Анта́рес (бор. грек. Άντάρης — «Арес (Марс) каршында»; Гакрәп α, Гакрәп альфасы, α Sco) — Гакрәп йолдызлыгының иң якты йолдызы һәм күк йөзенең иң якты йолдызларыннан берсе. Аның күренмә йолдызча зурлыгы +1,09m тәшкил итә һәм ул Җирдән якынча 600 яктылык елы ераклыкта урнашкан.

Антарес Арктур, Кояш һәм Марс орбитасы белән чагыштырганда

Күренүчәнлек үзгәртү

Россиянең көньяк өлкәрендә яхшырак күренә. Иң яхшы күренүчәнлек вакыты — 31 май тирәсендә.

Антарес Әлдәбәран, Спика һәм Регул йолдызлары белән беррәттән эклиптика янындагы дүрт якты йолдызыннан берсе. Эклиптикадан якынча 5° ераклыкта булса, ул вакыт-вакыт Ай һәм сирәк кенә планеталар тарафыннан каплана. Кояш Антарес янында 5° аз гына кимрәк төньяктарак ел саен 2 декабрьдә үтә. Кызгылт-сары Әлдәбәран Зодиакның каршы яктагы ноктасында урнаша. Шуңа күрә аларны бер үк вакытта бергә күзәтелә алмыйлар.

Хасиятләр үзгәртү

Антарес — M спектр сыйныфылы үтә зур йолдыз. Йолдызның радиусы Кояшныкыннан якынча 800 тапкыр зуррак, әмма масса тик 15–18 тапкыр зуррак. Бу аның түбән тызыглыгы күрсәтеп тора.

Иптәш-йолдыз үзгәртү

Антареста 2,9 почмакча секунд ераклыкта күк кайнар иптәш-йолдыз (Антарес B) бар. Аны 5 нче дәрәҗә зурлыктагы йолдыз булуына карамастан Антарес А яктырышы аркасында күрергә булмый. Аны тик берничә секунд дәвамында төп йолдыз Ай тарафыннан каплану вакытында күрергә була. Антарес В йолдызыны 1819 елның 13 апрелендә мондый бер каплану вакытында Вена астрономы Иоганн Тобиас Бюрг ачты. Иярченнең әйләнә вакыты 878 ел тәшкил итә.

Тарих һәм исемнәр үзгәртү

Йолдызның гарәп исеме бар — Кальбелгакрәб (гарәп. قلب العقربқәлб әл-ғәқрәб — «чаянның йөрәге»[1], ингл. Calbalakrab). Бу исем латин теленә Cor Scorpii буларак тәрҗемә ителә.

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Кальб — йөрәк, күңел; гакрәб — чаян, зодиак тамгасы буенча 22 октябрьдан 22 ноябрьгача була торган вакыт (октябрь ае).

Калып:Гакрәп йолдызлары