Байкү́л (Карамалы күле) - Идел янында урнашкан күл. Идел елгасының уң ягында урнашкан. Кама Тамагы районының Кече Карамалы авылыннан 1,2 км көньяк-көнбатыштарак.

Су өслегенең мәйданы 3,28 га. Су күләме 98,4 мең м³. Озынлыгы 340 м, иң зур киңлеге 130 м, уртача тирәнлеге 3 м, иң тирән урыны 5,9 м. Карст нәтиҗәсендә хасил булган, озынча түгәрәк. Җир асты сулары исәбенә туена. Суы җиңелчә минеральләшкән (146,2 мг/л), бик йомшак (катылыгы 1,46 мг-экв/л), болганчык, сары төстә, иссез, гидрокарбонат-сульфат-натрийлы типта.

ТРның табигать истәлеге (1978) булып санала.

Чыганаклар үзгәртү