Байдарка һәм каноэда ишү

Байдарка һәм каноэда ишүспортның ишкәк ишү төрләренең берсе. Ярышларда ике төрдәге көймәләр кулланыла: байдаркалар һәм каноэлар. 1936 елдан бирле Олимпия уеннары программасына кертелә. Олимпия уеннарында беренче тапкыр 1924 елда, рәсми булмаган спорт төре буларак тәкъдим ителә. Байдарка һәм каноэларда ишүдән (яки “тигез суда” ишү) тыш, әлеге төрдәге көймәләрне башка дисциплиналарда да кулланалар. Алар арасыннан Олимпия программасына ишү слаломы гына кертелгән.

Байдарка һәм каноэларда ишү Европада XIX гасыр уртасында барлыкка килә. Башта байдаркаларда ишү белән мавыгалар, аннан соң каноэларда ишү дә барлыкка килә. 1924 елда Халыкара каноэ федерациясе оеша. 1938 елдан бирле Дөня чемпионатлары үткәрелә башлый. 1957 елдан Европа чемпионатлары да спортчыларны үзенә җыя башлый.

Татарстанда байдарка һәм каноэларда ишү спорты үзгәртү

Байдарка һәм каноэларда ишүче Татарстан спортчылары ишкәкчеләр катнашкан беренче Олимпия уеннарына барган җыелма команда составында ук була. Беренче тапкыр Олимпиадада катнашкан Игорь Феоктистов һәм Николай Тетеркин ике кешелек байдаркада 10 чакрымлы дистанциядә 10нчы булып финишка киләләр. Бу 1952нче елда Хельсинкида үткән Уеннар вакытында була.

Казанда байдарка һәм каноэларда ишү буенча иң эре бәйге – 2011 елның җәендә узган студентлар арасында Байдарка һәм каноэларда ишү буенча Россиякүләм ярышлар. Әлеге чара яңа гына ачылган Ишкәкле спорт төрләре үзәгендә оештырылды.

Чыганаклар үзгәртү