Балык БистәсеТатарстан Республикасының Балык Бистәсе районындагы торак пункт. Әлегә муниципаль статусы — шәһәр тибындагы бистә (федераль классификатор буенча).

Балык Бистәсе
Карта
Ил Россия
Республика Татарстан
Муниципаль район Балык Бистәсе районы
Координатлар 55°27'40.64"тн, 50°8'27.24"кнч
Климат dfb — дымлы континенталь
Халык саны 7684 кеше
Сәгать кушагы UTC+3
Почта индексы 422650
Автомобиль коды 16, 116
Русча топонимы Рыбная Слобода

Почта индексы — 422650.

Климат үзгәртү

Тәүлек буена һаваның уртача температурасы
Гый Фев Мар Апр Май Июн Июл Авг Сен Окт Ноя Дек Ел
-10.9 °C -10.9 °C -5.8 °C 4.5 °C 13.4 °C 18.5 °C 20.4 °C 17.8 °C 12.1 °C 4.4 °C -4.8 °C -10.2 °C 4.0 °C

Климат уртача континенталь. Кёппен-Гейгер климатлар классификациясе буенча климатның коды: Dfb[1]. Уртача еллык һава температурасы 4.0 °C.[2]

 
Туган якны өйрәнү музее урнашкан бина (мәдәният йорты)

Мәгариф үзгәртү

Балык Бистәсендә техникум, урта мәктәп, гимназия, балалар иҗат үзәге, Ф. Әхмәдиев исемендәге балалар сәнгать мәктәбе, балалар сәламәтләндерү-белем бирү (профильле) үзәге, балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе, 5 балалар бакчасы эшли (2017).

Мәдәният үзгәртү

Инфраструктура үзгәртү

Балык Бистәсендә «Слобода Арена» боз сараенда зурлар һәм балалар өчен шөгыльләнү төркемнәре эшли (2020 елда ачылган). Чаңгы базасы бар. Кама яры буе (Набережная) — “Мәдәният” (җыр-бию сәхнәсе), “Белем бирү”, “Спорт”, “Балык тоту”, “Кечкенәләрнең уен кыры” һәм башка төрле тармак мәйданчыклары белән тулы. Караңгы төшүгә төрле төстәге фонарьлар кабына. Кама елгасы аша салынган күпер бик ачык күренә. Үзәк мәчет янында ял итү урыны (2020 елда ачылган). Ленин бабай скверына янәшәдә генә Геройлар аллеясы (2020 елда ачылган).

Спорт үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

Чыганаклар үзгәртү

  • Татарская энциклопедия, Институт Татарской энциклопедии (ИТЭ) Академии наук РТ.