Бактериология (бактерия + гр. logos фән) — бактерияләр турындагы фән, киңрәк фәнни дисциплина микробиологиянең бер бүлеге.

Бактериология
Сурәт
Нинди вики-проектка керә Портал:Микробиология
 Бактериология Викиҗыентыкта

Бактериология берничә мөстәкыйль дисциплинага бүленә. Гомуми бактериология бактерияләрнең морфологиясен, физиологиясен, биохимиясен, эволюциясен, үзгәрүчәнлеген, экологиясен, бактерияләрнең матдәләр әйләнешендәге ролен, табигатьтә таралуын һәм аларга тышкы мохит факторының йогынтысын өйрәнә.

Ветеринария бактериологиясе хайваннар өчен авыру тудыргыч бактерияләр биологиясен, аларның авыру кузгату механизмын, организмның авыру тудыргыч микроблар кертүгә саклану реакцияләрен, тышкы тирәлектә бактерияләрне диагностикалау һәм индикацияләү ысулларын, специфик профилактика һәм терапия чараларын өйрәнә.

Искәрмәләр үзгәртү

Чыганаклар үзгәртү

  • Ветеринарная медицина:Русско-татарский энциклопедический словарь / Авт.-сост.: В39 Ф.Набиев, Ф.Кабиров, Г.3.Идрисов, М.X.Харисов; Под общ. ред. Ф.Г.Набиева.— Казань: Магариф, 2010.— 495 с.