Байкыбаш районы (рус. Байкибашевский район, баш. Байҡыбаш районы) — Башкортстан АССР составындагы административ-территориаль берәмлек. 1937—1956 елларда гамәлдә торган.

Байкыбаш районы
Ил

ССРБ

Статус

Район

Җөмһүрият

Башкортстан АССР

Административ үзәк

Байкыбаш

Нигезләү датасы

1937 елның 20 марты

Юкка чыгару датасы

1956 елның 4 июле

Халык саны  (1939)

33 631

Мәйдан

1412 км²

Җәгърафик урнашу үзгәртү

Район АССРның төньягында урнашкан; төньякта Аскын районы белән, көнчыгышта — Караидел районы белән, көньякта — Нуриман вә Благовещен районнары белән, көнбатышта Мишкә вә Балтач районнары белән чиктәш булган.

Тарих үзгәртү

Байкыбаш районы 1937 елның 20 мартындагы БҮБК «Башкорт АССРында яңа районнар булдыру турында» карарына туры китереп булдырылган.[1]

1952—1953 елларда Башкортстан АССРның Уфа өлкәсенә кергән булган.

1956 елның 4 июлендә район бетерелә, җирләре Караидел районы составына кергәннәр.

Матбугат үзгәртү

1937 елда Караидел районыннан аерылып, Байкыбашта район төзелгәч, анда татарча "Lenince" (“Ленинче”) (1937 - 1948) / (1948 елдан 1956 елга кадәр - “Ленинчы”) гәҗите чыгып килә.[2]

Административ бүленеш үзгәртү

Район составына 16 авыл шурасына бүленгән (1940): Әртәкүл, Байкыбаш, Дәвеш, Дубровка, Елдәк, Мерәсем, Яңа Байкыбаш, Подлуб, Расстреляево, Сидәш, Иске Акбүләк, Тегермән, Түргәнәй, Ургыш, Хорошаево, Яугилде.[3]

Халык үзгәртү

1939 елда Байкыбыш районы халкы 33 631 кеше тәшкил иткән, шул исәптә «махсус контингент» — 701 кеше.[4] Милли составында татарлар өстенлек иткәннәр — 15 121 кеше (45,0%), урыслар — 9 521 кеше (28,3%), башкортлар — 4 914 кеше (14,1%), чирмешләр — 2 118 (6,3%).[5]

Искәрмәләр үзгәртү