Илве Анна Мария Линд(швед. Ylva Anna Maria Lindh, 19 июнь 1957 ел11 сентябрь 2003 ел) — Швеция сәясәтчесе. Социал-демократик фиркасе әгъзасе. 1998-2003 елларда Швеция чит ил эшләре министры.

швед. Anna Lindh
Сурәт
Җенес хатын-кыз
Ватандашлык  Швеция
Тугандагы исем швед. Ylva Anna Maria Lindh
Исем Lindh i Uppsala[1] һәм Lindh i Grillby[1]
Туу датасы 19 июнь 1957(1957-06-19)[2][3][4]
Туу урыны Энскеде-Орста[d], Швеция
Үлем датасы 11 сентябрь 2003(2003-09-11)[2][3][4] (46 яшь)
Үлем урыны Karolinska University Hospital[d]
Үлем төре һомицид[d]
Үлем сәбәбе протыкание[d]
Кем үтергән Mijailo Mijailović[d]
Җирләнгән урыны кладбище Катарины[d][5][6]
Кабер сурәте
Ата Стаффан Линд[d]
Ире яки хатыны Бо Хольмберг[d]
Һөнәр төре сәясәтче, дипломат
Башкарган вазыйфа министр охраны окружающей среды Швеции[d], министр иностранных дел Швеции[d], рәис[d], Шевитсә Риксдагы әгъзасы[d][7], Шевитсә Риксдагы әгъзасы[d][8] һәм Шевитсә Риксдагы әгъзасы[d][9]
Әлма-матер Уппсала университеты[10]
Активлык урыны Стокһолм
Сәяси фирка әгъзасы Шевитсә социал-демократик эшчеләр фиркасе[d][10]
Нинди вики-проектка керә Project Svenskt kvinnobiografiskt lexikon[d]
 Анна Линд Викиҗыентыкта

Биографиясе үзгәртү

Илве Анна Мария Линд 1957 елның 19 июнендә Стокгольм шәһәренең Эншеде районында туган. Вьетнам сугышына каршы протестларда һәм Швеция социал-демократик яшьләр лигасы эшендә катнашып, 12 яшендә ук сәяси тормышка чума.

1982 елда Уппсала университетының юридик факультетын бакалавр дәрәҗәсе белән тәмамлый. 1982 елда Швеция парламентына (Риксдаг) депутат итеп сайлана.

1984 елда Швеция социал-демократик партиясенең яшьләр лигасын җитәкли, 1991-1994 елларда Стокгольм кала советы әгъзасы була.

1994 елда премьер-министр Ингвар Карлссон җитәкчелегендәге Швеция хөкүмәтендә тирә-якны саклау буенча министр итеп билгеләнә.

1998 елда Швециянең яңа премьер-министры Ханс Йоран Перссон аны чит ил эшләре министры итеп билгели. Анна Линд Америка Кушма Штатларының Иракта үткәргән сәясәтен тәнкыйтләп чыгыш ясый, шулай ук Израиль премьер-министры Ариэль Шарон һәм Италия премьер-министры Сильвио Берлускони сәясәтләрен тәнкыйтли. Шул ук вакытта Аурупа Берләшмәсенең киңәйүе өчен һәм Швециянең бу оешмага һәм евро валютасы зонасына керүе буенча актив чыгыш ясый[11].

2003 елның 10 сентябрендә Стокгольм үзәгендәге супермаркетта Анна Линдка бер кеше пычак белән берничә тапкыр чәнчеп кача. Министр шәһәрнең Каролина дәваханасына озатыла, монда табиблар берничә сәгать дәвамында аның гөмере өчен көрәшә, әммә 11 сентябрьдә Анна Линд вафат була[12].

Гаиләсе үзгәртү

Ир — Бо Холмберг, уллары — Филип һәм Давид.

Искәрмәләр үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү

  1. 1,0 1,1 Asker B., Norberg A. Enkammarriksdagen 1971-1993/94 ledamöter och valkretsar / på Riksdagens uppdrag utarbetad av Björn Asker och Anders Norberg. — 1996.
  2. 2,0 2,1 FemBio database
  3. 3,0 3,1 Bibliothèque nationale de France data.bnf.fr: اوپن ڈیٹا پلیٹ فارم, платформа відкритих даних, платформа открытых данных, plateforme de données ouvertes, piattaforma di dati aperti, Opendata-Plattform, otevřená data platforma, åben-data-platform, տվյալների բաց շտեմարան, platforma za odprte podatke, plataforma de datos abierta, plataforma de dados aberta, платформа адкрытых даных, платформа на отворените данни, platforma otwartych danych, ашық деректер платформасы, ачык маалыматтарды платформа, açıq məlumat platforması, ochiq ma'lumotlar platforma, açık verilerin platformu, платформа отвореног података, platforma otvorenih podataka, platforma otvorenog podataka, platforma otvorených údajov, πλατφόρμα ανοικτών δεδομένων, platformu atklātā datu, platforma atvira duomenų, platvormi avatud andmete, avoimen datan foorumi, nyílt adatok platformja, პლატფორმა ღია მონაცემები, платформа за отворени податоци, нээлттэй мэдээллийн тавцан, platformă de date deschise, platformo de malferma datumoj, open data platform, плятформа адкрытых зьвестак, Усьтэм даннойёслэн платформазы, асыҡ мәғлүмәт платформаһы, açıq malümat platforması, açıq malümat platforması, ачык малюмат платформасы, öppen dataplattform, платформаи додаҳои боз, ачык кӧргӱзӱлердиҥ платформазы, гом бæрæггæнæнты платформæ — 2011.
  4. 4,0 4,1 Munzinger Personen
  5. http://www.finngraven.se/(S(d5fyhe0fuopj1e5sqe2qu5fv))/DisplayInfo.aspx?id=4361402FinnGraven.se.
  6. Katarina kyrkogård Stockholm - Anna Lindhkulturgravar.se.
  7. Riksdagens protokoll 1982/83:7 — 1982.
  8. Riksdagens snabbprotokoll 1998/99:1 Måndagen den 5 oktober — 1998.
  9. Riksdagens snabbprotokoll 2002/03:1 Måndagen den 30 september — 2002.
  10. 10,0 10,1 Ylva Anna Maria Lindh
  11. Биография Анны Линд. әлеге чыганактан 2012-04-04 архивланды. 2021-04-20 тикшерелгән.
  12. Панкин Б.. Частная смерть Анны Линд. Российская газета.