Баш авыртуының сәбәпләре бик күп. Аларның киң таралганы — умырткалыкның муен бүлеге остеохондрозы, акыл һәм нерв киеренкелеге, организмның агулануы (шул исәптән хроник һәм инфекцион авырулар вакытында), баш мие тамырлары склерозы, күрү сәләте начарлану, кан басымының күтәрелүе яки төшүе, вегетатив-кан тамырлары дистониясе һәм башның бик туңуы аркасында башка салкын тию. һәр очракта аерым дәва таләп ителә. Ләкин башның нәрсәдән авыртканын ничек белергә соң?

Баш авыртулар
Сурәт
Исем κεφαλόπονος
Саклык белгечлеге неврология
Дәвалануда кулланыла торган дару мепробамат[d][1], butalbital[d][1], доксиламин[d][1] һәм бензоат натрия[d][1]
Пиктограмма
ICPC 2 идентификаторы N01
NCI Thesaurus идентификаторы C34661
 Баш авыртулар Викиҗыентыкта

*Күз чокырының аскы һәм өске өлешендә — башны аска игәндә көчәя торган авырту барлыкка килүе, ике каш арасында басым сизелү — өстәмә борын куышлыклары ялкынсынуын күрсәтә.

*Башның бер ягында үтә көчле чәнчеп авырту, бигрәк тә күзләр янында авырту сиздерү — мигрень күрсәткече.

*Башны һәм муенны кысып торган авырту, гадәттә, киеренкелектән барлыкка килә.

* Баш артында басым белән муен умырткаларына таралучы авырту — остеохондроз симптомы.

* Күңел болгану, колакта шау, бит һәм маңгай кызарып чыгу белән бергә барган баш авырту — кан басымы күтәрелү билгесе.

*Тәнне калтыратып, гәүдәнең бар мускулларында авырту тудыра торган баш авырту, гадәттә, инфекцион авыру булганда күзәтелә.

*Уң як кабырга астында дискомфорт һәм күңел болгану белән харак­ терлана торган, башның бар өлешенә дә таралган баш авырту, гадәттә, бавыр һәм юан эчәк авыруын күрсәтә.

* Баш тиресенә чәч тарагы тигәч барлыкка килгән авырту невралгиядән була, ул еш кына башның чәчле өлеше туңганда күзәтелә.

* Йокы бозылу, хәтер начарлану, тәндә кызулык сизелү белән характер­ ланган һәм тәннең температурасы төшенке булганда күзәтелә торган өз­ лексез баш авыртуы — баш миенең җитди зарарлануын күрсәтергә мөмкин.

Авыруга теге яки бу рецептны тәкъдим иткәнче, аның нинди дәва ысулы кулай булуын, нинди ысулга ышаныч белән каравын белү яхшы. Башы авыртып интеккән авыруга түбәндәге дәвалау ысуллары тәкъдим ителә ала.

Бик еш булып торган баш авыртуы вакытында «өстәмә борын куышлык­ лары ялкынсынуы» дигән диагноз куелган булса, һәр борын тишегенә 1 там­ чы ментол мае һәм 3 әр тамчы 3 % лы протаргол эремәсен тамызырга кирәк.

Мигрень авыруы булганда, җылылык, тынычлык таләп ителә, авыртуны басучы дару (анальгин, пенталгин) кабул итәргә ярый.

Киеренкелек нәтиҗәсендә барлыкка килгән баш авыртуы булганда, маңгайга салкын, ә баш артына җылы кую ярдәм итә. Башка массаж ясау файдалы. Табигый кылдан ясалган щетка кулланып, әйләнмәле хәрәкәтләр белән башны (чигәдән баш артына, маңгайдан артка таба), яка тирәсен (муен һәм җилкә) тарарга кирәк.

Ашказаны-эчәк тракты авыруларына бәйләнгән баш авыртуы булганда, 1 тәүлек буе ач торырга киңәш ителә, аннан соң 2 тәүлек буена үсемлек-сөт диетасын куллану зарур. Көз һәм язын лимон, сарымсак, бал кушылмасы белән организмны чистарту файда китерергә мөмкин. Моның өчен 3 лимон, 3 баш чистартылган сарымсак һәм 3 аш кашыгы бал алына. Аларны уып, бергә кушып болгатканнан соң, 3 көнгә караңгы урында тотарга. Көненә 3 тапкыр, ашарга 1 сәгать кала, 1 әр аш кашыгы кабул итәргә. Бертигез күләмдә алынган дару ромашкасы, тырнак гөл чәчәкләрен, борыч бөтнек яфракларын 1 стакан кайнар суга салып әзерләнгән фиточәй дә файдалы.

Баш мие тамырлары склерозы булганда, түбәндәге чаралар тәкъдим ителә.

*10-12 көн дәвамында башка тырнак гөл төнәтмәсе белән массаж ясау ярдәм итә. Башның чәчле өлешен алдан төнәтмә белән чылаткач, табигый кылдан ясалган щетка белән әйләнмәле хәрәкәтләр ясап тарарга кирәк; ашау рационына аксымлы продуктлар, арыш-бодайдан әзерләнгән ризыклар, балык маен, суган, сарымсак, керән, әче торма кертергә кирәк;

*Иртән ач карынга җитен мае (1 аш кашыгы) эчү, 3-7 балан җиләген ашау файдалы.

