Андрес Мануэль Лопес Обрадор

Андрес Мануэль Лопес Обрадор (исп. Andrés Manuel López Obrador, 1953 елның 13 ноябре, Мексика, Табаско штаты, Макуспана) — Мексика сәясәтчесе, сул Милли яңарыш хәрәкәте (MORENA) лидеры, 2006, 2012, 2018 елларда узган президент сайлауларда президентлыкка кандидат, 2018 елның 1 июлендә узган Мексика гомуми (президент) сайлауларында илнең яңа президенты итеп сайланган. Вазифага 2018 елның 1 декабрендә керешә. Мексиканың Демократик инкыйлаб фиркасе, соңрак Милли яңарыш хәрәкәте әгъзасы.

исп. Andrés Manuel López Obrador
Сурәт
Имза
Җенес ир-ат
Ватандашлык  Мексика
Тугандагы исем исп. Andrés Manuel López Obrador
Испан исемендәге икенче фамилия Obrador[d]
Тәхәллүс AMLO
Кыскача исем AMLO
Туу датасы 13 ноябрь 1953(1953-11-13)[1][2][3] (70 яшь)
Туу урыны Тепетитан[d], Макуспана[d], Табаско, Мексика
Ире яки хатыны Беатрис Гутьеррес Мюллер[d][4]
Балалар Andrés Manuel López Beltrán[d], Gonzalo Alfonso López Beltrán[d], Jesús Ernesto López Gutiérrez[d] һәм José Ramón López Beltrán[d]
Туган тел испан теле
Язма әсәрләр теле испан теле
Һөнәр төре сәясәтче, язучы, сәясәт белгече
Башкарган вазыйфа Мехико шәһәр хөкүмәте җитәкчесе[d], President of the Democratic Revolution Party[d], President of National Regeneration Movement[d] һәм Мексика президенты[d]
Әлма-матер Мексика милли автономияле университеты[d]
Шәкертләр Rocío Beltrán Medina[d][5]
Сәяси фирка әгъзасы Милли яңарыш хәрәкәте[d]
Намзәт булган сайлаулар 2018 Mexican presidential election[d] һәм 2012 Mexican presidential election[d]
Күз төсе коңгырт-кара[d]
Чәч төсе ак чәч[d]
Сәламәтлек торышы COVID-19[6][7]
Бүләкләр
Биеклек / буй 1,73 метр
Рәсми веб-сайт lopezobrador.org.mx(исп.), youtube.com/c/lopezobrador һәм presidente.gob.mx
Нинди вики-проектка керә WikiProject Politicians[d], Проект:Мексика[d] һәм WikiProject Socialism[d]
Социаль медиаларда күзәтүчеләре 9 580 434 һәм 4 150 000 ± 9999[8]
 Андрес Мануэль Лопес Обрадор Викиҗыентыкта

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

1953 елның 13 ноябрендә Мексиканың Табаско штаты Макуспана шәһәрендә туган. «Политология һәм гаммәви идарә» белгечлеге буенча Мексиканың милли мохтари университетын тәмамлаган. Сәяси эшчәнлеген Мексиканың озак еллар хакимият фиркасе булган Институцион-инкыйлаби фиркасендә башлый. 1988 елдан Мексиканың демократик инкыйлаб фиркасендә (19961999 елларда фирка җитәкчесе). 2000 елда Мексиканың башкала (Мехико) федераль округы хөкүмәте җитәкчесе (мэр) итеп сайлана. 2006, 2012 елларда узган президент сайлауларында икенче урынны ала. 2012 елда Мексиканың демократик инкыйлаб фиркасеннән чыга, Милли яңарыш хәрәкәтен (фирка) җитәкли.

Президент сайлаулары үзгәртү

2018 елның 1 июлендә узган Мексика гомуми (президент) сайлауларында «Бергә тарихны ясаячакбыз» (исп. Juntos haremos historia) исемле оппозиция берлегеннән (блок) президентлыкка кандидат була. Сайлаучыларның 53, 27 % тавышын җыеп, илнең яңа президенты итеп сайлана.

«Бергә тарихны ясаячакбыз» берлегенә MORENA хәрәкәтеннән тыш, тагын ике фирка — Мексиканың социалистик Хезмәт фиркасе һәм христиан-консерватив Социаль бердәмлек фиркасе керә.

Сайлау алды кампаниясен «“Мафия хакимияте”н һәм коррупцияне авызлыклыйм» шигаре астында үткәрә.

Сылтамалар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү