Артем Хохорин, Артем Валерий улы Хохорин (рус. Артем Валерьевич Хохорин, 1970 елның 30 июле, ССРБ, РСФСР, ТАССР, Казан) — Татарстан Республикасы буенча эчке эшләр министры (2012―2024), Мари Ил буенча эчке эшләр министры (20082011 елларда), полиция генерал-лейтенанты (2015). ТР буенча эчке эшләр органнарының атказанган хезмәткәре (2017).

Артем Хохорин
ТР буенча эчке эшләр министры
Вазыйфада
2012 ел – 2024 ел
Аңа кадәр Әсгать Сәфәров
Дәвамчысы Дамир Сатретдинов
Туган 30 июль 1970(1970-07-30) (53 яшь)
Казан, РСФСР, СССР
Белем Казан (Идел буе) федераль университеты, РФ ЭЭМ Казан юридик институты һәм 131 нче лицей

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

1970 елның 30 июлендә Казанда хезмәткәрләр гаиләсендә туган. Казанның 131нче физика-математика мәктәбен (1987), Казан дәүләт университетын (1993), РФ эчке эшләр министрлыгының юридик институтын (Казан филиалы, 1999) тәмамлаган.

Хезмәт юлы үзгәртү

Эчке эшләр органнарында 1993 елдан хезмәт итә.

19931996 еллардаТР ЭЭМ җинаятьчеләрне эзләү бүлеге оперуполномоченные, өлкән оперуполномоченные.

19961997 елларда — ТР ЭЭМ наркотикларны канунсыз куллану белән көрәш буенча оператив-эзләү бүлеге оперуполномоченные, өлкән оперуполномоченные, бүлек башлыгы.

19971998 елларда — ТР ЭЭМ наркотикларны канунсыз куллану белән көрәш буенча бүлек башлыгы.

19982002 елларда — ТР ЭЭМ каршындагы районара мәгълүмати-аналитик эзләү милиция бүлеге (криминаль милиция линиясе буенча) башлыгы.

20022008 елларда — ТР ЭЭМ министры урынбасары — штаб башлыгы.

20082011 еллардаМари Ил буенча эчке эшләр министры[1].

20112012 еллардаРФ ЭЭМ оештыру-аналитик департаменты башлыгы[2].

2012 елның 27 апрелендә РФ Президенты Д. А. Медведев А. В. Хохоринны ТР буенча эчке эшләр министры итеп билгели[3].

2023 елның 28 декабрендә отставкага китә һәм отпускка чыга, 2024 елның 1 гыйнварыннан министр вазыйфаларын вакытлыча башкаручы итеп беренче урынбасары Алексей Соколов билгеләнә[4][5].

Дәрәҗәләре үзгәртү

Бүләкләре, мактаулы исемнәре үзгәртү

Гаилә хәле үзгәртү

Өйләнгән, өч улы, кызы бар.

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Заместитель Асгата Сафарова стал министром внутренних дел. «БИЗНЕС Online, 2.09.2008(рус.)
  2. Выходец из Казани генерал-майор Артем Хохорин возглавил организационно-аналитический департамент МВД РФ. «БИЗНЕС Online», 22.06.2011(рус.)
  3. Хохорин Артем Валерьевич. 2020 елның 22 гыйнвар көнендә архивланган. Деловой центр РТ - интернет-портал TatCenter.ru (Татцентр.ру)(рус.)
  4. Ралина Рафикова. (30 декабря 2023). Глава МВД Татарстана Артем Хохорин подал рапорт об отставке. Татар-информ. 30 декабря 2023 тикшерелгән.
  5. Артем Кузнецов, Максим Кирилов, Мария Новикевич. (30 декабря 2023). Таинственный рапорт Артема Хохорина: что стоит за отставкой главы МВД по Татарстану?. Бизнес Online. 30 декабря 2023 тикшерелгән.

Сылтамалар үзгәртү

Шулай ук карагыз үзгәртү