Ашина - Төрки каһанлыкларында идарә иткән аксөякләр нәселе.

Төрки каһанлыгы
Төрки каһанлыгы 600 елга      Көнбатыш Төрки каһанлыгы: үзәктә - туры идарә итү, кара өлкә - буйсынган төбәкләр      Көнчыгыш Төрки каһанлыгы: ак өлкә туры идарә итү, кара өлкә - буйсынган төбәкләр.

Риваять буенча төркүт ыругы Ашина бүре анасы оныгыннан килеп чыккан.

Лев Гумилев буенча Ашина - "намуслы бүре" дигән сүз. Төрки телләрдә бүре яки каскыр сүзләре кулланылган.

Олы династиягә нигез салучы - Бумын каһан, Кече династиягә нигез салучы - Истәми Баһадир каһан булып санала.

Ашина нәселендә мирас итү тәртибе: абыйдан соң эне тәхеткә утыра, абзыйдан соң бертуганның улы утыра (баскыч мәсләге).

Ашина нәселенең вәкилләре төрле түрәләр булып эшләгәннәр: ябгу (каһаннан соң икенче зат), тәгин, шад - тәхет варислары, суйбашлар - гаскәр башлыклары, илтәбәрләр - буйсынган төбәкләр хакимнәре.

Лев Гумилев буенча Ашина дигән төркүтләр нәселе баштарак маңгул телендә сөйләшкән.

Риваять үзгәртү

Файл:Ashina.png
Ашина нәселенең туграсы (Бүре башы күк фонында)

Таншу дигән Кытай чыганагы буенча борынгы заманда һуннар нәселе Ашина булган, бу ыруг дошманнар тарафыннан тар-мар ителгән һәм үтерелгән булган, тик бер генә йөкле хатын калган, ул Алтай төньяк-көнбатышындагы тау тишегендә качкан, анда бүреләр өне булган. Бала тапканда, хатын үлгән, ә бүре анасы малайны ашатып үстергән, бүре анасының алты бүре баласы, ә малай - җиденчесе булгандыр.

Риваять буенча нәкъ бу малайдан һуннар патшалары нәселе Ашина-Җиде (Ашина Эди) башланган.

Шәҗәрә үзгәртү

Көнчыгыш Төрки каһанлыгы үзгәртү

  • Бумын — 542—552, каһан 551
  • Кара Иссык Хан — каһан 553—554
  • Мукан-каган — каһан 554—572
  • Тобо Хан — каһан 572—581
  • Амрак — каһан 581
  • Бага-Ышбара хан — каһан 581—587
  • Чоллыг-Җагбу-Бага хан — каһан 587—588
  • Юн-Олуг — каһан 588—599
  • Кара-Чурын-Төрк — каһан 599—603

Көнбатыш Төрки каһанлыгы үзгәртү

  • Истәми хан — Көнбатыш Төрки каһанлыгы ябгу-хакиме 554—576
  • Кара-Чурын-Төрк — 576—599
  • Нили-хан — 599—604
  • Басыл-тегин — каһан 604
  • Таман хан — каһан 604—612
  • Шәгөй хан — каһан 612—618
  • Тун-Ябгу хан — каһан 618—630
  • Күлүг-Себер хан — каһан 630—631
  • Сы-Ягбу хан — каган 631—633
  • Нишу Дулу хан — каган 633—634
  • Ышбара-Толис-шад хан — каган 634—639
  • Халлыг Ышбара-Ягбу хан — каган 653—657
  • Ашина Дуҗи хан — каган 676—679
  • Ашина Хүшәле-шад — каган 693—704

Әдәбият үзгәртү

  • Гумилёв Л. Н. Древние тюрки. М.-Л., Наука, 1967.
  • Ганиев Р.Т. Восточно-тюркское государство в VI - VIII вв. — Екатеринбург: Издательство Уральского университета, 2006. — С. 152. — ISBN 5-7525-1611-0.