Башкорт эшләре комиссиясе

Башкорт эшләре комиссиясе (Башкорт комиссиясе[1], 1735 — 1742) — Россиядә императрица Анна Иоанновна указы буенча хөкүмәт тарафыннан оештырылган дәүләт учреждениесе. Указда 1735-40 еллардагы күтәрелешләрдә катнашкан башкортларны җәзалау һәм күтәрелешне бастыру буенча чаралар турында сүз бара.

Тарихы үзгәртү

Комиссия 1735 елның 13 августында булдырыла һәм шушы елдан алып Идел буе, Урал белән идарә итүнең төп органы булып китә. Аның карамагында шулай ук Әстерхан һәм Казан губерналары була.

Генерал-майор А. И. Румянцев (1735-1736), М. С. Хрущев (1736-1737), Л. Я. Соймонов (1737-1742) начальниклары була. Штаб-фатиры Минзәлә шәһәрендә урнаша.

Башкорт һәм Ырынбур комиссияләре (штабы Уфа шәһәрендә була) гадәттән тыш хәлдә коалицион хөкүмәте ролен башкарырга тиеш була. Моннан тыш, комиссия административ, дипломатик, хәрби һәм икътисади — сәяси функцияләр башкара.

1736 елның 11 феврале Указларына ярашлы рус халкы саналу гамәлгә ашырыла, шулай ук башкортларны да санау буенча чаралар күрелә.

1737 елның 14 июлендә Башкорт комиссиясе һәм Ырынбур экспедициясенең уртак киңәшмәсендә карар кабул ителә. Атап әйткәндә, башкортларның сайлап куелган старшиналары Уфа хакимнәре тарафыннан билгеләнүгә алмаштырыла, җыелышларга, җыеннарга юл ябыла. Шулай ук корал җитештерү һәм тимерчелек тыела. Рус булмаган халыкларга, шул исәптән төп җирле халыкка ата торган һәм башка төрле корал сатуы тыела. Ясак түләү һәм хөкем үзәкләре итеп, Уфадан тыш, Минзәлә, Красноуфимск, Уса һәм Чибәркүл ныгытмасы билгеләнә.

1737 елда Ырынбур экспедициясе провиант һәм икмәк запаслары белән тәэмин итү өчен Исәт провинциясе булдырыла. Күтәрелешләрне бастырганнан соң Башкорт комиссиясе баш күтәрүчеләрне массакүләм җәзалауны оештыру белән җитәкчелек итә.

1742 елда патша администрациясе Башкорт комиссиясенең эше туктатылуы һәм аның функцияләрен Ырынбур коммиссиясенә тапшырылуы турында карар кабул итә.

Архив материаллары буенча генерал — прокурор кенәз Н. Ю. Трубецкой карау комиссиясе эшчәнлеге турында билгеле. Комиссия 1737-1741 еллардагы башкорт күтәрелешен бастырган чакта генерал Л. Я. Соймоновның гадәттән тыш кансызлыгын һәм Уфа провинциясе администрациясенең обер — комиссары П. Д. Аксаковның җинәйәтләрен һәм башка эшләрне тикшерә.

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Россия архивы, archived from the original on 2015-06-27, retrieved 2021-01-04 

Чыганаклар үзгәртү