Арпад Галгоци

маҗар язучысы, тәрҗемәче

Арпад Галгоци (маҗар. Galgóczy Árpád, 1928 елның 8 ноябре, Маҗарстан, Сабольч-Сатмар-Берег медьесы, Самосангьялос – 2022 елның 11 марты, [1]) ― маҗар язучысы, тәрҗемәче. Аяз Гыйләҗев белән тоткынлыкта булган һәм татар язучысының «Йәгез, бер дога!» китабын венгр теленә тәрҗемә иткән. Аттила Йожеф исемендәге әдәби премия (1999), Палладиум премиясе (2007) лауреаты.

Арпад Галгоци
маҗар. Galgóczy Árpád

Туу датасы: 8 ноябрь 1928(1928-11-08)
Туу урыны: Маҗарстан байрагы, Маҗарстан, Сабольч-Сатмар-Берег медьесы, Самосангьялос
Үлем датасы: 11 март 2022(2022-03-11) (93 яшь)
Үлем урыны: Маҗарстан
Ватандашлык: Маҗарстан Маҗарстан
Эшчәнлек төре: шагыйрь, тәрҗемәче
Иҗат итү еллары: 1960-2022
Юнәлеш: шигърият, тәрҗемә
Жанр: шигырь
Иҗат итү теле: маҗар теле
Имза: Култамга

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

1928 елның 8 ноябрендә Шамосангьялос авылында туган. Аның әти-әнисе укымышлы, күп телләр белүче кешеләр була. Әтисе – фермер, Сабольч-Сатмар-Берег графлыгында Джонатан алмалары үстерүне җайга сала. Арпад Надькалло(ингл.), Матесалька(ингл.), Румыниянең Сату-Маре шәһәрләрендә укып, урта белем алган. 1945 елда ул «советларга каршы оешма әгъзасы буларак» кулга алына һәм Советлар Союзы хәрби судына тапшырыла. Ул 20 елга төрмәдә ябылуга һәм мәҗбүри эшләргә хөкем ителгән. 1948 елның гыйнварында ул Чиләбедә ГУЛАГның беренче лагеренә күчерелә. Бер елдан соң аны Карагандага җибәрәләр. Монда бик күп белемле тоткыннар, шагыйрьләр, рәссамнар, дәүләт эшлеклеләре, элеккеге дворяннар белән аралаша. Алар аны рус шигърияте белән таныштыра. Галгоци акцент белән русча сөйләшергә өйрәнә. Ул 1954 елда азат ителә, әмма өенә үзенең поляк хатыны һәм ике баласы белән 1960 елда гына кайта. Ул ГУЛАГта үткәргән еллары турында соңрак «Исән калу сәнгате» (A túlélés művészete), «Караңгыда утлар» (Fények a vaksötétben) һәм «Туннель ахыры» (Az alagút vége) дип аталган өч китабында язып чыга. Берничә ел дәвамында Маҗарстанның Malév(ингл.) авиакомпаниясендә һәм спорт офисында техник тәрҗемәче һәм синхрон тәрҗемәче булып эшләгән.

Иҗаты үзгәртү

ГУЛАГ лагеренда чагында Михаил Лермонтов шигырьләрен, аның «Демон» поэмасын тәрҗемә иткән. XVIII, XIX, XX гасырлар рус һәм украин шагыйрьләренең күп кенә әсәрләрен маҗар теленә тәрҗемә иткән. Аның хезмәте, асылда, танылмаган. Тәнкыйтьчеләр фикере буенча, Галгоциның тәрҗемәләре аннан алдагы тәрҗемәчеләрнең хезмәтләре кысаларыннан чыгып китә торган әсәрләр булып тора. Тәрҗемәләре 1960-еллар уртасыннан гына басылып чыккан. Ул рус телен белгән бик аз тәрҗемәчеләрнең берсе. Воркутлагта тотылган Шара Кариг(рус.) һәм Хьюго Геллерт рус теленнән бик яхшы тәрҗемәчеләр булган.

Беренче тапкыр ул Казанга 88 яшендә килгән. Ул хезмәт белән төзәтү лагеренда танышкан һәм шаяртып «Бату-хан» дип атаган Аяз Гыйләҗевның «Йәгез, бер дога» романы премьерасында була. Аяз Гыйләҗев турында: «ул намуслы, гадел, акыллы кеше, ул миңа туганым кебек иде» дип әйткән. Аяз Гыйләҗевның 2017 елда чыккан «Йәгез, бер дога!» романына кереш сүз язган [2].

«Демон» һәм «Евгений Онегин»ның, шулай ук 3 гасыр, 68 рус шагыйре тәрҗемәчесе, 460 маҗар телендәге шигырь авторы буларак, Маҗарстан һәм чит ил бүләкләренә лаек булган.

Хезмәтләре үзгәртү

  • Puskin: Jevgenyij Anyégin. 1992, Ikon Kiadó, (Matúra klasszikusok, 5)
  • Találkozás a Géniusszal. 1995, Ikon Kiadó
  • Furcsa szerelem. 1997, Tevan kiadó; 2005 Valo-Art (bővített kiadás)
  • Emese és a rókák. 1999, Móra Ferenc Ifjúsági Könyvkiadó
  • Puskin: Jevgenyij Anyegin - teljes, gondozott szöveg. 2000, Raabe Kiadó
  • Ég áldjon kedvesem. 2001, Eötvös József Könyv és Lapkiadó
  • A Volga felett. Válogatás a XIX.-XX. századi orosz költészetből (magyar-orosz ny.). 2002, Eötvös József Könyv és Lapkiadó
  • Magányos Démon. Válogatás Mihail Lermontov költészetéből (magyar-orosz ny.). 2003, Eötvös József Könyv és Lapkiadó
  • Szerettem önt… Válogatás Alekszandr Puskin költészetéből. 2004, Eötvös József Könyv és Lapkiadó
  • A túlélés művészete. 2007, Valo-Art (emlékiratainak I. része)
  • Fények a vaksötétben. 2008, Valo-Art (emlékiratainak II. része)
  • Az alagút vége. 2009, Valo-Art (emlékiratainak III. része)

Бүләкләре, мактаулы исемнәре үзгәртү

  • 1999 ел – Аттила Йожеф исемендәге әдәби премия
  • 2007 ел – Палладиум премиясе
  • 2009 ел – Маҗарстанның «Казанышлары өчен» орденының рыцарь хачы
  • 2018 ел – Маҗарстанның «Казанышлары өчен» орденының офицер хачы
  • «Дуслык» ордены (Россия)
  • «Мәскәүнең 850 еллыгы истәлегенә» медале (Россия)
  • Пушкин медале (Россия)

Сытамалар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү