Бакалы районы

муниципаль район (Башкортстан, Россия)

һәм Бакалы районы (баш. Баҡалы районы, рус. Бакалинский район) — Башкортстанның көнбатышында, Татарстан чигендә урнашкан муниципаль район. Административ үзәгеБакалы авылы.

Бакалы районы
баш. Баҡалы районы
Байрак[d]
Нигезләнү датасы 20 август 1930
Сурәт
Дәүләт  Россия
Башкала Бакалы[1]
Административ-территориаль берәмлек Башкортстан
Сәгать поясы UTC+05:00 һәм YEKT[d]
Халык саны 25 957 (1 гыйнвар 2019)[2]
Диңгез дәрәҗәсе өстендә биеклек 137 метр
Нәрсә белән чиктәш Илеш районы, Чакмагыш районы, Шаран райуны һәм Татарстан
Мәйдан 1951 км²
Харита сурәте
Рәсми веб-сайт bakaly.ru
Карта
 Бакалы районы Викиҗыентыкта

Ык һәм Сөн буйларында урнашкан районның гомум мәйданы 1951 квадрат километр тәшкил итә. 96 торак пунктын 17 авыл биләмәсе берләштерә, шуларда барлыгы 32 меңнән артык кеше яши.

Район 1930 елның 20 августында төзелә.

Сыйфатлама үзгәртү

Бакалы районы Башкортостанның көнбатышында урнашкан. Ул республиканың Илеш, Чакмагыш, Туймазы, Шаран, Татарстанның Азнакай, Актаныш районнары белән чиктәш. Бакалы районы чуар, шулай да, татар-керәшен җире дип санала. 1989 елда уздырылган исәпкә алу мәгълүматларына караганда, татарларның саны – 20 093 кеше, ягъни район халкының 62,2 %ы (1979 елдагы мәгълүматлар буенча, татарлар 20 305 кеше булган).

2002 ел халык исәбен алу мәгълүматларыннан күренүенчә, биредә күпчелекне татарлар тәшкил итә. Алар районда 51,7 процент, 16 700 кеше исәпләнәләр. Татарлар составындагы этнотөркем – керәшеннәр 13,3 процент. Руслар – 21,3, башкортлар 19,4, чуашлар 3,2, чирмешләр 2,9 процент.

Татарлар саны нык киметелгән дип санала, галимнәр, журналистлар районда башкортлар санын татарлар хисабына күбәйтелде дип әйтәләр[3][4]. Аерым алганда районда яшәгән керәшеннәрне башкортлаштыру күренеше урын ала[5].

Фашистларга каршы сугышкан партизан отрядларын оештырган, Бөек Ватан сугышында каһарманлыгы өчен «Кара генерал» кушаматын алган легендар шәхес Даян Мурзин Бакалы ра­йонында туган. Еш кына аны башкорт дип күрсәтергә тырышалар, ләкин Даян ага милләтне алмаштыру мөртәтлек сыйфаты дип саный. Әмма ул туып-үскән Балыклы, аннары мәктәпне тәмамлаган Иске Корыч авыллары хәзер башкортныкы дип атала.

Демография үзгәртү

Халык саны
1939[6][7]1959[8][7]1970[9][7]1979[10][7]1989[11][7]2002[12][7]2010[13][7]1 гый 2019[2]
59 85046 92847 64839 30232 28632 32728 77625 957

Туган тел буенча халык (2010): татар теле — 64,3%, , рус теле — 26,3%, башкорт теле — 3,8%, чуаш теле — 2,5%, чирмеш теле — 2,3%.[14]

Районда туган танылган кешеләр үзгәртү

Матбугат үзгәртү

1931 елдан татар телендә «Авыл таңнары» газетасы чыга. Элекке исемнәре – “Ударчы”, “Коммунизмга”, “Коммунизм әләме”.

Мөхәррире - Башкортстанның атказанган матбугат һәм гаммәви мәгълүмат хезмәткәре, Казан дәүләт университетын тәмамлаган журналист Валентина Николай кызы Шакирова.

Чыганаклар үзгәртү

«Татар түгел, башкорт сез». Р. Бикмөхәммәтова

Искәрмәләр үзгәртү