Барҗы (рус. Варзинка) — Иж елгасының сул кушылдыгы. Озынлыгы 27 км, ТР чикләрендә 6 км. Елга башы Удмуртия территориясендә Татарстанның Әгерҗе районында, Мәжгә калкулыгыннан ага, тамагы Барҗы-Пелга авылыннан 2 км көньяк-көнчыгыштарак.

Варзинка
География
АТБ Татарстан, Удмуртия
Ил Россия
Координатлар 56°12'34.132"тн, 52°38'1.439"кнч, 56°3'19"тн, 52°54'48"кнч, 56°3'22"тн, 52°54'47"кнч
РДСР 10010101212111100027576
Нинди сулыкка коя Иж елгасы Edit this on Wikidata
Бассейн мәйданы 172 км² Edit this on Wikidata
Озынлык 29 километр Edit this on Wikidata
Карта

Бассейнының мәйданы 172 км². Елга башының абсолют биеклеге 180 м, тамагыныкы — 62 м. Су җыелу мәйданының урманлылыгы 14%. Барҗы елгасының 1,5 тән алып 14,5 км га кадәр озынлыктагы 11 кушылдыгы бар, иң зурысы — Уса елгасы (сул кушылдык). Катнаш, күбесенчә кар сулары исәбенә туена. Җир асты туендыру модуле 0,1 л/с•км². Елганың гидрологик режимы ташу вакытында су муллыгы һәм җәен нык саегуы белән үзенчәлекле. Бассейнда еллык су агымының уртача күпьеллык катламы 145 мм, ташу агымы катламы 120 мм. Язгы ташу, гадәттә, апрельнең беренче ун көнендә башлана. Барҗы октябрь ахыры — ноябрь башында туңа. Елга тамагында суының иң аз вакытындагы уртача күпьеллык чыгымы 0,17 м³/с. Язын суы каты (6-9 мг-экв/л), кышын һәм җәен бик каты (9-12 мг-экв/л). Гомуми минеральләшүе язын 200-300 мг/л, кышын һәм җәен 400-500 мг/л. Су ресурслары сугару өчен кулланыла. Елганың түбән өлеше «Кичкетаң» комплекслы табигать тыюлыгы территориясендә. Барҗы елгасының сул ярында — Балтач авылыннан югарырак ТРның табигать истәлеге — «Катнаш наратлык» урнашкан.

Су реестры мәгълүматы үзгәртү

Россия дәүләт су реестры мәгълүматы буенча елга Чулман бассейн округында урнашкан. Кече елга бассейны — Чулман кушылдыклары бассейны Агыйдел кушылганчы, елга бассейны — Чулман.[1]

Су ресурсларының федераль агентлыгы мәгълүматы буенча:[1]

  • Дәүләт су реестрында су объектының коды — 10010101212111100027576
  • Гидрологик өйрәнү (ГӨ) буенча коды — 111102757
  • Бассейн коды — 10.01.01.012
  • ГӨ буенча саны — 11
  • ГӨ буенча чыгарылышы — 1

Искәрмәләр үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү