Арсений Владимирович Гулыга (1921 елның 29 апреле, Чехословакия1996 елның 10 июле, Мәскәү) — совет һәм Россия фәлсәфәчесе, фәлсәфә тарихчысы, әдәбият белгече, рус һәм алман фәлсәфәсе, эстетикасы тарихы буенча белгеч. Фәлсәфә фәннәре докторы. ССРБ Язучылар берлеге әгъзасы. «Фәлсәфи мирас» сериясен булдыру инициаторларының берсе.

Арсений Гулыга
Туган 29 апрель 1921(1921-04-29) яки 1921[1]
Чехословакия
Үлгән 10 июль 1996(1996-07-10) яки 1996[1]
Мәскәү, Россия
Күмү урыны Троекуров зираты[d]
Ватандашлыгы  СССР
 Россия
Әлма-матер МДУның фәлсәфә факультеты[d] һәм Мәскәү дәүләт университеты
Һөнәре фәлсәфәче
Эш бирүче РФА Фәлсәфә институты[d]
Сәяси фирка Советлар Берлеге коммунистик фиркасе
Гыйльми дәрәҗә: фәлсәфә фәннәре докторы[d]

Тормыш юлы үзгәртү

Арсений Гулыга 1921 елның 29 апрелендә Чехословакиядә 1930 елларда сәяси репрессия вакытында һәлак булган эре инженер-металлург гаиләсендә туган. Ата-бабаларының аристократиягә каравы һәм яшьлегендә Ак хәрәкәттә катнашуы сәбәпле, белем алу, ә аннары чит илгә чыгулары белән кискенлекләр булган[2].

1938—1942 елларда Мәскәү фәлсәфә, әдәбият һәм тарих институтының фәлсәфә факультетында укый.

1942 елның июнендә армиягә алына, сентябрьдән лейтенант исемендә Волхов фронтында полк штабының тәрҗемәче булып хезмәт итә. 1943 елның 4 гыйнварында Бөек Луки астында сугышта авыр яралана. 1943 елдан 19 нчы гвардия укчылар дивизиясе полит бүлегенең дошман гаскәрләре арасында эшләү буенча инструктор, аннары 39 нчы армиянең Полит бүлегендә шул ук вазыйфада[3].

1945 елда М. В. Ломоносов исемендәге Мәскәү дәүләт университетының фәлсәфә факультетын тәмамлый.

Сугыштан соң Алманиядә Совет хәрби администрациясендә театрлар буенча референт булып хезмәт итә. Хезмәт итүдән аерылмыйча Тарих институты каршындагы аспирантураны тәмамлый. 1952 елда «Алманиянең Социалистик бердәм партиясен төзү» дигән диссертация яклый. 1953 елда армиядән азат ителә. Шуннан соң ике ел югары сәүдә мәктәбендә доцент булып эшли.

«Гердер фәлсәфәсе» темасы буенча фәлсәфә фәннәре кандидаты гыйльми дәрәҗәсенә диссертация һәм «Алман материализмы тарихыннан» дигән тема буенча фәлсәфә фәннәре докторы гыйльми дәрәҗәсенә диссертация яклаган.

1956—1996 елларда — ССРБ ФА/РФА фәлсәфә институтының өлкән, әйдәп баручы һәм баш фәнни хезмәткәре. 1978 елдан «Фәлсәфи фикер һәйкәлләре» китап сериясенең редколлегиясе составына керә.

Троекурово зиратында җирләнгән[4].

Хатыны — Искра Степановна Андреева (1925—2017), фәлсәфә фәннәре докторы, профессор.

Фәнни хезмәтләр үзгәртү

  • Гулыга А. В. Из истории немецкого материализма. М., 1962 (нем. изд. — 1966)
  • Гулыга А. В. Гердер. М., 1963 (2-е изд. 1975, нем. изд. — 1978, кит. — 1977)
  • Гулыга А. В. Гегель. М., 1970 (2-е изд. 1994, 3-е изд. 2008; нем. изд. — 1975, 1980, кит. — 1978)
  • Гулыга А. В. Русская идея и её творцы. М., 1995.
  • Гулыга А. В., Андреева И. С. Шопенгауэр. М.: Молодая гвардия, 2003. — 367 с. (ЖЗЛ, Вып. 846) — ISBN 5-235-02551-2.

Искәрмәләр үзгәртү

  1. 1,0 1,1 Каталог Немецкой национальной библиотеки
  2. Арсений Владимирович Гулыга. Жизнь и труды, archived from the original on 2020-02-18, retrieved 2021-11-30 
  3. Писатели Москвы — участники Великой Отечественной войны. — М., 1997. — С. 134.
  4. Могила А. В. Гулыги

Әдәбият үзгәртү

  • Алексеев П. В. Гулыга, Арсений Владимирович // Святая Русь. Большая Энциклопедия Русского Народа. Русское мировоззрение / Гл. ред., сост. О. А. Платонов. — М.: Православное издательство «Энциклопедия русской цивилизации», 2003. — С. 193. — 1008 с. — ISBN 5-901364-11-2.
  • Андреева И. С. Слово об авторе // Гулыга А. В. Эстетика в свете аксиологии. — М., 2000.
  • Андреева И. С. Арсений Владимирович Гулыга // Русская философия. Энциклопедия / Сост. П. П. Апрышко, А. П. Поляков; Под общ. ред. М. А. Маслина. — 2-е изд. дораб. и доп.. — М.: Книжный Клуб «Книговек» / Терра, 2014. — С. 147. — 831 с. — ISBN 9785422408450.
  • Буева Л. П. Памяти А. В. Гулыги // Вопросы философии. 1996. № 12;
  • Гулыга Арсений Владимирович // Казачий словарь. М., 2003;
  • Памяти А. В. Гулыги // Наш современник. М., 1996. № 11;
  • Свасьян К. А. Побуждаю философствовать // Книжное обозрение. М., 1987. № 3;
  • Соколов В. В. Арсений Владимирович Гулыга // Философские науки. М., 1996. № 1-4;

Сылтамалар үзгәртү