Асфальтобетон — ясалма төзелеш материалы, тыгызланган асфальтобетон катнашмасы. Асфальтобетон катнашмасы - минераль материал (вак таш, ком, минераль порошок-матдә) һәм битум катнашмасы. Русияда асфальтобетон катнашмасына, асфальтобетонга, полимерасфальтобетонга таләпләр ГОСТ 9128-2013 язылган.

Ике катламы асфальто-бетон һәм кара щебень катламы.
Сифатсыз асфальт җимерелү. Халыклар дуслыгы проспекты, Уфа.

ГОСТ 9128-2013 буенча асфальтобетон катнашмасы һәм асфальтобетон минераль өлеше (таш материал) буенча бүленә:

  • вакташ[1];
  • чуерташ;
  • ком.

Асфальтобетон катнашмасы кулланыла торган битум һәм җәю вакытында температура булганда буенча бүленә:

  • эссе (үзле һәм сыек нефть юл битумы, җәю вакытында температура - 120 °);
  • салкын (сыек нефть юл битумы, җәю вакытында температура - 5 °С).

Асфальтобетон катнашмасы һәм асфальтобетон, минераль бөртек (щебень, гравий, ком) буенча бүленә:

  • эре бөртекле (бөртек күләме 40 мм кадәр);
  • вак бөртек (бөртек күләме 20 мм кадәр);
  • ком (бөртек күләме 16 мм кадәр);

Салкын катнашмалары вак бөртек һәм ком булалар.

Асфальтобетон катнашмасы һәм асфальтобетон, вакташ күләме буенча бүленә:

  • А (вакташ 50 60% ка кадәр);
  • Б (вакташ 40-50% ка кадәр);
  • В (вакташ 30 40% ка кадәр).

Кулланылган материаллар һәм физик-механик күрсәткечләр буенча асфальтобетон катнашмасы һәм асфальтобетонлар түбәндәге маркаларга бүленә:

  • эссе югары тыгызлыктагы — МІ;
  • тыгыз, типлары:
    • А — МI, МII;МIII;
    • Б, Г — МI, МII, МIII;
    • В, Д — МII, МIII;
  • күзәнәкле — МІ, МІІ;
  • югары күзәнәкле вакташлы — МІ, МІІ;
  • югары күзәнәкле комлы— МІІ;
  • салкын, типлары:
    • Бх, Вх — МІ, МІІ;
    • Гх — МІ, МІІ;
    • Дх — МІІ;
  • югары күзәнәкле вакташлы — МІ.

Шулай ук карагыз үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

  1. География терминнарының русча-татарча аңлатмалы сүзлеге (Ә. С. Тайсин гомуми мөхәррирлегендә). К.: «Мәгариф», 2010. 227нче биттә. ISBN 978-5-7761-1763-3

Чыганаклар үзгәртү