Антон Эйхенвальд

Эйхенвальд Антон Александрович (13 май 1875 ел1952 ел) — композитор, дирижер, фольклорчы. 1933 елдан ССРБ Композиторлар берлеге әгъзасы. Башкорт АССР-ының халык артисты (1945) һәм һәм атказанган сәнгать эшлеклесе (1944).

Антон Эйхенвальд
Туган 13 май 1875(1875-05-13)
Мәскәү, Россия империясе
Үлгән 18 октябрь 1952(1952-10-18) (77 яшь)
Санкт-Петербург, РСФСР, СССР
Ватандашлыгы Россия империясе
 СССР
Һөнәре композитор

Биографиясе үзгәртү

Антон Александрович Эйхенвальд 1875 елның 13 маенда Мәскәүдә туган. Атасы Айхенвальд Александр Федорович[1] Сәнгать академиясе рәссамы, фотограф була, анасы Ида Ивановна Айхенвальд (кыз фамилиясе Папендик) — арфасы, Мәскәү консерваториясе профессоры.

Мәскәүдә Антон Александрович гимназияда, аннан соң Сынлы сәнгать, әвәләү һәм төзелеш сәнгате училищесында укый.

Башлангыч музыка дәресләрен әнисе бирә, аннары Н. С. Кленовскийда (гармония), С. И. Танеевта (контрапункт), Н. А. Римский-Корсаковта (инструментовка) укый.

1892 елдан Мәскәүдә Н. С. Клиновскийның музыка классларында укыта һәм музыкаль фольклор җыю белән шөгыльләнә.

1893 елдан Казан операсында хормейстер булып эшли. Телче-ориенталист Н. Ф. Катанов белән этнографик экспедицияләрдә катнаша.

Киләсе эш урыннары: Сарытауда опера хормейстеры (1894-1895), Түбән Новгородта (1901-1903, 1910), Казанда (1907-1909), Тифлистә (1910), Бакыда (1910, 1911), Сарытауда һәм башка шәһәрләрдә опера труппаларының дирижеры, антрепренер.

1917 елдан Красноярск шәһәренең Халык консерваториясендә һәм театрында эшли. 1922 елдан — Дәүләт музыка фәне институтының гыйльми хезмәткәре (фольклор), 1934-1937 елда — Төркмән гыйльми-тикшеренү институтының гыйльми хезмәткәре (Ашхабад).

1924-1926 елда опера һәм симфоник дирижер буларак — Франциядә, Бельгиядә, 1927-1928 елларда Швейцариядә гастрольдә йөри. Парижда аның «Жар-птица» балет-пантомимасының премьерасы була (1925).

Төрле елларда Казан, Тифлис, Харьков, Одесса, Пермь, Сарытау, Уфа, Куйбышев, Ашхабад һәм башка калаларның музыка училищеларында укыта.

1937 елда А. Эйхенвальд — Казан музыка фольклоры кабинетының мөдире. Башкорт һәм татар музыка иҗаты өлгеләрен җыя. Фонографка 60-тан тан халык җырын язып ала. Ләкин тиздән эштән куыла һәм «фашланган халык дошманы» дип игълан ителә.

1930 еллар башында БАССР Мәгариф халык комиссариаты Антон Александровичны Уфага чакыра. Биредә А. Эйхенвальд Башкорт дәүләт опера театрын ачуда катнаша, «Мәргән» кыйсса-героик операсын (М. Буранголов либреттосы), «Ашказар» драматик операсын яза.

1944 елдан ул — ССРБ Совет композиторлары берлегенең Куйбышев бүлекчәсе җитәкчесе. Куйбышев опера һәм балет театрының дирижеры (1948-1949).

Искәрмәләр үзгәртү

Әдәбият үзгәртү

  • Миловидов Н. С. Композиторы в истории музыкальной культуры Самарского края: учеб. пособие. — Самара: Самар. гос. акад. культуры и искусств, 2014. — С. 24-39. — 278 с. — 500 экз. — ISBN 978-5-88293-323-3
  • Славный юбилей (К 75-летию А. А. Эйхенвальд) // Советская музыка. — 1950. — № 7.

Сылтамалар үзгәртү

  • Эйхенвальд Антон Александрович // Башкирская энциклопедия — Уфа: ГАУН «Башкирская энциклопедия», 2015—2020. — ISBN 978-5-88185-306-8.
  • Ирина Бакке. Музыка в годы войны // Ватандаш : журнал.
  • Российская Еврейская энциклопедия.