Анемия — (грекча an- — кире алкушымча һәм haima — кан), азканлылык, кан күләме берәмлегендә гемоглобин һәм (яки) эритроцитларның кимүе.

Анемия
Сурәт
Саклык белгечлеге канбелем
Дәвалануда кулланыла торган дару epoetin alfa[d][1][2], oxymetholone[d][1], аскорбат натрия[d][1], Нандролона деканоат[d][1], iron sucrose[d][2], леналидомид[d][2], ferric carboxymaltose[d][2], methoxy polyethylene glycol-epoetin beta[d][2], sodium ferric gluconate complex[d][2], eltrombopag[d][2], Деферазирокс[d][2], Ferumoxides[d][2], oxymetholone[d][3] һәм Нандролона деканоат[d][4]
Генетик бәйләнеш Глюкозо-6-фосфатдегидрогеназа[d][5]
Схематик иллюстрациясе
ICD-9-CM 285.9[6][7] һәм 285.8[7]
NCI Thesaurus идентификаторы C2869[6] һәм C2869[7]
 Анемия Викиҗыентыкта

Азканлылык (анемия) авыруы организмда эритроцитлар саны азаю яки алар гомумән кимү сәбәпле, канда гемоглобин күрсәткеченең түбән төшүе , белән характерлана. Азканлылыкны патологик халәтнең бер симптомы дип карау дөресрәк. Русиядә һәр 100 мең кешенең 157 сендә азканлылык симптомы очрый.

Анемия сүзе грек телендә «кан булмау» дигәнне аңлатса, асылда бу халәт «азканлылык» дип йөртелә. Азканлылык һәм канда су микъдары артуны (гидремия) аера белергә кирәк. Гидремия очрагында да канда эритроцитлар һәм гемоглобин нисбәте кими, тик бу хәл организмда кан күләме кимүдән түгел, бөерләр авырганда, йөрәк шешенүләре вакытында канның сыеклануы нәтиҗәсендә барлыкка килә.

Азканлылыкны канның гомуми микъдары кимү (олигемия) белән дә бу­ тарга ярамый, чөнки бу очракта организмда әйләнештә булган кан күләме бик көчле кан агу хисабына кими. Организмда канның гомуми күләме нормада (нормоволемия), артып киткән күләмдә (гиперволемия), кимегән (гиповлемия) булуына карап, азканлылыкны берничә төргә аерып карыйлар.

Күбесенчә, азканлылыкны кан составында кызыл кан күләме үзгәрү белән характерлыйлар. Кайвакыт эритроцитларның сыйфаты һәм гемоглобин мо­ лекуласының төзелеше үзгәрү канның транспорт функциясен үтәү сәләтенә, тукымаларның сулыш алу халәтенә һәм организмда бара торган башка патологик үзгәрешләргә йогынты ясавын да әйтеп үтәргә кирәк. Мәсәлән, кайбер нәселдән килгән гемолитик азканлылык вакытында тумыштан түбән сыйфатлы эритроцитлар үзләренең гемолизга бик тиз бирешүләре белән эчке органнарда гемосидероз (геморрагик-пигментлы дерматоз) халәте, үт куыгында пигментлы ташлар барлыкка китерергә мөмкин.

Азканлылык ниндидер авыруның икенчел синдромы булырга мөмкин, әйтик, травмадан соң кан агу, В12 авитаминозы, организмга тимер җитмәү, эритроцитларның ферментлы системасында тумыштан җиткелексезлек, гемоглобинның аномаль ферментлары барлыкка килү, бавыр циррозы булганда барлыкка килүче гиперспления синдромы (гиперспленизм) һәм башкалар очрагында.

Кабул ителгән традиция буенча, бу авыруларның килеп чыгу сәбәпләре, патогенезлары төрле булуга карамастан, төп синдромнары буенча аларны азканлылык дип атыйлар. Азканлылык организм эшендә көчле чагыла.

Авыру билгеле бер дәрәҗәгә җиткәч, органнарда һәм тукымаларда кислородка ачлык — гипоксия барлыкка килә һәм дистрофия (азыкны үзләштерү процессы бозылудан бик нык ябыгу) башлана.

Әгәр канда гемоглобин ике тапкыр кимесә, дистрофиянең башлангыч билгеләре йөрәктә сизелә башлый, тагын да түбәнәйсә, организмда кире кайтарып булмастай үзгәрешләр барлыкка килергә мөмкин. Гипоксия булганлыктан, организмда матдәләр алмашы процессының окисьләшеп бетмәгән продуктлары җыела — беренче чиратта сөт кислотасы. Канның селтеле резервы кими, авыр очракларда ацидоз (канда һәм тукымаларда кислота күбәю) халәте күзәтелә. Бу—тукымаларның трофикасын (тукыма яисә әгъзаларның функциясен һәм структурасын саклауны тәэмин итүче күзәнәк туклануы процесслары җыелмасы) тагын да ныграк начарайта.

Авыр очракларда, тиз үсеш алган азканлылык тукымаларда матдәләр алмашының шактый бозылуы белән характерлана, хәтта кайвакыт мондый үзгәрешләр үлемгә китерергә мөмкин.

Азканлылыкның нинди төре булса да, организм авыру халәтен үзе компенсацияләргә тырыша: а) кан әйләнешенең интенсивлыгы арта — йөрәктә кан йөреше һәм аның минутлы күләме күтәрелә, нәтиҗәдә та­ хикардия барлыкка килә һәм кан йөрешенең тизлеге арта; б) организмда канның бүленеше үзгәрә — ул «депо»дан (бавыр, талак, мускуллардан) мобилизацияләнә, шунлыктан перифирик тукымаларны кан белән тәэмин итү кими, ә тормыш өчен мөһим булган органнарга кан килеше арта; < в) тукымалар тарафыннан кислород утильләштерү көчәя, тукымалар ч сулышында анаэроб процессларның роле арта. ; Соңгы елларда, симптомнарына бәйле рәвештә, азканлылык 31 төрле була дип исәплиләр. Кайберләрен түбәндә карап китербез.

Кан ясалу бозылышы нәтиҗәсендә барлыкка калгән азканлылык тимер җитешмәгән очракта күзәтелә. Эритропоэз (организмда эритроцитлар ясалу процессы) өчен кирәк тимер җитешмәү халәте агулану сәбәпле сөяк миенең зарарлануы нәтиҗәсендә, нурланыш тәэсирендә һәм башка төрле ачыкланмаган сәбәпләрдән, шулай ук кызыл сөяк миенең башка төрле I тукыма белән алышынуы — аларның миеломалары үсеп зураю, шешләрнең | күп метастазлары таралу һәм башка сәбәпләр нәтиҗәсендә барлыкка килә. | Бу төр азканлылыкның гомуми билгеләре—тын бетү, лайлалы тышчаның < һәм тиренең төсе агару, хәлсезлек, йөрәкнең еш тибүе, гәүдәнең массасы кимүе. Геморрагик синдром — күзнең челтәр катлавына һ.б. урыннарга кан саву, борыннан, башка әгъзалардан кан китү күзәтелү.

Гемолиз (эритроцитлар таркалып, гемоглобинның эремәгә чыгуы) булу сәбәпле, канның чиктән тыш күп таркалуы. Эритроцитларның таркалуы күзәнәк эчендә яки күзәнәктән тыш факторлар тәэсирендә булырга мөмкин. Гомуми билгеләре — тән калтырау, бизгәк тоту. Билдә һәм эчтә авырту барлыкка килү, тәнгә сары төшү, талакның шактый зураюы (спленомегалия), хәтта шок булырга мөмкин.

Аутоиммун гемолитик азканлылык—яшәү барышында эритроцитларның агглютиногеннарына антитәнчекләр ясалу нәтиҗәсендә барлыкка килгән гемолиз. Ул температура кискен күтәрелүдән башланып китә. Сары төшә, бавыр һәм талак зурая. Гомуми билгеләре — хәлсезлек, тире өслегенең 3 агаруы. Физик йөкләнеш булганда, тын бетә, баш әйләнә, йөрәк тибүе ешая.

