Апшерон ярымутравы

Апшерон ярымутравы (әзери. Abşeron yarımadası) [1] (әзери. Abşeron yarımadası — Азәрбайҗанда урнашкан ярымутрау булып тора. Ярымутрауда илнең башкаласы Бакы — илдәге иң тыгыз һәм иң зур шәһәр, шулай ук Бакы шәһәр агломерациясе белән юлдаш шәһәрләр Сумкает һәм Хырдалан урнашкан.

Апшерон ярымутравы
Сурәт
Дәүләт  Әзербайҗан
Административ-территориаль берәмлек Бакы һәм Пайтакаран[d]
Диңгез, күл яки елга эчендә яки янында урнашуы Каспий диңгезе
Халык саны 4 642 097
Диңгез дәрәҗәсе өстендә биеклек 27 метр
Озынлык 60 km
Мәйдан 2110 км²
Карта
 Апшерон ярымутравы Викиҗыентыкта

Ярымутрау өч районга бүленгән: икесе шәһәр районнары (Сумгаит һәм Бакы) һәм берсе бистә (Апшерон) районнары булып тора.

Ул көнчыгышка Каспий диңгезе ягына 60 км га (37 миль) сузылган. Тулаем һәм максималь киңлеге -30 км (19 миль). Кавказ тавының иң көнчыгыш дәвамы булып торса да, ландшафт бераз калку, бераз дулкын-дулкын уйсулыклардан тора.Ул хәзерге вакытта Апшерон Милли паркы дип игълан ителгән озын комлы дюна, Шаһ Дили белән тәмамлана. Ярымутрауның бу өлеше күпчелек ерыннар белән телгеләнгән һәм бик күп тозлы күлләрдән тора.

Этимологиясе үзгәртү

"Апшерон" атамасы фарсы сүзе аб шураннан (су тозлы) алынган. Шулай ук бу сүздән Апшерон шәһәре атамасы килеп чыккан.

Конрад Мальта-Брун мәгълүматләре буенча, 1810 елда, ярымутрауның альтернатив исеме Okoressa була.

 
Апшерон ярымутравы андагы муниципаль берәмлекләре белән

Апшерон ярымутравы Бакы башкала биләмәләренең бер өлеше ( Бакы шәһәр агломерациясы, Сумкает һәм Хырдалан) булып тора. Шул ук вакытта Апшерон ярымутравы Бакы, Сумкает һәм үзәге Хырдалан булган Абшерон районыннан тора.

Климаты үзгәртү

Апшерон ярымутравына уртача ярымкоры климат хас (Кеппен климатлар классификациясе: БСК): җылы һәм коры җәй, дымлы һәм кайчак салкын кыш, бөтен еллап көчле җил.

Ярымутрау Әзербайҗанның иң коры өлеше булып тора (еллык явым-төшем монда елына якынча 200 мм тәшкил итә). Еллык явым-төшем күләменең күпчелек өлеше җәйдән башка мизгелләргә туры килә. Әмма бу мизгелләрнең берсе дә бик дымлыдан түгел. Апшерон ярымутравы коры дала һәм ярымчүлләрдән тора. Коры климат белән бәйле, урындагы авыл хуҗалыгында сугару таләп таләп ителә.

Икътисады үзгәртү

1870 еллардан алып Апшерон ярымутравында нефть чыгарыла. Ландшафтның күп өлешен тут баскан вышкалар биләп тора. Тирә-юнь мохитнең пычрак булуыннан зыян күрүгә һәм җитди экологик проблемалар булуга карамастан, Апшерон чәчкәләре, бакчачылык, инҗир һәм тут агачлары белән дан тота. Тәүге күренеше аеруча сакланмаса да, Төньяк яр буйларында туристлар өчен истәлекле урыннары булган популяр киң пляжлары бар.

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Азербайджан: Общегеографическая карта / сост. и подгот. к изд. ПКО «Картография» в 2005 г.; гл. ред. Г. В. Поздняк; ред. Г. Ф. Кравченко, Н. Р. Монахова. — 1:750 000, 7,5 км в 1 см. — М., 2005 (М.: ПКО «Картография»). — ISBN 5-85120-235-1

Сылтамалар үзгәртү

  • Апшеронский полуостров // Большая советская энциклопедия : [в 30 т.] / гл. ред. А. М. Прохоров. — 3-е изд. 2-й т. — М. : Советская энциклопедия, 1969—1978.
  • Апшеронский полуостров / Словарь современных географических названий, Издательство «У-Фактория», 2003. — ISBN 5-94799-148-9
  • Апшеронский регион. әлеге чыганактан 2004-11-16 архивланды.
  • Апшерон полуостров

Тышкы сылтамалар үзгәртү