Bu mäqäläneñ latin älifbasındağı igezäge bar.

Ашлы (рус. Ошель) - Идел буе Болгарының иң атаклы шәһәрләреннән санал­ган.

Богдашкино шәһәрлеге (Татарстан)
Богдашкино шәһәрлеге
Бүгенге Татарстан картасында Ашлының урнашуы.

Аның калдыклары Иделнең уң ягында Тәтеш районының Богдашкино авылы янында сакла­на. Шәһәр балчык үрләр һәм агач стеналар белән ныгытылган ике өлештән торган. Аның гомуми мәйданы 77 гектар чамасы.

Ар­хеологик казу эшләре әле күптән түгел генә башланган, шуңа күрә борынгы шәһәрне күз алдына китерү хәзергә кыен. Ашлыны 1220 елда рус гаскәрләре басып алалар һәм яндыралар. Моны ишетеп Ашлыга Олуг шәһәрдән зур гына бол­гар гаскәре килә, тик ярдәм итәр­гә соң була инде.

Чыганаклар үзгәртү