Башкортстан тыюлыгы

Башкортстан тыюлыгы (яки Башкортстан дәүләт тыюлыгы) — Башкортстанның Бөрҗән районында урнашкан, гаять бай үсемлекләр һәм хайваннар доньясын, күп төрле табигать комарткыларын, Көньяк Уралның катнаш һәм киң яфраклы урман комплексын берләштергән заповедник (башк. - ҡурсаулыҡ, ҡурсалау сүзеннән).

Башкортстан тыюлыгы
Нигезләнү датасы 11 июль 1930
Сурәт
IUCN тарафыннан якланучы зоналар төркеме категория МСОП Ia: строгий природный резерват[d]
Дәүләт  Россия
Административ-территориаль берәмлек Башкортстан
Диңгез дәрәҗәсе өстендә биеклек 685 метр
Мәйдан 496,09 км²
Рәсми веб-сайт bashzapoved.ru
Әһәмиятле урын Иске Собхангол
Карта
 Башкортстан тыюлыгы Викиҗыентыкта

Тарихы үзгәртү

Башкорт АССР ы Халык Комиссарлары Советы 1929 елның 3 сентябрендә тыюлык оештыру турында карар кабул итә, һәм ул 1930 елның 11 июнендә эшли башлый. 1951 елда тыюлык бетерелә һәм аның биләмәләрендә урман хуҗалыгы оештырыла. Урманны актив һәм контрольсез кисү башлана. 1958 елның ноябреннән тыюлык яңадан төзелә, 1986 елга кадәр бүгенге «Шүлгәнташ тыюлыгы»н да үз эченә ала һәм аның исеме белән йөртелә[1].

Максаты һәм бурычлары үзгәртү

тыюлык Көньяк Уралның үзәгендә, Бөрҗән районының матур табигать кочагында 75 мең гектар мәйданны били. Оештырылуының тәүге көннәреннән ук мондагы табигать байлыгын саклауга һәм ишәйтүгә зур игътибар бирелә, бар төр аучылык тыела.

Бөтен дөньяга билгеле Шүлгәнташ мәмерйәсе РСФСР хөкүмәте карары белән әһәмиятле һәм мөһим табигать комарткылары комплекслары исәбенә кертелгән. 1959 елда биредә югары палеолит дәверендә яшәгән тәүтормыш кешеләренең каяга төшергән уникаль сурәтләре табыла.

тыюлык территориясе ике зур өлештән тора: Үзән һәм Агыйдел буе жирләре. Биредә 800-дән ашу үсемлек төрләрен очратырга мөмкин (аларның күпләре ССРБ-ның «Кызыл китабына» кертелгән). Урманнары чиксез, саф сулы елгалары балыкка бай, биредә хәзерсирәк очрый торган инеш керкәсе, бәрде һәм кызылбалык та сакланган.

100-дән ашу төрле баллы чәчәк аткан тугайлары умартачылык, ә урманнары чолыкчылык өчен бигрәк тә уңайлы.

тыюлыкның төп бурычларының берсе — бу табигать комарткыларын саклап калу.

Тыюлыкның хайваннар дөнъясы үзгәртү

тыюлыкның хайваннар дөнъясы гаҗәп бай һәм күп төрле. Хезмәткәрләрнең күзәтүе астында бөтен киекләр һәм кошлар иректә яши. Биредә поши, марал, коралай, куян, чәшке, сары чәшке, тау чәшкесе, аю, селәүсен, бүре, төлке, тиен, бөркет, суер, кор, боҗыр, озан, ябалак һәм башка җәнлекләр, кошлар бар. Хайваннар турында тиешле кайгыртучанлык күрелә: мараллар, пошилар, коралайлар өчен кышкылыкка печән әзерләнә, күп урыннарга таш тоз куела. Кошлар өчен оялар эленә.

Искәрмәләр үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү

  • Башкирский заповедник // Большая советская энциклопедия : [в 30 т.] / гл. ред. А. М. Прохоров. — 3-е изд. 11 т. — М. : Советская энциклопедия, 1969—1978.