Башкортстан юлдаш телевидениесе
Башкортстан юлдаш телевидениесе (баш. Башҡортостан юлдаш телевидениеһы) — Башкортстан Җөмһүриятенең дәүләт телеканалы.
Башкортстан юлдаш телевидениесе | |
Нигезләнү датасы | 1993 |
---|---|
Дәүләт | Россия |
Рәсми веб-сайт | bash.news/bst |
Социаль медиаларда күзәтүчеләре | 30 100 ± 99 |
Башкортстан юлдаш телевидениесе | |
баш. Башҡортостан юлдаш телевидениеһы | |
Ил | |
---|---|
Тапшыру вакыты | |
Җитәкчеләр |
Галим Якупов[1] |
Сайт |
Төп мәгълүмат үзгәртү
Тапшырулар Башкортстан җөмһүриятенең ике дәүләт телендә һәм төбәктә яшәгән башка милләт телләрендә чыга. Эфирга чыккан тапшырулар саны — 50-дән артык; алар сәясәт, икътисад, мәдәният, сәнгать, һ. б. темаларына багышлана, шулай ук күңел ачу һәм интерактив телетапшырулары бар.
Сигнал тарату чаралары үзгәртү
Башкортстан халкына БЮТ тапшыруларын җиткерү өчен, җөмһүриятнең торак пунктларында 400-дән артык ретрансляторлар төзелде; алар күбесенчә дециметр ешлыкларында эшли, егәрлеге 1 Вт-тан 5 КВт-ка кадәр.
Ретрансляторлар шулай ук Чиләбе өлкәсенең Аргаяш һәм Коншак районнарында төзелде.
Күрше төбәкләрдә: Ырымбур, Самар, Чиләбе, Свердловск, Төмән өлкәләрендә, Татарстан һәм Удмуртия җөмһүриятләрендә БЮТ тапшыруларын кабель челтәрләре аша карап була.
Тапшырыулар шулай ук 401 ямал иярчене аша таратыла.