Бари Әлибасов, Бари Кәрим улы Әлибасов (каз. Бауыржан Кәрімұлы Әлібас, 1947 елның 6 июне, ССРБ, Казакъ ССР, Симәй өлкәсе, Чар) — продюсер, музыкант, композитор, Татарстанның һәм РФ (1999) атказанган артисты. «Интеграл» (1989 елга кадәр) һәм «На-На» төркемнәренең оештыручысы һәм җитәкчесе.

Бари Әлибасов
Төп мәгълүмат
Тулы исеме

Бари Кәрим улы Әлибасов

Туу көне

6 июнь 1947(1947-06-06) (76 яшь)

Туу урыны

ССРБ, Казакъ ССР, Чар

Эшчәнлек еллары

1968 - х. в.

Дәүләт

ССРБ ССРБ
Россия байрагы РФ

Һөнәрләр

продюсер, композитор, җырчы

Кораллар

вокал

Жанрлар

эстрада

Коллективлар

«Интеграл»
«На-на»

Бүләкләр

РФ атказанган артисты - 1999 «Астанага 10 ел» медале (Казакъстан)
Татарстанның атказанган артисты

na-nax.com
IMDb

ID 0019543

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

1947 елның 6 июнендә Казакъ ССР Симәй өлкәсе Чар бистәсендә (1967 елдан шәһәр) туган. Әтисе Кәрим Касыйм улы Әлибасов, казакъ, Чарда банк идарәчесе; әнисе Ираида Ибраһим кызы Әбрарова, татар, балалар бакчасында хисапчы[1]. Туганнары Зоя, Роза, Газиз, Булат. Бари Чарның 232нче санлы мәктәбен тәмамлаган (1965). 19651969 елларда Үскәмән юл-төзелеш институтының архитектура-төзелеш факультетында укый. 19691971 елларда Алматы өлкәсендә хәрби хезмәт үтә. 19731974 елларда Үскәмән музыка укуханәсендә бәрмә кораллар классында укый, әмма «Интеграл» төркеме белән гастрольләргә чыгып китүе сәбәпле, укуын тәмамлый алмый.

Иҗаты үзгәртү

Мәктәптә укыган елларында ук иҗатка тартыла: драмтүгәрәк оештыра, музыка ансамбле төзеп, якын-тирә күмәк хуҗалыкларда чыгыш ясый. Армиядә вакытта Урта Азия хәрби округы җыр һәм бию ансамблендә чыгыш ясый, штаб каршында «Задор» ансамбле оештыра.

1966 елда курсташы Михаил Арапов белән Үскәмән юл-төзелеш институтында джаз стилендә музыка башкаручы «Интеграл» төркемен оештыра. 1971 елда армиядән кайткач, төркемнең эшен яңарта, Көнчыгыш Казакъстан өлкәсе филармониясе штатында эшләүче ВИА итеп теркәтә. Күп стильләрдә музыка башкаручы «Интеграл» ВИАсы 1989 елга кадәр эшли. Женя Белоусов, Юрий Лоза, Андрей Разин, Сергей Челобанов, Марина Хлебникова, Александр Назаров кебек сәхнә йолдызларын ача.

1989 елда «На-На»(рус.) поп-төркеменә кастинг игълан итә. 1990-елларда әлеге төркем гаять зур танылу ала. Төркемнең сәнгать җитәкчесе буларак, Бари Әлибасов төркем өчен шоу-программалар төзи, репертуардагы күп кенә җырларны үзе яза, «На-На» турында төшерелгән фильмнарның режиссеры була[2].

Фотография белән мавыга. Берничә фильмда актер, композитор, продюсер буларак катнашкан. 20012005 елларда Мәскәүнең М-1 телеканалында ток-шоу алып барган.

 
«На-На» төркеме

Гаилә хәле үзгәртү

Берничә мәртәбә өйләнгән. Улы Бари (20.09.1985, әнисе Елена Уронич).
2018 елның 20 ноябрендә киноактриса Лидия Федосеева-Шукшинага(рус.) (1938) өйләнгән.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре үзгәртү

2012 елда Казакъстанда Чар шәһәренең Тынычлык урамы атамасы Бари Әлибасов урамы итеп үзгәртелгән.

Китабы үзгәртү

  • Бари Алибасов. Основы НА-НАйской философии. М.: Центрполиграф, 1999. ISBN 5-227-00512-5

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Людмила Николаева. Биография Бари Алибасова 2019 елның 5 май көнендә архивланган.. Сайт группы «На-на»(рус.)
  2. «На-На» төркеменең рәсми сайты

Сылтамалар үзгәртү

Моны да карагыз үзгәртү