[1]

Батыр районы
чуаш. Патăрьел районĕ
Байрак[d]
Нигезләнү датасы 5 сентябрь 1927
Сурәт
Рәсми исем Большебатыревский район һәм Чкаловский район
Дәүләт  Россия[1]
Башкала Батыр, Batır[2]
Административ-территориаль берәмлек Чуашстан
Сәгать поясы MSD һәм UTC+03:00
Халык саны 34 055 (1 гыйнвар 2018)[3]
Диңгез дәрәҗәсе өстендә биеклек 138 метр
Мәйдан 943,66 км²[4]
Рәсми веб-сайт batyr.cap.ru(рус.)
Харита сурәте
Җирле телефон коды 83532
Монда җирләнгәннәр төркеме Төркем:Батыр районында вафатлар
Карта
 Батыр районы Викиҗыентыкта

Батыр районы (чуаш. Патăрьел районĕ) — Чуашстанның көньяк-көнчыгышында урнашкан муниципаль район.

Административ үзәге — Батыр авылы.

География үзгәртү

Чуашстанның көньяк-көнчыгышында урнашкан муниципаль район. Район территориясе 944 км².

Тарих үзгәртү

Район 1927 елның 5 сентябрьендә оеша.

Батыр районына татарлар килүе (йомышлы мишәрләр) 16 йөзнең 2 нче яртысында Гөбенә һәм Тәтеш-Темников чик буе ныгытмаларын төзү белән бәйле. Татар авыллары арасында иң борынгылары: Шыгырдан, Татар Согыты (16 йөз ахыры — 17 йөз башы), Татар Тимәше (1629), Кыр Бикшеге (1650 еллар). Батыр районындагы авыллар элек мәчетләрнең күп булуы белән аерылып торган. 1920 елларда Шыгырдан авылында 8, Татар Согытында 3, Кыр Бикшиге авылында 3, Кызыл Чишмәдә (элек Мачар (Начар) Үби дип аталган) 2, Озын Куак авылында 2, Татар Тимәшендә 1 мәчет булган. Мәчетләр каршында мәдрәсәләр һәм мәктәпләр (иң борынгылары — Шыгырдан авылында, 18 йөздән мәгълүм) эшләгән.

Халык үзгәртү

Халык саны 40,3 мең кеше (1999 елга). Батырның үзендә- 5,7 мең, Шыгырданда- 5,1 мең кеше.

Милли составы: чуашлар — 75%, татарлар —22 %, шулай ук руслар, мордвалар, украиннар яши.

Татарлар саны: 1989да — 10 365, 1997дә — 9 506, 2002дә — 10 602 кеше.

Татар авыллары: Шыгырдан, Татар Согыты, Кыр Бикшиге, Озын Куак, Кызыл Чишмә, Кызыл Камыш, Татар Тимәше, Кече Шыгырдан, Яңа Чепкас; Имәнкисәге (Именево) авылында — чуашлар белән, район үзәгендә чуашлар, руслар белән бергәләп яшиләр.

Чуаш авыллары: Абамза, Алманчы, Балабаш-Нрус, Бәхтегилде, Кокшан, Люля, Первомайское, Ульяновка һ.б.

Административ бүленеше үзгәртү

Районда 19 авыл жирлеге бар.

Икътисад үзгәртү

Авыл хуҗалыгында төп тармаклар: сөт, ит җитештерү. 50% җир игелә.

Хәзерге торышы үзгәртү

Хәзерге вакытта Шыгырданда 4, Озын Куакта 2, Кыр Бикшигендә 2, Татар Согыты, Кызыл Камыш, Татар Тимәше авылларында берәр мәчет эшли. Шыгырдан авылында Чуаш Республикасы мөселманнарының Диния нәзарәте бинасы урнашкан. Районда «21 гасыр» Татар яшьләре үзәге (Батыр авылы; 1999 дан), «Ак Барс» СК (Шыгырдан авылы; 1996 дан) эшли. Татар телендә «Авангард» (1952 дән), «Умырзая» (1999 дан), «Вакыт» (1996 дан) газеталары нәшер ителә.

Районның танылган кешеләре үзгәртү

Татарлар үзгәртү

Шулай ук карагыз үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

Чыганаклар үзгәртү

  • ТР Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе институты.
  • Татар энциклопедиясе. Казан, 2008.

Сылтамалар үзгәртү