Армспорт (шулай ук армрестлинг) — спорт төре, бер кул белән өстәл өстендә махсус кагыйдәләр буенча көрәш.

Армрестлинг” сүзе ике инглиз сүзләре кушылып барлыкка килгән: arm — кул, wrestling — көрәш.

1997 елдан башлап армрестлинг армспорт дип атала, ә армрестлерларны армкөрәшчеләр, кул кәрәшчеләре дип атыйлар.

Армспорт — дөньяда һәм шул исәптән Татарстанда да популяр спорт төре. Армспорт буенча дөнья чемпионатлары, халыкара һәм илкүләм ярышлар уздырыла.

Кыскача кагыйдәләр үзгәртү

Көрәшчеләр спорт киеменнән кара-каршы махсус өстәл артына басалар (элек армрестлерлар утырып көрәшкәннәр). Аларның өске киемнәре терсәктән кулларын капламаска тиеш, балдаклар, йөзекләр кию, терсәкләргә бинтлар бәйләү тыела.

Рефери кушкач көрәшчеләр терсәкләрен өстәл өстендәге махсус урынга куялар һәм ачык учларын тоташтырып һәм зур бармакларын кысып “йозак” урнаштыралар икенче куллары белән штырьны тоталар. Кулларны тоташтыру зур әһәмияткә ия һәм гадәттә озак дәвамлы.

Спортчылар үзләренә уңайлырак позиция алырга тырышылар.

Рефери шул вакытта көрәшчеләрнең зур бармакларының беренче фалангаларын күренүен һәм спортчыларның берсендә дә өстенлек булмавын тикшерергә тиеш. Катнашучыларның иңнәре өстәл кырыена параллель булырга тиеш һәм контроль сызымнан чыкмаска тиеш.

Шуларның барсына инангач, рефери "Ready?" ("Әзерме?), "Set" ("Селкенмәскә"), "Go!" ("Көрәш!") бойрыкларын бирә. Көрәшчеләр көндәшләренең кулларын авыштырып “йозак” белән өстәлгә тидерергә тырыша башлыйлар. Гадәттә спортчыларның берсе кинәт ыргылыш ясап җиңә, ләкин озакка сузылган көрәшүләрне карау кызыграк.

Көрәшчеләрнең куллары очкынып китәргә дә мөмкин, мондый очракта хөкемдар спортчыларның кулларын махсус каеш белән бәйли һәм ярышларны дәвам иттерә.

Кагыйдәләрне бозган өчен катнашучыга фол языла. Ике фол алган, яисә отылу хәле алдыннан кагыйдәләрне бозган спортчы көрәшне җиңелү белән тәмамлый.

Җиңүче булып бармаклар, беләкләр белән өстәлдәге валикка тидерә алган, яки алар арасындагы шартлы горизонтальне узган спортчы билгеләнә.

Кәрәш реферинең “Стоп!” бойрыгы белән тәмамлана.

Кагыйдәләрне бозу очраклары үзгәртү

  • Рефери бойрыкларын үтәмәү;
  • Вакытсыз старт;
  • Терсәкнең өстәлдән аерылуы, яки аның таюы;
  • Икенче кулдан штырьне очкындыру;
  • Ике аяк белән дә идәннән аерылу (бер аяк белән генә булса да көрәшче идәндә басып торырга тиеш);
  • Өстәл уртасындагы сызымны баш яисә җилкә белән узу, кисешү;
  • Баш яисә җилкә белән “йозакка” яки беләккә тию;
  • Спортчының үзенә, яисә көндәшенә җәрәхәт ясау куркынычын тудыру.

Армспорт буенча ярышлар үзгәртү

Армспорт буенча ярышлар шәхси, командалы, шәхси-командалы булырга мөмкин.

Шәхси ярышларда катнашучыларның урыны билгеләнә, командалы ярышларда — команда урыннары, шәхси-командалы ярышларда — катнашучыларның да камандаларның да урыннары.

Командалы ярышларда урыннар билгеләгәндә катнашучыларның урыннарына карыйлар:

  • 1 нче урын — 10 очко
  • 2 нче урын — 7 очко
  • 3 нче урын — 5 очко
  • 4 нче урын — 4 очко
  • 5 нче урын — 3 очко
  • 6 нчы урын — 2 очко
  • 7 нче урын — 1 очко