Тотманов Ася Валентиновна (5 ноябрь 1954 ел) — биюче. 1971 елдан — хәзерге Фәйзи Гаскәров исемендәге дәүләт академиягә халык биюләре ансамбле солисты, 1992 елдан — «Башкортстан» дәүләт концерт залының «Гранде» бию ансамбленең балетмейстер‑куючысы, бер үк вакытта җитәкчесе. Башкорт АССР-ының халык артисты (1989). Бөтенроссия җыр һәм бию ансамбльләре һәм халык биюләре ансамбльләре смотры дипломанты (Мәскәү, 1978).

Ася Тотманова
Туган 5 ноябрь 1954(1954-11-05) (69 яшь)
Ватандашлыгы  СССР
 Россия
Һөнәре актёр

Биографиясе үзгәртү

Ася Валентиновна Тотманов 1954 елның 5 ноябрендә Уфада туган.

1975 елда Стәрлетамак шәһәрендә Башкорт республика мәдәни-агарту училищесын (Башкорт республика мәдәният техникумы) тәмамлый.

1970 елдан бирле Сухуми шәһәрендә "Шартын" Абхаз халык биюләре ансамблендә эшли, 1971 елдан алып - Фәйзи Гаскәров исемендәге халык биюләре ансамбле солисты, 1992 елдан – "Нефтче" мәдәният йортының "Гранде"[1] бию ансамбленең җитәкчесе һәм балетмейстр-куючысы.

Тотманов Ася Валентиновна Башкорт академия драма театрында Н. Асанбаевның "Бер яшьлекә, бер картлыкта" ("То в молодости, то в старости") спектакленә биюләр куя.

Каракалпак (1976), Якут (1978) һәм Татар (1989) АССР‑ларында үтә торган АССР әдәбияты һәм сәнгате көннәрендә, Чуаш АССР‑ындагы БАССР мәдәнияте көннәрендә (1981) катнаша. ССРБ һәм чит илләр (Алмания, Испания, Италия, Чехословакия, Һинд һ.б.) буйлап гастрольләрдә була. Бөтенросия җыр һәм бию ансамбльләре һәм халык биюләре ансамбльләре смотры дипломанты (Мәскәү, 1978).

Репертуары үзгәртү

"Бишбармак", "Бүләк", "Су янында", "Гопак", "Язгы агым" татар биюе, "Кич капка төбендә" мари биюүе , "Кадриль" рус биюе, "Сиртаки" грек биюе .

Гаиләсе үзгәртү

Ире: Башкортстан Республикасының халык артисты - Рәдис Тотманов.

Балалар: Кондратьева Альбина ( Тотманова) һәм Галия Тотманова.

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Ритм-балет "Гранде"(үле сылтама)

Сылтамалар үзгәртү

  • Тотманова Ася Валентиновна // Башҡорт энциклопедияһы — Өфө: «Башҡорт энциклопедияһы» ғилми-нәшриәт комплексы, 2015—2020. — ISBN 978-5-88185-143-9.(Тикшерелгән 27 октябрь 2019)