Тимер җитешмәү азканлылыгы кан ресурсы кимегәндә (хроник рәвештә кан югалтканда), организмга тимер җитәрлек дәрәҗәдә кермәгәндә (10- 30 % кешеләрдә) күзәтелә. Симптомнары: хәлсезлек, апатия, тын бетү, түбән кан басымы, баш авырту. Күп кан югалтканда баш әйләнә. Кайбер кешеләрнең акбурга, күмергә, теш пастасына һәвәслеге булырга мөмкин. Бу төр азканлылык ашказаны һәм уникеилле эчәк җәрәхәте, шеш, геморрой, глистлы инвазия—кешенең хайван һәм үсемлек паразитларын ияртүе, яшь кызларда аналыктан кан киткәндә һәм башка очракларда булырга мөмкин.

Пернициоз (яман авырулы) һәм В12 витамины җитмәүдән (тәүлегенә 1-5 мкг кирәк) булган азканлылык. Пернициоз азканлылык — ашказаны стенасы күзәнәкләренә антитәнчекләр ясый торган аутоиммун авыру. Ул тумыштан булырга яки яшәү барышында барлыкка килергә мөмкин. 60 яшьтән өлкән кешеләрдә ешрак күзәтелә.

Ураксыман күзәнәкле азканлылык — нәселдән килүче авыру, гемоглобинның төзелеше яисә синтезы бозылу аркасында барлыкка килә һәм I уртача чагылышлы, авырту кризлары кабатланып торучы, инфекцияләргә тиз бирешүче гемолитик азканлылык булып характерлана. Йөклелек вакытында күзәтелә торган азканлылык. Йөклелекнең икенче г яртысында эритоцитларның күбәюе, ә соңгы триместрда яралгының үсүе I нәтиҗәсендә тимергә ихтыяҗ арта. Йөклелек чорында шулай ук фолий I кислотасына ихтыяҗ зурая, ә аның җитмәве—азканлылыкның бер сәбәбе.

Хатын-кыз авырлы булганда, азканлылылык еш күзәтелә. Йөкле хатын­ нарның канында гемоглобин 100-110 г/л дан түбән булса, тимер препа­ ратлары билгеләнә һәм өч атна узгач, канны кабат тикшерәләр.

Югарыда әйтелгәнчә, анемия диагноз түгел, симптом гына булып исәпләнә. Аның нидән булганлыгын белү өчен, тикшереп, төп авыруга диагноз кую һәм менә шул авыруны дәвалау шарт.

Классификацияләрнең үзенчәлеге үзгәртү

Постгеморрагик (кан югалтудан барлыкка килә), тимер дефицитлы (организмда тимер җитмәгәндә), фолий кислотасы (B12 витамины җитмәгәндә), нәселдән килгән гемолитик (эритроцитларда генетик бозылу булганда) һәм тормышта барлыкка килгән  (эритроцитларның бетүенә булышлык итүче кайбер дару препаратлары һәм химик матдәләр тәэсире булганда) һ.б. анемиягә аералар. Кискен һәм хроник формаларда үтә.

Патогенез үзгәртү

Төп симптомнары: тиз аручанлык, тын кысылу, физик көчәнеш вакытында йөрәкнең еш тибүе, тире катламының агарынуы, баш әйләнү, күз алды чынбарлыкны, күрү сәләтенең кимүе. Диагностика өчен клиник һәм лаб. тикшерү мәгълүматларын кулланалар.

ТИМЕР РАЦИОНЫ үзгәртү

Бөтендөнья Сәламәтлек Саклау оешмасының мәгълүматларына караганда, тимер җитешмәү анемиясе — бүген дөньяда иң күп таралган авыру­ ларның берсе. Аның белән 2 миллиардтан артык кеше интегә. Авыруның билгеләре һәм аны диета белән дәвалау методы турында шушы мәкаләдә сүз алып барырбыз.

Кеше организмында тимер кандагы кислородны йөртүдә катнаша. Бу — аның төп функциясе. Составында тимер булган ферментлар калкансыман биз гормоннары синтезында катнашалар. Организмда бу элементның җитешмәве азканлылыкка, икенче төрле әйткәндә, тимер җитешмәү анемиясенә китерергә мөмкин.

