Барбара Стэнвик (ингл. Barbara Stanwyck, кыз фамилиясе Руби Кэтрин Стивенс (Ruby Catherine Stevens), 16 июль 1907 ел — 20 гыйнвар 1990 ел) — Американың 1930-1940 елларда киң популярлык яулаган актёры.

ингл. Barbara Stanwyck
Сурәт
Җенес хатын-кыз[1][2]
Ватандашлык  Америка Кушма Штатлары
Тугандагы исем ингл. Ruby Catherine Stevens
Туу датасы 16 июль 1907(1907-07-16)[2][3][4][…]
Туу урыны Бруклин, Нью-Йорк, Нью-Йорк, Америка Кушма Штатлары
Үлем датасы 20 гыйнвар 1990(1990-01-20)[2][3][4][…] (82 яшь)
Үлем урыны Санта-Моника, Америка Кушма Штатлары[5]
Үлем сәбәбе үпкә эмфиземасы
Ата Byron Stevens[d][6]
Ана Catherine McGee[d][6]
Ире яки хатыны Франк Фей[d] һәм Роберт Тейлор[d]
Һөнәр төре телевизион актёр, киноактер, модель, сценаричы, театр актеры, актёр
Әлма-матер Эразм мәктәбе[d]
Активлык урыны Америка Кушма Штатлары[7]
Активлык чорнының башы 1927
Активлык чоры тәмамлануы 1986
Сәяси фирка әгъзасы АКШ Республика фиркасе
Фильмография Barbara Stanwyck filmography[d]
Жанр вестерн[d] һәм нуар[d]
Бүләкләр
 Барбара Стэнвик Викиҗыентыкта

Дүрт яшендә ата-анасыннан калган Стэнвик төрле гаиләләрдә тәрбияләнә, бала чактан бик күп эшли. Аның бер режиссёры, Жак Турнеур, Стэнвик турында шулай дип әйткән: «Ул ике әйбер белән яши, һәм аларның икесе дә — эш». Стэнвик үзенең профессиональ карьерасын 1923 елда, 16 яшендә, башлый (хорда җырлаган кыз роле) һәм соңыннан берничә еллап пьесаларда уйный. Үзенең беренче төп ролен "Бурлеск"та уйный (1927) һәм Бродвей йолдызы булып таныла. Кинога Стэнвик чыннан 1930 елда килә (Франк Капрның «Ял итү өчен ханымнар» романтик драмасында), моннан соң аңа башка төп рольләр тәкъдим итә башлыйлар.

Стэнвикның актерлык карьерасы кинода да, телевидениеда да уңышлы була. Ул дүрт мәртәбә «Иң яхшы хатын-кыз роле» категориясендә «Оскар» премиясенә лаек була, ә телевидениедагы эше өчен Алтын глобус һәм «Эмми» премияләре белән бүләкләнә. Кинематографиядәге зур казанышлары өчен актёр Голливуд дан аллеясында Йолдыз куюга һәм «Оскар»ның һәм «Алтын глобусның» махсус бүләкләренә лаек була.

Балачак еллары үзгәртү

Туган чакта Руби исемен алган булачак актёр Нью-Йоркта 1907 елның 16 июлендә ташчы Байрон Стивенс гаиләсендә дөньяга килгән. Байронның ата-анасы АКШка Бөекбританиядан күчеп килгәннәр. Рубиның әнисе Кэтрин Макги милләте буенча ирланд хатыны. Гаиләдә биш бала үсә һәм Руби иң кечесе була. 1910 елда, кызга өч яшь булган чакта, аның әнисен бер исерек этеп җибәреп, трамвай астына эләгә һәм вафат була. Күп тә үтми аталары, гаиләсен калдырып, Панама каналы төзергә китеп бара. Шуннан ул кайтмый, вафат була. Ата-анасыз калган Рубины һәм аның Малкольм исемле[8] абыйсын бер гаиләгә асрауга алалар. 1915 елда, Рубига сигез яшь тулгач, өлкән апасы Милдред өч елга үзенә ала. Моңа кадәр дә апалары туганнарына ярдәм итеп тора.

Карьера үзгәртү

Унөч яшендә Руби мәктәптәге укуны ташлый да эшли башлый — универмагта сатып алынган товарларны төрүче була, телефон компаниясендә 14 кенә долларга хезмәтче булып та эшли, аннары аны вакытлыча машинистка урынына Манхеттендагы "Remick Music Company"на тавыш язу студиясенә алалар. Эштәге коллегасы соравы буенча Руби «Strand Roof» төнге клубында бии башлый. Аңа тиз арада игътибар итәләр һәм ул 1923 елда Зигфельд шоуында һәм Шуберт театрында чыгыш ясый башлый.