Кан басымы күтәрелүдән барлыкка килгән баш авыртуы күзәтелгәндә, шулай ук стрессны, йокысызлыкны бетерү өчен, «Гиппократ шәрабе» яхшы ярдәм итә. Аны болай әзерлиләр. 0,5 литр югары сыйфатлы коры виноград шәрабенә 1 чәй кашыгы дарчин кайрысы (корица), 0,5 кашык имбир, 7 канәфер чәчәге төймәсе, вак итеп туралган 1 лимон, 1 аш кашыгы бал салып болгаталар һәм 2 атна караңгы урында тоталар. Аннан махсус фильтр (ике кат бинт уртасына мамык салына) аша сөзеп, төнәтмәне көненә 1 тапкыр 3-5 йотым эчәләр.

Баш, муен һәм җилкә мускулларын контрольдә тотып, авыртуларны кисәтергә була. Моның өчен мускуллар киеренкелегенә китерә торган кайбер позалардан һәм паразит-хәрәкәтләрдән арына белергә кирәк.

* Басып торганда да, ятып китап укыганда да, телевизор караганда да — беркайчан да иягегезне күкрәккә куймагыз. Хәтердә тотыгыз — ияк беркайчан да таяну ноктасы булырга тиеш түгел. *Умырткалыкның муен бүлеге кәкрәймичә туры калсын өчен, уңайлы мендәрдә йоклагыз, мендәр биек тә, түбән дә булмасын.

* Бөкрәеп утырмагыз, кулларыгыз белән урындыкның култыксасына таянмагыз. Әгәр җилкәгез югары күтәрелсә, муен һәм баш мускуллары тартыла. *Укыганда, йә компьютер артында утырганда, башны түбән игән килеш озак утырмагыз. *Озак һәм көчле өзлексез йөткерү баш авыртуына китерә. Йөткерүгә каршы вакытында чара күрегез.

*Ачуыгызны китерсәләр дә, дулкынлансагыз да, кашларыгызны җыермагыз, маңгаегызны җыерып, чыраегызны сытмагыз.

*Шыгырдатырга җыенган кебек тешләрегезне кысмагыз. Тешләрегез белән мундштук яки сигарет чәйнәмәгез. һәркемнең баш авыртуга китерә торган үзенә генә хас зыянлы гадәтләре булырга мөмкин: йодрыкны баш астына куеп йоклау, муенны төрлечә бору, гадәтләнгән гримасалар һәм башкалар.

Әгәр башыгыз еш авыртса, табибларга күренеп тикшерелүегез сорала.

Алар диагноз куеп дәва билгеләсеннәр. Үз белдеклелек белән дару сәдәпләренә үрелгәнче, зыянлы гадәтләрегезне искә төшерегез һәм үзегезгә диагноз куеп карагыз. Ә бераздан начар гадәтләрегезне бетерегез.

Баш авыртуына профилактика уздыру йөзеннән мондый киңәш бирелә: *организмда торгынлык күренешләре барлыкка килмәсен өчен, күп хәрәкәтләнү файдалы; *саф һавада 2 сәгатьтән дә ким булмаска кирәк;

*бар нәрсәдә дә чаманы белү яхшы, бигрәк тә ашауда;

^эмоцияләрне тыймаска: әгәр ямансу булса — оялмыйча елап алырга, күңелле булганда — туйганчы көләргә.

Балаларда баш авыртулар үзгәртү

Балалар баш авыртуыннан шактый еш зарлана. Моның сәбәпләре нидә, баш авыртканда нишләргә, аны ничек булдырмаска?

Балаларның баш авыртуы төрле сәбәпләр аркасында барлыкка килә. Мәсәлән, бу элек алынган имгәнү, борын иярчен куышлыкларының лайлалы тышчасы инфекцияләре булырга мөмкин. Еш күзәтелә торган баш авыртулары шулай ук мигрень чиреннән йә нинди дә булса кан тамырлары авыруларыннан да була.

Баш авыртуы еш кабатлана икән, балагызны беренче чиратта неврологка күрсәтергә кирәк. Тикшерүләр уздырып диагноз куйгач, табиб кирәкле дәваны билгеләр. Яшүсмерләрнең баш авыртуы һәр вакытта да авыруларга , бәйле булмаска мөмкин, моңа физик яисә нерв-психик аруның да китергәнлеге билгеле. Бу хәл компьютер алдында бертөрле торышта озак утырганнан соң йә күләмле өй эшен (әйтик, озын инша язу) хәзерләгәндә : килеп чыга. Мондый вакытта баш авыртуын күз һәм муен мускулларының ; киеренкелеге китереп чыгара. Гадәттә, мондый авырту чигә өлкәсендә һәм 5 баш артының түбәнге өлешендә күзәтелә.

Баш авыртуын туктату өчен шунда ук дару каптырырга ашыкмагыз.

Химик дарулар соңгы чара булырга тиеш. Бала эшләрен калдырып , торып, ял итеп алсын. Ә сез аның чигә тирәсенә массаж ясап, анда лимон кабыклары куегыз. Авырту бетмәсә, ул саф һавада йөреп керсен. Баш авыртуын басу өчен нәтиҗәле чара — йоклап алу. Йоклар алдыннан киеренкелекне киметә торган процедура — аякларны кайнар суга тыгып тору йә җылы ванна керү. Баланы эш белән ял режимын дөрес оештырып, аны үтәргә, шуның белән бергә актив ял итәргә өйрәтү баш авыртудан профилактика булып тора. Бер уңайдан, спорт белән физик күнегүләрнең зур әһәмияткә ия икәнлеген дә искәртми булмый. Алар арыганлыкны һәм стрессны бетерергә ярдәм итә. Шулай ук халык медицинасы ысулларын кулланырга киңәш ителә. Әйтик, көнгә 1 -2 тапкыр яңа гына өзелгән бөтнек яфракларын баш артына ; куеп тору файдалы.

Искәрмәләр үзгәртү