Балалар өчен Eurovision җыр бәйгесе

Җыр бәйгесе

Балалар Eurovision җыр бәйгесе (ингл. Junior Eurovision Song Contest) — ел саен үткәрелә торган телевизион бәйге. Анда ЕВСка кергән дәүләтләрдән берәр җырчы бала катнаша. Eurovision җыр бәйгесе аналогы, ләкин бәйгедә, аннан аермалы буларак, 15 яшькә кадәр балалар катнашалар. Конкурс бөтен Европа терреториясендә, кайбер бүтән материкларда телевидение һәм радио буенча, шулай ук Интернетта турыдан-туры эфирда күрсәтелә.

2010 елда Минск шәһәрендә (Беларус) үткән җыр бәйгесе логотибы

Тарих үзгәртү

Беренче бәйге 2003 елда оештырыла. Башта оештыруда скандинавия телеканаллары катнашканнар, ләкин соңрак алар «MGP Nordic» бәйгесен оештыруга күчтеләр һәм Балалар өчен Eurovision җыр бәйгесен оештырудан туктадылар. Шул вакыттан бәйгене үзендә үткәрүче ил оештырыла (ул алдан сайлана).

2004 елдан 2010 елга кадәр үтәүче супервайзер Сванте Стокселиус була. 2010 - 2012 елларда үтәүче продюссер ролен Белтелерадиокомпания рәисе урынбасары Александр Мартыненко үтиячәк.

Кагыйдәләр үзгәртү

Бәйге кагыйдәләре олылар өчен Eurovision җыр бәйгесенә нигезләнгәннәр, ләкин, шул ук вакытта, аермалар да бар.

Бәйге болай үздырыла:

  • Бәйгедә катнашучы барлык илләр төрле ысуллар белән үзенең җырчысын һәм җырын сайлый. Бәйгедә 10 яшьтән 15 яшькә кадәр (2007 елга кадәр - 8 - 15 яшьтәгеләр) катнаша алалар.
  • Барлык илләрнең җырчылары бер тапкыр төре тавыш белән җырлыйлар (җырчы тавышы алдан языла алмый).
  • Беренче катнашучы җырлый башлагач тамашачы тавыш бирүе башлана. Тавыш бирүдә турыдан-туры эфирда караучы һәм бәйгедә катнашучы илләр генә катнаша ала. Тамашачылар аларга иҗ ошаган җырга тавыш бирәләр. Үз җырчыларына тавыш бирә алмыйлар. Тавыш бирү ике тапкыр кыска кабатлаудан соң туктатыла (олылар бәйгесендә актык җырчыдан 15 минут үткәч туктатыла).
  • Шулай ук профессиональ жюри дә тавыш бирә.
  • Барлык тавышлар илләр буенча кушыла.
  • Барлык илләр спутник аша үзләренең нәтиҗәләрен җибәрәләр.
  • Иң күп балл җыйган ил җиңүче дип санала.

Җиңүчеләр үзгәртү

Ел Җиңүче Тел Артист Җыр Урын
2011   Гөрҗистан Гөрҗичә Candy Candy Music   Ереван, Әрмәнстан
2010   Әрмәнстан Әрмәнчә Владимир Арзуманян Mama   Минск, Белорусия
2009   Нидерландлар Нидерландча Ralf Click Clack   Киев, Украина
2008   Грузия Грузинча Bzikebi Bzzzz….   Лимассол, Кипр
2007   Белорусия Русча Алексей Жигалкович Дуслар белән   Роттердам, Нидерландлар
2006   Россия Русча Толмачев туганнар Язгы джаз   Бүкрәш, Румыния
2005   Белорусия Русча Ксения Ситник Без бергә   Хасселт, Бельгия
2004   Испания Испанча María Isabel Antes Muerta Que Sencilla   Лиллехамер, Норвегия
2003   Хорватия Хорватча Dino Jelusić Ti Si Moja Prva Ljubav   Копенһаген, Дания

Илләр арасында җиңүләр саны үзгәртү

Ил Җиңүләр Бәйгеләрр
Калып:Байрак/Беларус Белорусия
2
2005, 2007
  Нидерландлар
1
2009
  Грузия
1
2008
  Россия
1
2006
  Испания
1
2004
  Хорватия
1
2003

Китүләр, кире кайтулар һәм дебютлар үзгәртү

Ел Барлыгы Дебютлар Кире кайтулар Китүләр
2003 16 16:   Греция,   Хорватия,   Кипр,  Белорусия,

  Латвия,   Македония,  Польша,   Норвегия,   Испания,   Румыния,   Бельгия,   Бөек Британия,   Дания,   Швеция,   Мальта,   Нидерландлар

2004 18 2:   Франция,   Швейцария
2005 16 2:   Сербия,   Россия 4:   Польша,   Франция,   Швейцария,   Кипр
2006 15 3:   Португалия,   Украина,   Сербия 1:   Кипр 5:   Бөек Британия,   Латвия,   Норвегия,   Дания,   Сербия
2007 17 4:   Әрмәнстан,   Грузия,  Болгария,   Литва 2:   Хорватия,   Испания
2008 15 2:   Португалия,   Швеция
2009 13 1:   Швеция 3:   Болгария,   Греция,   Литва
2010 14 1:   Молдова 2:   Литва,   Латвия 2:   Кипр,   Румыния
2011 Туплау бара 2:   Латвия,   Мальта

12 балл үзгәртү

Ел 12 балл
2003   Греция,   Хорватия,   Кипр,   Белорусия,   Латвия,   Испания,   Бельгия,   Бөек Британия,   Дания,   Нидерландлар
2004   Греция,   Кипр,   Хорватия,   Бөек Британия,   Дания,   Испания,   Румыния
2005   Греция,   Дания,   Румыния,   Россия,   Нидерландлар,   Бельгия,   Норвегия,   Испания,   Белорусия
2006   Кипр,   Румыния,   Швеция,   Греция,   Белорусия,   Хорватия,   Россия
2007   Грузия,   Әрмәнстан,   Кипр,   Россия,   Сербия,   Македония,   Белорусия
2008   Россия,   Грузия,   Латвия,   Сербия,   Украина,   Литва,   Кипр
2009   Россия,   Әрмәнстан,   Нидерландлар,   Украина,  Бельгия
2010   Россия,   Әрмәнстан,   Нидерландлар,   Бельгия,   Македония,   Сербия,   Грузия,   Латвия

Искәрмәләр үзгәртү

Шулай ук карагыз үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү