«Байкал», Бүрәт дәүләт «Байкал» милли җыр һәм бию театры (бүр. Гүрэнэй үндэһэнэй дуу хатарай «Байгал» театр, рус. Бурятский государственный национальный театр песни и танца «Байкал») — Бүрәтия башкаласы Улан-Удэ шәһәрендә иҗат итүче сәнгать коллективы, дәүләт оешмасы. Бүрәтия АССР комсомолы премиясе лауреаты. РФ хөкүмәте премиясе (2006) лауреаты.

Бүрәт дәүләт «Байкал»
милли җыр һәм бию театры
рәсем
«Угайм Сулдэ» балеты
Төп мәгълүмат
Жанр

фольклор

Барлыкка килгән

1939

Илләр

Русия Русия
(Бүрәтия)

Шәһәр

Улан-Удэ

Бүтән исем

Бүрәт дәүләт «Байкал» җыр һәм бию ансамбле (1939-2005)

Тел

бүрәт, рус

Состав

81

http://www.theatre-baikal.ru/

Директор — Дандар Бадлуев, Бүрәтия дәүләт премиясе лауреаты.
Сәнгать җитәкчесе — Жаргал Жалсанов, Бүрәтияның халык артисты.

Тарих үзгәртү

 
«Байкал» театры кызлары бии
 
Барабанчылар чыгышы
  • 1939 елда Бүрәт-Монгол АССР җыр һәм бию ансамбле буларак оештырыла. Башлап йөрүчеләр — Ж. Батуев, Б. Ямпилов, М. Арсентьев, Г. Глязер, И. Моисеев, Т. Гергесова[1].
  • Игорь Моисеев бүрәт артистларын биергә өйрәтә[2].
  • 1942 елда ансамбль дәүләт оешмасы статусын ала.
  • 1959, 1973, 1983 Мәскәүдә «Бүрәтия АССР әдәбияты һәм мәдәнияте көннәре»ндә катнаша.
  • 1979 елда ансамбльнең сәнгать җитәкчесе Сергей Балдаев.
  • 1979 елда ансамбль составындә «Кыйммәтле ятаг» (Эрдени ятаг) төркеме оештырыла. Төркем борынгы уен коралы - ятагта уйнаучыларны берләштерә. 2010 елда төркемгә яңа башкаручылар туплана.
  • 2001 елда Бүрәтия филармониясе составыннан аерылып чыга.
  • 2005 елда ансамбль тарихында яңа чор башлана. Берләштерелгән Бүрәт дәүләт «Байкал» милли җыр һәм бию театры составына Бүрәт дәүләт «Байкал» җыр һәм бию ансамбле, «Бадма Сэсэг» дәүләт бию театры, Бүрәт телерадиокомпаниясенең милли уен кораллары оркестры кертелә.
  • 2007 халыкара «Байкал чәчәге» борынгы классик биюләр фестивалендә (Улан-Удэ) катнаша.
  • 2010 Мәскәүдә «Бүрәтия икътисады һәм мәдәнияте көннәре»ндә катнаша.
  • 2011 Театр составындә (составында) «Уран-хуур» арт-төркеме оештырыла. Төркем борынгы уен коралларында — лимба, иочин, ятаг, их хуурда уйнаучыларны берләштерә.

составы үзгәртү

Балет төркемендә 30,Чыңгыз Павлов исемендәге халык уен кораллары оркестрында 30, ялгыз җырлаучылар 10, «Эрдени ятаг» ансамблендә 5, «Уран хуур» төркемендә 6 артист.

Репертуар үзгәртү

  • Бүрәт-монгол фольклоры.
  • «Борынгылар рухы» (Угайм Сулдэ) этно-балеты.
  • «Баргучин Токымы иле кайтавазы» этно-операсы (Баттулга Галмандах музыкасы).
  • From Mongols to Mogols проекты
  • Озын көйләр (Уртын дуун).
  • Мактау көйләре (Магтал-дуун).
  • Табын көйләре (Архиин дуун).
  • Ата-аналар турында көйләр (Эхе эсегын дуун).

Гастрольләре үзгәртү

Бүләкләре, мактаулы исемнәре үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү