Баконг кхмер. ប្រាសាទបាគង — Камбоджада Ангкор гыйбадәтханәләр комплексының Ролуос төркемнәренең гыйбадәтханәләрнең берсе.

Баконг 8-енче гасыр ахырында Джаяварман II тарафыннан нигезләнгән башкалада Харихаралайяда Шива Ходаена багышланган Индраварман Iнең дәүләт гыйбадәтханәсе. Баконг Ангкорның пирамида формасындагы культ биналарны төзегәндә укыла торган өлге булып торган. Башта Джаяварман III тарафыннан латериттан төзелгән, соңрак Индраварман I тарафыннан комташ белән өслеге капланган. Гыйбадәтханәнең тышкы стенасы 900 дан 700 метрга кадәр һәм үзенә ике канау һәм стеналардан өч концентрик корылма ала. Баконгның үзәгендә пирамида тора, ул биш ярустан тора һәм Меру тавының символы булып тора. Бу биш ярусның һәрберсе наглар патшалыгы, Гаруда, ракшасларны, якшларны һәм махараджларны күрсәтә. Гыйбадәтханә нигезендәге стела аның Лингамын 881 елда изгеләштерүне тасвирлый.

Үзәк пирамида баскычларда саклаучы арсланнар сыны.
Үзәк пирамида тирәли урнашкан манаралар Харихалайядагы башка гыйбадәтханәләргә охшаган, атап ук әйткәндә Преаһ Ко һәм Лолей.

Әдәбият үзгәртү

  • Maurice Glaize «Angkor»
  • Michael Petrochenko «Angkor Temples»
  • Claude Jacques, Michael Freeman «Angkor Cities and Temples».

Сылтамалар үзгәртү