Анри Филипп Петэн

Анри Филипп Петэн, фр.  Henri Philippe Pétain (1856 елның 24 апреле, Па-де-Кале провинциясе — 1951 елның 23 июле, Йе утравы) — Франция хәрби һәм дәүләт эшлеклесе, маршалы (1918), 1940-1944 елларда коллаборацион Франция байрагы француз хөкүмәте башлыгы (Виши режимы), бер үк вакытта Андорра байрагы Андорра кенәзе.

Анри Филипп Петэн
Франциянең дәүләт башлыгы
Вазыйфада
1940 елның 11 июле – 1944 елның 19 августы
Аңа кадәр Альбер Лебрен (президент)
вазифа булдырылган
Дәвамчысы вазифа бетерелгән
генерал де Голль (хөкүмәт җитәкчесе)
Туган 24 апрель 1856(1856-04-24)
Коши-а-ла-Тур, Икенче француз империясе[d]
Үлгән 23 июль 1951(1951-07-23) (95 яшь)
Франция, Йе утравы
Җефет Анни Петен[d]
Әни Клотильда Легран
Әти Омер Венан Петэн
Белем Сен-Сир[d]
Сугышлар/бәрелешләр Беренче бөтендөнья сугышы, Битва при Вердене[d], Риф сугышы[d] һәм Икенче бөтендөнья сугышы

Өченче рейх илбасарлары белән хезмәттәшлек итәргә (фр. collaboration - хезмәттәшлек итү) чакыра. Нәкъ Петэн "коллаборационизм" (фр. collaboration) сүзен кертә.

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

 
Маршал Петэн. 1926

1856 елның 24 апрелендә Төньяк Франциянең Па-де-Кале провинциясендә туган. Сен-Сир хәрби академиясен (1878) һәм Парижда югары хәрби мәктәп тәмамлаган. «Генерал» хәрби дәрәҗәсендә Беренче бөтендөнья сугышы фронтларында катнаша. 1916 елның февралендә Верден кирмәнен саклау белән җитәкчелек итә. 1917 елның маеннан француз гаскәренең баш сәргаскәре. Сугыш тәмамлангач, «маршал» хәрби дәрәҗәсе ала, күп кенә дәүләт вазифаларын били: Югары хәрби шураның вице-президенты (1920-1931), хәрби министр (1934), генерал Франко Испаниясендә Франция илчесе (1939-1940) һ.б.

Икенче бөтендөнья сугышы үзгәртү

 
Виши Франциясе гербына «Хезмәт» «Гаилә» «Ватан» дип язылган
 
Петэнның шәхси байрагы

1940 елның маенда, Франция җиренә алман гаскәре басып кергәч, илнең премьер-министр урынбасары итеп билгеләнә. Шул вакытта ук Франциянең сугышта җиңелүен таный, июнь аенда премьер-министр итеп билгеләнгәч, Өченче республика (Франция) өчен хурлыклы Компьен солыхын имзалый. 10 июльдә Франция парламенты барлык хакимиятне Франциянең дәүләт башлыгы (фр. Chef d'État Français) маршал Петэн кулына тапшыра, бу Өченче республиканың бетүен белдерә. Аңа алмашка Виши режимы[1] килә.

Коллаборационизм атамасын да беренче булып, маршал Петэн куллана. 1940 елның 30 октябрендә радиодан милләткә мөрәҗәгатендә французларны   Өченче рейх илбасарлары белән хезмәттәшлек итәргә (фр. collaboration - хезмәттәшлек итү) чакыра.

 
Маршал Петэн Адольф Һитлерны сәламли. 1940.

«Милли инкыйлаб» уздыру шигаре астында, Петэн режимы демократик ирекләрне кысу юлына баса, Каршылык күрсәтү хәрәкәте әгъзалары эзәрлекләнә.

Петэн турында сугыш башында таралган «ул — акыллы карт, алманнар белән күз буяу өчен генә хезмәттәшлек итә, чынлыкта Францияне коткару өчен тырыша» дигән ялган миф, алман илбасарлары илне талауны көчәйткән саен, кими бара.

Сугыш ахырында алман илбасарлары Петэн хөкүмәте әгъзаларын Алманиягә алып китә[2]. Бераздан ул Швейцария аркылы азат ителгән Франциягә кайта һәм үзенең язмышын гадел хөкем кулына тапшыра (версия: американнар французларга тотып бирә).

1945 елның августында Петэнга үлем җәзасы чыгарыла. Ләкин төрле елларда Петэн кул астында хезмәт иткән Франциянең Вакытлы хөкүмәте рәисе генерал де Голль үлем җәзасын гомерлек иректән азат итү белән алыштыра. Өлкән яшьтәге авыру тоткынга гуманлык күрсәтеп, аңа соңгы көннәрен төрмә хастаханәсендә түгел, ә гади хастаханәдә үткәрергә рөхсәт ителә.

Чыганаклар үзгәртү

  1. Большая российская энциклопедия. В 30 томах. Том 26 (Пе-По). М.: НИ БРЭ, 2014. ISBN 978-5-85270-363-7
  2. Руссика. Школьная энциклопедия. Новейшая история. XX век. М.: «ОЛМА-ПРЕСС Образование», 2003. ISBN 5-94849-302-4

Сылтамалар үзгәртү

Моны да карагыз үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Виши – Франция дәүләте башлыгы урнашкан курорт шәһәрчеге
  2. Из замка в замок