Кан составында гемоглобинның (канның кызыл тәнчекләренә төс бирүче Һәм кислород кушылырга сәләтле матдә) кимүен китереп чыгаручы сәбәпләр — моңарчы кичергән төрле авырулар, тимерне начар үзләштерү үзенчәлегенә ия төрле халәтләр, мәсәлән: дөрес тукланмау, инфекцияле хроник авырулар, ялкынсынулы процесслар, кайчандыр кичерелгән : сары авыруы, операция ясаганнан соң кан югалтулар. Тимер җитешмәү : анемиясенең тагын бер сәбәбе — ашказаны-эчәклек трактының төрле авырулары аркасында барлыкка килгән, хроник рәвеш алган, тик үзен сиздермәгән эчке кан агу очраклары: эчке җәрәхәтләр, ашказанының лайлалы тышчасы ялкынсынуы, үңәч дивертикулы, үңәч һәм туры эчәк веналарының варикоз киңәюе, хроник геморройлар. Шулай ук авыру куркынычы янаган кешеләр группасына йөкле хатын-кызлар, күрем килү цикллары бозылган, эндометриоз белән авырган хатын-кызлар, яшүсмерләр (җенси өлгереш : вакытында тимернең артык сарыф ителүе билгеле), вегетарианнар (үсемлек ризыкларындагы тимерне организм авыррак үзләштерә), авыр физик хезмәт башкаручы ир-атлар, олы яшьтәге кешеләр, сирәк очракта кан донорлары керә. Организмга тимер җитешмәве тумыштан да булырга мөмкин. , Салкынга бик сизгер булу, даими рәвештә кул-аякларның туңып йөрүе, бик еш салкын тию анемиянең бик характерлы симптомы булып тора. Тимер җитешмәүне тире дә күрсәтергә мөмкин. Бу авызның лайлалы тышчасында, тырнакларда, күз кабагы конъюнктиваларында (күзнең тоташтыргыч тукыма катлавы) бигрәк тә ачык күренә. Шулай ук тиренең корылыгы, авыз читләренең бик еш бозылуы, каты һәм сыек ризыкларны кыенлык белән йоту да авыру барлыгын раслый.

Баш авыртулары борчыса, хәлегез тиз бетсә, йөрәгегез кызу тибеп, һава ; җитми башласа, бигрәк тә бу күренеш физик эш башкарганнан соң көчәеп китсә, бу симптомнар сезне уйландырырга тиеш. Ашаганда ризык тәме үзгәрү, сулаганда ис аермау, акбур, балчык, агач, кәгазь, боз, коры ярмалар 3 ашыйсы килү һәм бензин, буяулар, тәмәке көлен иснисе килү канда тимер микъдары кимү билгесе булып торалар. Әгәр дә үзегездә шундый халәт ; килеп чыгуын сизсәгез, табибтан каныгызны тикшертү өчен лабораториягә ; юллама бирүен сорагыз.

Табиблар әйтүенчә, кан составында тимер җитешмәүне дәвалау һәм бу авыруның профилактикасын уздыруны дарулардан башка да, әйтик, дәвалаучы диета кулланып та башкарырга була.

Кеше организмы дөрес эшләсен өчен, тәүлек дәвамында ашаган ризыкларда 15-30 мг тимер булырга тиеш. Бу бик мөһим элемент сыер бавырында, телендә, йорт куяны, күркә итләрендә, карабодай, солы ярмаларында, кара- 3 җимештә, шәфталуда, гранатта, мәрсин балыклары уылдыкларында күп ; була. Ашау рационына алмалар, томалап пешерелгән кишер һәм кәбестә, сусыз пешерелгән бәрәңге, кызыл чөгендер, әстерхан чикләвеге, йөзем, яшел салатлар, тавык бавыры, скумбрия, горбуша балыклары кертү файдалы. Диета белән дәвалануда йомырка агы, майсыз эремчекләр мөһим урын алып тора. Аларның аксымы организмга тимерне үзләштерергә булыша. С 1 витамины да шундый ук үзенчәлеккә ия. Шуңа күрә итле ашамлыкларны ашаганда, яңа гына ясалган әфлисун, томат соклары эчәргә һәм баллы 1 борыч, суган, кыяр, яшел үләннәр ашарга кирәк. Ә менә рационда терлек 1 майларын киметергә кирәк, чөнки алар организмга күп керсәләр, кан I ясалуны акрынайталар. Составында тимер булган ашамлыкларны кальцийга бай ризыклардан аерым ашарга тырышыгыз һәм кофе, чәй кебек 1 эчемлекләрне күп эчүдән тыелыгыз. Алар тимер үзләштерүне тоткарлыйлар. 1 Канда гемоглобин дәрәҗәсен мондый рецептлар белән яхшыртып була. 1 стакан әстерхан чикләвегенә 1 стакан дымлы карабодай ярмасы кушып, 3 төяргә кирәк. Шуңа 1 стакан бал салып болгатырга. Бу катнашманы көнгә 1 тапкыр 1 аш кашыгы ашарга. 1 әр стакан караҗимеш, күрәгә, әстерхан чикләвеге, йөземне ваклап- изсп, бал өстәргә, иттарткыч аркылы кабыгы белән чыгарылган 1-2 ли­ мон болгатырга. Бу тәмле һәм файдалы «дару»ны көнгә 1-3 аш кашыгы күләмендә ашарга кирәк.

Күздә күренеше үзгәртү

Анемияләр — канда әйләнеп йөрүче эритроцитларның саны яки эритроцитта гемоглобин күләме кимүе белән сыйфатланган чирләр төркеме. Бу сәбәпләрнең катнашы мөмкин. Анемиядә челтәркатлау үзгәрешләре гадәттә куркыныч түгел һәм ачыклауда сирәк файдалы була.

1.    Ретинопатия

•     Челтәркатлау веналарының боргалануы анемия авырлыгы белән бәйле, әмма аерым да барлыкка килә ала, бу аеруча зур в-талассемия белән авыруларга хас (рәс. 16.72а).

•     Нокталар кебек кан савулар. Таплар һәм «ялкын телләре» кебек кан савулар, Рот таплары һәм мамыксыман чыганаклар гипопластик анемия белән бергә тромбоцитопения белән авыруларда ешрак очрый (рәс. 16.72б). Анемиянең булу дәвамлыгы һәм төре бу үзгәрешләр барлыкка килү ешлыгына тәэсир итми.

2.   Үзәк скотомалар белән оптик нейропатия яман анемия белән авыруларда очрый. В12  витамин препаратлары белән дәвалау булмаганда күрү нервы атрофиясе үсеш алырга мөмкин. Яман анемия шулай ук деменция, периферия нейропатиясенә һәм арткы вә кырый арканнар зарарлану белән арка миенең аскискен катнаш дегенерациясенә китерә ала.

Дәвалау үзгәртү

Дәвалау медикаментоз (составында тимер, микроэлементлар булган дару препаратлары), хирургик (җелек күзәнәкләрен күчереп утырту), диетотерапия, кан препаратларын җибәрү. Мөмкин өзлегүләр: кан агу, йөрәк-кан тамырлары җитешмәүчәнлеге һ.б.

Искәртү үзгәртү

Анемия барлыкка килүенә булышлык иткән сәбәпләрне бетерү. Башкортстанда 2005 е. 100 мең кешегә А. б‑н гомуми авыручанлык 2979,3 тәшкил итә, тәүләп ачыкланган — 1172,6; шуңа ярашлы 2007 ел — 3418,1 һәм 1381,6; 2009 ел — 3238,1 һәм 1137,1. Анемияне диагностикалау, дәвалау һәм искәртү буенча фәнни тикшеренүләр Медицина университетында алып барыла (Ә.Б.Бәкеров, В. И. Никуличева, Г. Ш. Сафуанова һ.б.). "Иммунопрепарат" препаратында анемиянең төрле формаларын дәвалау өчен церулоплазмин дару препаратын алу технологиясе эшләнә һәм җитештерүгә иңдерелә (А.Г.Исрафилов, С.Ә.Янекәева).

Искәрмәләр үзгәртү

Әдәбият үзгәртү

  • Никуличева В. И., Сафуанова Г. Ш. Железница анемия — современные аспекты. Уфа, 2003.
  • Шулутко Б. И. Внутренняя медицина. Руководство для врачей в 2 томах. Спб.: "Левша. Санкт-Петербург", 1999
  • Шулутко Б. И., Макаренко С. В. Стандарты диагностики и лечения внутренних болезней. 3-е изд. СПб.: "Эби-СПБ", 2005

Сылтамалар үзгәртү

(рус.)

Чыганаклар үзгәртү

  • Джек Кански. Клиник офтальмология. Системалаштырылган караш. / редакторлар: Еричева В.П.. — 2009. — Б. 944. — ISBN 83-7609-034-8.