Рубины дуслары драматург Уиллард Мак белән таныштырганнан соң, ул кызны үзенең «Элемтә» («Петля») исемле яңа постановкасына чакыра һәм актерлык осталыгына өйрәтә башлый. Нәкъ Мак тәгъдиме белән Руби Барбара Стэнвик псевдонимын ала. 1926 елның 20 октябрендә Бродвейда спектакленең премьерасы бик зур уңыш белән үтә. Барбараның уйнавы тәнкыйтчеләрнең сокланулы басмаларына лаек була. Биредә актриса үзенең сәхнә партнеры Рекс Черримен менән очраша башлый. Аннары аның белән кинопродюсер Боб Кейн кызыксынып китә һәм Барбарага «Бродвей төннәре» («Ночи Бродвей») исемле телсез фильмда зур булмаган биюче ролен бирә. Бу картина аның дебюты була. 1944 елда Стэнвик, 400 мең доллар эш хакы алып, Голливудның иң югары хак түләнмәле актрисасы була.

Кинокарьерасының ахырында Стэнвик «Зур үзән» («Большая долина») телесериалында төшә. Бу роле өчен аңа Эмми премиясын китерә. Ахыргы мәртәбә «Династия» (6 заман) культ сериалында һәм аның «Колби гаиләсе» («Семья Колби») спин-оффында күренә. Стэнвик экстравагантлы һәм бик акыллы Констанс Колби ролен гәүдәләндәрә, әммә беренче сезон азагында Стэнвик продюссерлар белән конфликтка керү сәбәпле сериалны ташлап китә. Икенче сезонда аның персонажын кадр артында һәлак итәргә мәҗбүр булалар. Моннан соң Стэнвик кинофильмнарда уйнамый.

Шәхси тормышы үзгәртү

Уенчы һәм продюссер Фрэнк Фэй белән беренче никахында аларның бер бала туа. Икенче мәртәбә ул кияүгә актёр Роберт Тэйлорга чыга. Ике никахы да Барбара өчен аерылышу белән тәмамлана.

Вафат булуы үзгәртү

Стэнвик 1990 елның 20 гыйнварында Санта — Моника клиникаларының берсендә йөрәк һәм үпкә чирләреннән вафат була.

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Record #69121865 // VIAF[Dublin, Ohio]: OCLC, 2003.
  2. 2,0 2,1 2,2 Bibliothèque nationale de France data.bnf.fr: اوپن ڈیٹا پلیٹ فارم, платформа відкритих даних, платформа открытых данных, plateforme de données ouvertes, piattaforma di dati aperti, Opendata-Plattform, otevřená data platforma, åben-data-platform, տվյալների բաց շտեմարան, platforma za odprte podatke, plataforma de datos abierta, plataforma de dados aberta, платформа адкрытых даных, платформа на отворените данни, platforma otwartych danych, ашық деректер платформасы, ачык маалыматтарды платформа, açıq məlumat platforması, ochiq ma'lumotlar platforma, açık verilerin platformu, платформа отвореног података, platforma otvorenih podataka, platforma otvorenog podataka, platforma otvorených údajov, πλατφόρμα ανοικτών δεδομένων, platformu atklātā datu, platforma atvira duomenų, platvormi avatud andmete, avoimen datan foorumi, nyílt adatok platformja, პლატფორმა ღია მონაცემები, платформа за отворени податоци, нээлттэй мэдээллийн тавцан, platformă de date deschise, platformo de malferma datumoj, open data platform, плятформа адкрытых зьвестак, Усьтэм даннойёслэн платформазы, асыҡ мәғлүмәт платформаһы, açıq malümat platforması, açıq malümat platforması, ачык малюмат платформасы, öppen dataplattform, платформаи додаҳои боз, ачык кӧргӱзӱлердиҥ платформазы, гом бæрæггæнæнты платформæ — 2011.
  3. 3,0 3,1 Encyclopædia Britannica
  4. 4,0 4,1 Internet Broadway Database — 2000.
  5. Deutsche Nationalbibliothek Record #118831313 // Gemeinsame Normdatei — 2012—2016.
  6. 6,0 6,1 Pas L. v. Genealogics — 2003.
  7. https://www.acmi.net.au/creators/77709
  8. Впоследствии он взял псевдоним Берт Стивенс и тоже стал актёром, однако карьеры не сделал и снимался в основном в качестве статиста.

Сылтамалар үзгәртү