Ассоциати́в опера́цияассоциативлык (лат. associatioтоташтыру), яки төркемләү үзенчәлегенә ия булган бинар операция ул:

Теләсә нинди элементлары өчен .

Ассоциатив операция өчен исәпләү нәтиҗәсе исәпләү тәртибенә (җәяләрне урнаштыру тәртибенә) бәйле түгел, һәм шуңа күрә язуда җәяләрне төшереп калдыруга юл куела. Ассоциатив булмаган операция өчен аңлатмасы булганда гомуми очракта билгеләнми.

Мисаллар үзгәртү

Ассоциатив операцияләргә мисаллар:

 
 
 

Ассоциатив булмаган операцияга мисал булып дәрәҗәгә күтәрү гамәле тора.   аңлатмасының кыйммәте җәяләрне урнаштыру тәртибенә бәйле: гомуми очракта  . Төркемнең һәм кырның билгеләмәсе буенча төркемдә тапкырлау, кырда кушу һәм кабатлау ассоциатив операцияләр булып торалар. Күплек (буш булмаган) анда кертелгән эчке ассоциатив бинар операция белән ярымтөркем дип атала.

Тарихы үзгәртү

«Ассоциативлык» терминын Гамильтон 1853 елда кертә .

Шулай ук карагыз үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү