Бала хокуклары

балаларның кеше хокуклары

Балá хокукларыкеше хокуклары төшенчәсе һәм кануни механизмының балаларның һәм балигъ булмаган яшьләр үсеше кирәкләренә махсус яраклаштырылган варианты.[1] 

Бала хокуклары
Һәштәге mánáidvuoigatvuođat
 Бала хокуклары Викиҗыентыкта

БМО Генераль Ассамблеясе 1989 елда кабул иткән Бала хокуклары турында конвенция буенча, "кешенең балигълыгына җитүе иртәрәк исәпләнгән очраклардан тыш, 18 яшькә җитмәгән һәр кеше бала буларак билгеләнә".[2] 

Бала хокукларын түбәндәгеләре тәшкил итә: әти-әнисенең икесе белән дә тигез мөнәсәбәттә булу; үзен шәхес буларак тану; физик иминлек; ашау-эчү булуы; бушлай рәвешендә яшәгән илнең мәгариф системасында урта белем алу; сәламәтлек саклау; кылынган җинаятьләр өчен бала яшен һәм психологик үсешен истә тотып кына җәзалау; гражданлык (иҗтимагый һәм сәяси) хокуклары; раса, гендер, җенси ориентация һәм кемлеге, әти-әниләренең туган илләренә (күпчелек очракларында аларның ватандашлыкларына тиң), тотылган диненә, физик яки психик чикләнүләр булуына, тән тиресе төсе, милли чыгышы һәм башка сыйфатлар сәбәпле дискриминацияләнүдән иреклек хокукы.

Русиядә бала хокуклары турында төп акт 1998 елның 24 июленнән N 124-ФЗ «Об основных гарантиях прав ребёнка в Российской Федерации» Федераль законы була.

Раслау үзгәртү

 
"Сәгать малае" буларак эшләүче малай Мексиканың Мерида шәһәре урамнарында.

Шулай ук карагыз үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

  1. "Children's Rights" 2008 елның 21 сентябрь көнендә архивланган., Amnesty International.
  2. Convention on the Rights of the Child, G.A. res. 44/25, annex, 44 U.N. GAOR Supp.

Сылтамалар үзгәртү