендә «Юбилейная» кунакханәсенең фонтаны урнашкан. 2016 елның 11 ноябрендә Минскида җимертелгән мәчетнең төгәл күчермәсе ачылган.

Фотогалерея үзгәртү

Моны да карагыз үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү