Андре Хөссәен, туганда исеме Аминулла Хусейнов, шулай ук Аминоллаһ Хоссейн (Фарсы телендә: امین‌الله حسین; Рус телендә: Аминулла Гусейнов буларак мәгълүм) Фарсы яки Азәрбайҗан килеп чыгышлы Франция композиторы һәм тар музыка коралында соло башкаручы булган.[4] Хөссәен эшләрен халыкара концертларда тәкъдим итә алган беренче Фарсы композиторы булган.[5]

фр. André Hossein
Җенес ир-ат[1][2]
Ватандашлык  Франция
Туу датасы 2 февраль 1905(1905-02-02)[2]
Туу урыны Сәмәрканд, Төркистан генерал-губернаторлыгы[d], Россия империясе[3]
Үлем датасы 9 август 1983(1983-08-09)[2] (78 яшь)
Үлем урыны Париж
Балалар Робер Оссейн[d]
Һөнәр төре композитор, кинокөйязар, Каршылык сугышчысы
Активлык чорнының башы 1927
Тавыш яздыру лейблы Philips Records[d], Fontana Records[d] һәм EMI[d]

Тормышы һәм белем алуы үзгәртү

Аның угылы, Роберт Хөссәен, Андрэ Россиядә, Мәскәүдә һәм соңрак Германиядә 1934 елдан 1937 елга кадәр Штуттгартта музыка академиясенә һәм Берлин консерваториясенә йөреп укыган дип язган. Аның борынгы Фарсы иле белән соклануы аны Зәрдөштлек динен кабул итүгә китергән. Аның яңа табылган дине аның "Фарсы Миниатюрасы", "Мин Илемне яратам" һәм "Персеполис Симфониясе" эшләренә гаять зур йогынты ясаган.[6][7] Ул Сорокадан (Бессарабия) Октябрь Инкыйлабыннан соң әти-әнисе белән Парижга күчкән Яһүд комедия актрисасы Анна Минковчига өйләнгән.[8] [9][10] Шуннан соң Андре Хөссәен Франциядә яшәгән. Ул шулай ук шәхсән Париж Консерваториясендә Поль Антуан Видальдән өйрәнгән.

Эшләре үзгәртү

1935 елда Хөссәен Яктылыкка Таба дип аталган беренче балетын язган. Ул шулай ук кайбер этюдларны кертеп пианино өчен күпсанлы музыкаль композицияләр язган. Аминолланың Ватаны Фарсы иленә/Иранга мәхәббәте күп эшләрендә ачык күренә, аеруча 1947 елда тәмамланган Персеполис Симфониясендә (шулай ук Онытылган Империя Ташы буларак мәглүм). Аминолла Хөссәен шулай ук 1951 елда Гомәр Хәйям буенча симфония инша иткән.
Аның тарафыннан инша ителгән башка эшләргә өч пианино концерты Фарсы Миниатюрасы, Шаһерезада (Шаһрзад) һәм Арья Симфониясе керә. Ул шулай ук Парижда туган актёр һәм режиссёр улы Роберт Хөссәен режиссёры булган фильмнарын кертеп фильм берничә фильм музыкасын инша иткән.
Хөссәеннең төрле эшләре 1970-енче еллар ахырында Тәһранда Мәдәният һәм Сәнгать Министрлыгы тәэминаты белән дирижёры Жан-Клод Хартеманн булган Париж Дәүләт Опера Оркестры, дирижёры Пьер Дерво булган Монте-Карло Дәүләт Опера Оркестры һәм дирижёры Али Раһбари булган Нюрнберг Симфония Оркестры тарафыннан "Фарсы иленнән Симфоник Поэмалар" тупланмасында башкарылган һәм LP дискларында язылган булган.

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Record #27261382 // VIAF[Dublin, Ohio]: OCLC, 2003.
  2. 2,0 2,1 2,2 Bibliothèque nationale de France data.bnf.fr: اوپن ڈیٹا پلیٹ فارم, платформа відкритих даних, платформа открытых данных, plateforme de données ouvertes, piattaforma di dati aperti, Opendata-Plattform, otevřená data platforma, åben-data-platform, տվյալների բաց շտեմարան, platforma za odprte podatke, plataforma de datos abierta, plataforma de dados aberta, платформа адкрытых даных, платформа на отворените данни, platforma otwartych danych, ашық деректер платформасы, ачык маалыматтарды платформа, açıq məlumat platforması, ochiq ma'lumotlar platforma, açık verilerin platformu, платформа отвореног података, platforma otvorenih podataka, platforma otvorenog podataka, platforma otvorených údajov, πλατφόρμα ανοικτών δεδομένων, platformu atklātā datu, platforma atvira duomenų, platvormi avatud andmete, avoimen datan foorumi, nyílt adatok platformja, პლატფორმა ღია მონაცემები, платформа за отворени податоци, нээлттэй мэдээллийн тавцан, platformă de date deschise, platformo de malferma datumoj, open data platform, плятформа адкрытых зьвестак, Усьтэм даннойёслэн платформазы, асыҡ мәғлүмәт платформаһы, açıq malümat platforması, açıq malümat platforması, ачык малюмат платформасы, öppen dataplattform, платформаи додаҳои боз, ачык кӧргӱзӱлердиҥ платформазы, гом бæрæггæнæнты платформæ — 2011.
  3. Carnegie Hall linked open data — 2017.
  4. Калып:In lang Life and works of Aminollah Hossein 2006 елның 15 декабрь көнендә архивланган.
  5. http://www.payvand.com/news/06/apr/1017.html 2021 елның 6 декабрь көнендә архивланган.
  6. Hollywood and its influence on Iranian society and Film Industry
  7. French-Iranian director Robert Hossein to revive Epic Tale of Ben Hur in 2006 2022 елның 11 февраль көнендә архивланган.
  8. According to the program Le Plus Grand Cabaret du Monde, presented by Patrick Sébastien on 22 September 2007
  9. Калып:In lang A Pessimist Full of Optimism: An interview with Robert Hossein. Pyotr Rozvarin. Vremya novostei, #47. 19 March 2002. Retrieved 22 December 2007
  10. Information on Anna Minevski's brother — resistance fighter Lova Minevski 2011 елның 13 июль көнендә архивланган.

Тышкы сылтамалар үзгәртү