Атхарван (अथर्वन्, санскр. (IAST) atharvan- अथर्वा Һинд диненең риваять Ведик хәкиме (ришисы) булган, ул Ангирас хәкиме белән бергә ("шрути"(ишетелгән)) Атхарваведаны төзегән дип фаразлана. Аны шулай ук беренче булып ут корбан бирүен яки яджнаны башлаган дип әйтәләр. Аның атасы Брахма булган, ә баласы Дадхичи булган. Кайвакыт ул җиде күрәзәче яки Саптариши арасында күрсәтелә. Атхарван Кардама риши кызы Шантига өйләнгән һәм аның Дадхичи дигән бөек акыл иясе улы булган. Аны Бхригу кланы әгъзасы дип карыйлар. Мундака упанишад һәм башка текстлар буенча ул өлкән угыл булган һәм Брахманың акылыннан (Манаспутра) туган булган. Ведик atharvan сүзе Авеста теленең āθrauuan / aθaurun, "каһин" белән охшаш, әмма төшенчәнең этимологиясе әлегә төгәл билгеле түгел. Төшенчәне Авеста телендәге atar - "ут" белән бәйләргә маташулар булды; әмма моны хата дип санадылар.(Boyce, 1982:16)

Шулай ук карагыз үзгәртү