Атопияле дерматит

(Атопик дерматит битеннән юнәлтелде)

Атопияле экзема (дерматит) — идиопатияле еш кына гаиләле тире чире, астма һәм поллиноз белән бергә була ала.

Атопияле дерматит
Сурәт
Кыскача исем АтД[1]
Саклык белгечлеге тиребелем[d]
Симптомнар аллергическая реакция[d][2] һәм Дерматит[d][2]
Дәвалануда кулланыла торган дару Пимекролимус[d][3], Доксепин[d][3], methdilazine[d][3], triprolidine[d][3], Бетаметазон[d][3], такролимус[d][3], fluocinolone[d][3], алимемазин[d][3], desonide[d][4] һәм abrocitinib[d][5]
Генетик бәйләнеш PELI1[6], C6orf10[7], GLB1[8], ZNF365[9], CLEC16A[10] һәм NCF4[d][11]
ICPC 2 идентификаторы S87
 Атопияле дерматит Викиҗыентыкта
Атопияле дерматит
Балада атопияле дерматит
МКБ-10 L2020.
МКБ-9 Калып:ICD9
OMIM 603165 603165
DiseasesDB 4113 4113
eMedicine emerg/130  derm/38 ped/2567 oph/479 emerg/130  derm/38 ped/2567 oph/479

1.    Гадәттә башлангыч балачакта чагылган кычыту белән билгеләнә, тик төрле яшьтә очрый ала.

2.     Билгеләре

•      Бит экземасы гадәттә сабыйларда очрый һәм кычыткан, коры, эритематоз папулалардан гыйбарәт (рәс. 24.38а).

•      Папулалар яки бөгү өслекләрендә экскориацияләр формасындагы экзема гадәттә терсәк һәм тез бөгелешендә, беләзекләр (рәс. 24.38б) һәм тубыкларда соңрак тәңгәл зарарланулар рәвешендә үсә.

3.    Дәвалауга йомшарту чараларын, дегет майларын һәм стероидларны урынлы куллану керә.

Офтальмологик күренешләре үзгәртү

а) еш: мадароз һәм стафилококклы блефарит;

б) еш булмаган: хроник кератоконъюнктивит, кератоконус һәм иртә катаракта;

в)  сирәк: челтәркатлау кубарылу.

Атопияле дерматит (экзема, диффуз нейродермит) — шактый таралган идиопатик чир, еш астма һәм поллиноз (чәчәк бизгәге) белән бергә була. Кабаклар патологик барышка сирәк кушыла, әмма алар зарарлану таралган дерматит белән гел бергә бара.

Дерматит-ул тормыш өчен куркыныч авыру түгел һәм кеше янына бирелми. Патология барлыкка килү факторларын экзогеннарга (тышкы) һәм эндогеннарга (эчке) бүләргә була.[12]

Билгеләре (күздә) үзгәртү

Кабаклар калынаю, аларда кабык һәм вертикаль ярылу барлыкка килү белән бергә стафилоккоклы блефарит һәм мадароз.

Дәвалау үзгәртү

Тирене дымландыру өчен йомшарту чараларын һәм урынлы стероидларны акыллы дозаларда, мәсәлән 1% гидрокортизон кулланалар. Шулай ук икенчел инфекцияләрне дәвалау кирәк.

Башка офтальмологик чирләр белән кушылмасы үзгәртү

а) еш: балаларда сезонлы аллергияле чирләр һәм өлкәннәрдә хроник кератоконъюнктивит;
б) сирәк: кератоконус, пресениль катаракта һәм челтәркатлау кубарылу.

Искәрмә үзгәртү

  1. https://www.lvrach.ru/2013/05/15435700/
  2. 2,0 2,1 Disease Ontology — 2016.
  3. 3,0 3,1 3,2 3,3 3,4 3,5 3,6 3,7 NDF-RT
  4. Inxight: Drugs Database
  5. Управление по санитарному надзору за качеством пищевых продуктов и медикаментов — 1906.
  6. Phenocarta
  7. Phenocarta
  8. Phenocarta
  9. Phenocarta
  10. Phenocarta
  11. Phenocarta
  12. Дерматит китереп чыгару.

Чыганаклар үзгәртү

Джек Кански - "Клиник офтальмология: системалаштырылган караш", 2009 ел