һәм [1]

Аскын
баш. Асҡын
Рәсми исем Асҡын
Рәсми тел башкорт теле һәм рус теле
Дәүләт  Россия[1]
Нәрсәнең башкаласы Аскын авыл шурасы[2] һәм Аскын районы
Административ-территориаль берәмлек Аскын авыл шурасы, Бөре өязе, Бөре кантоны һәм Аскын районы
Сәгать поясы UTC+05:00
Диңгез, күл яки елга эчендә яки янында урнашуы Борма
Халык саны 6918 (2010)
Диңгез дәрәҗәсе өстендә биеклек 208 метр
Почта индексы 452880
Җирле телефон коды 34771
Карта

Аскын — авыл, Башкортстанның Аскын районы (1930-32 еллар, 1935-63 еллар һәм 1965 елдан алып) һәм Аскын авыл советы үзәге. Уфадан Төньяк-көнчыгышка 213 км һәм Көязе тимер юл станциясеннән (Пермь крае) Көньяк-көнчыгышка таба 110 км еракта Борма, Аскын елгалары (Төй елгасы бассейны) буенда, Яугилде – Щучье Озеро (Пермь крае), Иске Балтач – Аскын автомобиль юлларында урнашкан. Халкы (мең кеше): 1906 елда — 2,2; 1920 — 2,9; 1939 — 3,7; 1959 — 4,2; 1989 — 5,6; 2002 — 6,9; 2010 — 6,9. Милли состав буенча рәсми рәвештә татарлар, башкортлар, руслар яши (2002). Һөнәри училище, 2 урта мәктәп (ш. ис. Аскын урта мәктәбе №2), балалар сәнгать мәктәбе, Балалар иҗат үзәге, үсмерләр клубы, 3 балалар бакчасы, үзәк район хастаханәсе, мәдәният йорты (5 үзешчән сәнгать халык коллективы, үзешчән “Бүләк” башкорт халык театры, “Бөркетләр” ир егетләр халык вокаль ансамбле), үзәк һәм балалар район китапханәләре, музей, спорт клубы, мәчет, Николай чиркәве (1920 нче еллар, архитектура истәлеге) бар.

Себер даругасы Уфа-Танып вулысы асаба башкортларының җирләрендә килешү буенча Пермь губернасының рус крәстияннәре нигез сала, 1783 елдан билгеле. 1798 елда ш. ук шартларда биредә дәүләт крәстияннәре килеп урнаша. 1795 елда 104 йортта 628 кеше исәпләнгән, 1865 елда 345 йортта — 1881 кеше. Игенчелек, терлекчелек, олаучылык, тимерчелек, умартачылык белән шөгыльләнгәннәр. Аскын вулыс идарәсе урнашкан булган; рәсми рус чиркәве (1820 елда төзелгән), староверлар чиркәве, 2 училище, почта станциясе, май заводы, 3 су тегермәне, 25 сәүдә кибете булган; ярминкәләр үткәрелгән. 1906 елда 2 сыйныфлы министрлык училищесы, һөнәрчелек һәм кызлар мәктәбе, 3 тегермән, зимства хастаханәсе, почта телеграф бүлекчәсе; бакалея, галантерея, аракы, 2 сыра, 11 мануфактура кибетләре; икмәк склады теркәлгән; авылда вулыс идарәсе урнашкан.

Халык саны үзгәртү

Халык саны
1939[3]1959[3]1970[3]1979[3]1989[3]2002[3]2010
3674404945685283560168536918

Чыганаклар үзгәртү

  1. 1,0 1,1 GEOnet Names Server — 2018.
  2. ОКТМО
  3. 3,0 3,1 3,2 3,3 3,4 3,5 Население Башкортостана:XIX-XXI века: статистический сборник. — 2008.