Анион - тискәре электр коргылы атом яки молекула, анда электроннар саны уңай элементар коргылар саныннан күберәк. Шулай итеп, анион - тискәре коргылы ион.

Анион коргысы дискрет һәм элементар электр коргысы берәмлегенә пропорциональ, мәсәлән, Cl — беркоргылы анион, ә күкерт әчелегенең калдыгы SO42− — икекоргылы анион.

Анионнар күпчелек тозларда, әчелекләрдә, химик нигезләрдә, газларда , мәсәлән, сутуар H+, шулай ук ион бәйләнеше белән кристаллик рәшәткәле кушылмаларда, мәсәлән, аш тозы кристаллында, ион сыеклыкларында, органик булмаган матдәләр эремәләрендә бар.

Электр кырында тискәре коргылы анионнар уңай коргылы электродка - анодка хәрәкәт итә.

Әчелек калдыгы үзгәртү

Органик булмаган катлаулы кушылмада анион әчелек калдыгы дип атала. Шул әчелекләрдә һәм тозларда (Na2SO4, HNO3); ул икенче урында катионнан соң күрсәтелә.

Башка анионнардан аермалы буларак әчелек калдыгы өчен туры килүче әчелек бар: мәсәлән, SO42– — күкерт әчелеге калдыгы, Cl — тоз әчелеге калдыгы.

Күп әчелекләр тик эремәләрдә бар, мәсәлән күмер әчелеге, ләкин аның тозлары - карбонатлар билгеле.

Ләкин кайбер әчелекләр эремәләрдә булмый хәттә, туры килүче анионнар, мәсәлән фосфид-ион (P3–), әчелек калдыгы дип атап булмый.

Органик булмаган әчелекләр һәм аларның әчелек калдыклары үзгәртү

Әчелек Әчелек атамасы Әчелек калдыгы Тоз атамасы
H3BO3 Ортобор әчелеге BO33- ортоборат
H2CO3 Күмер әчелеге CO32- карбонат
H2SiO3 Метакремний әчелеге SiO32- метасиликат
H4SiO4 Ортокремний әчелеге SiO44- ортосиликат
HN3 Азотсутуар әчелеге N3- азид
HNO2 Азот әчелеге NO2- нитрит
HNO3 Азот әчелеге NO3- нитрат
HPO3 Метафосфор әчелеге PO3- метафосфат
H3PO4 Ортофосфор әчелеге PO43- ортофосфат
H3PO2 Фосфорноватик әчелек PO23- гипофосфит
H3PO3 Фосфористик әчелек PO33- фосфит
HAsO3 Метамышьяк әчелеге AsO3- метаарсенат
H3AsO4 Мышьяк әчелеге AsO43- ортоарсенат
H2S Күкертсутуар әчелеге S2- сульфид
H2SO3 Күкертчек әчелеге SO32- сульфит
H2SO4 Күкерт әчелеге SO42- сульфат
H2Se селенсутуар әчелеге Se2- селенид
H2SeO3 Селеник әчелек SeO32- селенит
H2SeO4 Селен әчелеге SeO42- селенат
H2Te теллурсутуар әчелеге Te2- теллурид
H2TeO3 Теллуристик әчелек TeO32- теллурит
HF Плавик әчелек F- фторид
HCl Тоз әчелеге Cl- хлорид
HClO Хлорноватик әчелек ClO- гипохлорит
HClO2 Хлористик әчелек ClO2- хлорит
HClO3 Хлорноватик әчелек ClO3- хлорат
HClO4 Хлор әчелеге ClO4- перхлорат
HBr Бромсутуар әчелеге Br- бромид
HBrO Бромноватик әчелек BrO- гипобромит
HBrO2 Бромистик әчелек BrO2- бромит
HBrO3 Бромноватик әчелек BrO3- бромат
HBrO4 Бром әчелеге BrO4- пербромат
HI Иодсутуар әчелеге I- иодид
HIO Иодноватик әчелек IO- гипоиодит
HIO2 Иодик әчелек IO2- иодит
HIO3 Иодноватик әчелек IO3- иодат
HIO4 Иод әчелеге IO4- периодат

Әдәбият үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү