Артур Владимир улы Сәгадиев (24 февраль 1931(1931-02-24), Казан, РСФСР, СССР22 гыйнвар 1997(1997-01-22) (65 яшь), Мәскәү, Россия) — фәлсәфәче, фәлсәфә фәннәре докторы (1987). Гарәп-мөселман фәлсәфәсендә караган фәнни хезмәтләр авторы.

Артур Сәгадиев
Туган телдә исем Артур Владимир улы Сәгадиев
тат. Artur Vladimir uğlı Säğädief
Туган 24 февраль 1931(1931-02-24)
Казан, РСФСР, СССР
Үлгән 22 гыйнвар 1997(1997-01-22) (65 яшь)
Мәскәү, Россия
Күмү урыны Митино зираты[d]
Ватандашлыгы  СССР
 Россия
Әлма-матер Мәскәү Көнчыгышны өйрәнү институты[d]
Һөнәре шәркыятьче
Эш бирүче РФА Фәлсәфә институты[d], РФА җәмгыять фәннәре буенча фәнни мәгълүмат институты[d], Мәскәү дәүләт университеты һәм Русия халыклар дуслыгы университеты
Балалар Жан Сәгъдиев[d]
Гыйльми дәрәҗә: фәлсәфә фәннәре докторы[d]

Тормыш юлы үзгәртү

Артур Сәгадиев 1931 елның 24 февралендә Казанда педагоглар гаиләсендә туа. Әтисе Сәгыйтҗан Сагадеев биология профессоры, әнисе Нәфисә доцент булган, икесе дә Казан педагогика институтында эшләгән[1]. 1942 елның гыйнварында бер ай эчендә Артурның әтисе дә, әнисе дә тифтан үлә. Сагадеевлар белән дус булган профессор Владимир Векслер гаиләсе Артурны уллыкка ала, Артурга профессорның фамилиясен бирәләр (соңрак Артур әтисенең фамилиясен кире кайтара, янәдән Сәгадиев була, ләкин Владимир Иосифович Векслерга рәхмәт буларак «Владимирович» аталыгын калдыра). Мәскәүдә 5—10 сыйныфларда укыганда Векслерлар гаиләсендә яши. Аннан Казанга китә[1].

1954 елда Мәскәү көнчыгышны өйрәнү институтының Якын Көнчыгыш факультетын тәмамлый. Казан дәүләт университетының фәнни китапханәсендә эшли. 1956 елдан 1959 елга кадәр Мәскәү дәүләт университетының философия факультеты аспиранты. 1959 елдан 1970 елга кадәр — ССРБ Фәннәр Академиясенең фәлсәфә институтының Көнчыгыш илләре фәлсәфәсе һәм социология секторының өлкән фәнни хезмәткәре.

1964 елда «Якын һәм Урта Көнчыгыш халыклары эстетикасы (Урта гасыр дәвере)» темасы буенча фәлсәфә фәннәре кандидаты гыйльми дәрәҗәсенә диссертация яклый.

1965—1970 елларда ССРБ Фәннәр академиясенең фәлсәфә институтында өлкән фәнни хезмәткәр вазыйфасын башкара, шул ук вакытта МДУда философия факультетында эшли. 1970 елдан — ССРБ ФА иҗтимагый фәннәр буенча фәнни мәгълүмат институтының Азия Һәм Африка илләре бүлегенең баш фәнни хезмәткәре, 1992 елдан башлап Россия халыклар дуслыгы университетының фәлсәфә кафедрасы профессоры.

1987 елда «Көнчыгыш перипатетизм. Урта гасыр материализмы тарихыннан» темасы буенча фәлсәфә фәннәре докторы гыйльми дәрәҗәсенә диссертация яклый[2].

Артур Сәгадиевның ибн Рөшд, ибн Сина фәлсәфәсенә багышланган һәм «Көнчыгыш перипатетизм» һәм «Классик гарәп-мөселман фәлсәфәсе» фундаменталь хезмәтләренә югары бәя бирелә[3]. 2009 елда «Мәрҗани» нәшрият йорты Сагадеевның «Bibliotheca Islamica» сериясендә тәрҗемәләрен һәм эшләрен яңадан нәшер итә[4].

1997 елның 22 гыйнварында вафат була. Митино зиратында җирләнгән[5].

Искәрмәләр үзгәртү

  1. 1,0 1,1 Вестник РОССИЙСКОГО ФИЛОСОФСКОГО ОБЩЕСТВА » №1, 2011
  2. Сагадеев, Артур Владимирович. Восточный перипатетизм: из истории средневекового материализма: диссертация ... доктора философских наук : 09.00.03. — Москва, 1987. — 368 с.
  3. Средневековая арабо-мусульманская философия в переводах А. В. Сагадеева: [собр. пер. в 3-х томах. Том 1] / Сост. и отв. ред. Н.С.Кирабаев. — М.: Изд. дом Марджани, 2009. — С. 6-7. — 272 с. — (Bibliotheca Islamica). — 1000 экз. — ISBN 978-5-903715-09-1.
  4. Издательский дом Марджани 2010 елның 27 октябрь көнендә архивланган., серия книг «Bibliotheca Islamica» 2010 елның 27 октябрь көнендә архивланган.
  5. Они тоже гостили на земле... Сагадеев Артур Владимирович (1931-1997). 2021-02-07 тикшерелгән.