Андрей Лихачев, Андрей Федор улы Лихачев, рус. Лихачев Андрей Федорович (1832 елның 4 июле, Казан губернасы, Спас өязе, Пәләнкә1890 елның 11 августы, шунда ук) — тарихчы, нумизмат, археолог, коллекционер, төбәкне өйрәнүче. Император Рус археология җәмгыяте әгъзасы (1865-1890). Казан шәһәр музее (ТР милли музее) 1894 елда аның 40 мең саклау берәмлегеннән торучы шәхси тупланмасы нигезендә оештырыла.

Андрей Лихачев
Туган телдә исем Андрей Федор улы Лихачев
Туган 4 июль 1832(1832-07-04)
Казан губернасы, Спас өязе, Пәләнкә
Үлгән 11 август 1890(1890-08-11) (58 яшь)
Казан губернасы, Спас өязе, Березовка
Милләт поляк-рус
Ватандашлыгы Русия империясе Русия империясе
Әлма-матер Казан (Идел буе) федераль университеты
Һөнәре археолог, нумизмат
Җефет Р.И. Трофимова (1860-1929)
Балалар биш баласы
Ата-ана
  • Ф.С. Лихачев (1796-1835) (әти)
  • Г.И. Панаева (1790-1864) (әни)

 Андрей Лихачев Викиҗыентыкта

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

 
«Кунак йорты» бинасы. 1820 еллар.
 
ТР милли музее

1832 елның 16 (4) июлендә Казан губернасы Спас өязе (хәзерге Спас районы) Пәләнкә авылында атасының нәсел утарында туган. XVIII гасырның икенче яртысында Казан губернасында урнашкан Лихачевлар нәселенең кече тармагы вәкиле. Әтисе — Федор Семен улы Лихачев (1796-1835), Казан җир биләүчесе һәм коллекционеры, бик иртә, улына 4 яшь булганда вафат була. Әнисе, Глафира Иван кызы Панаева, шагыйрьләр И.И. һәм В.А. Панаевларның туганы, үз вакыты өчен киң белемле һәм акыллы хатын була. Яшь килеш иреннән тол калып, 6 баланы үстерү һәм иреннән калган зур гына утар белән, опекун буларак, идарә итү кебек катлаулы вазифаларны намус белән башкарып чыга. Андрей Лихачевка балачагында әнисенең шифалы йогынтысы зур була. Әтисенең борынгы нәфис әйберләр җыюга һәвәслеге һәм аннан калган шәхси тупланмалар (аеруча кораллар) киләчәктә Андрей Лихачевка археологик музей булдыруга юл ача. Кечкенәдән шулай ук рәсем ясауга оста була, бу һөнәрен олыгайгач та ташламый. Үсмер вакытта шигырьләр язу белән дә мавыга: моның өчен күп кенә рус шагыйрьләренең иҗатын өйрәнә, француз һәм алман шагыйрьләрен тәрҗемә итә. Сынлы сәнгать һәм шигъриятнең кайсын сайларга дип уйлана.

1848 елда Казан император университетына, физика-математика факультетының табигать фәннәре разрядына укырга керә (1852 елда тәмамлый). Үзе сайлаган белгечлекне яратып өйрәнә. Геология, физика, химия фәннәреннән лекцияләрне җентекләп язып бара. Әлеге лекцияләр язылган дәфтәрләрен үзлегеннән ясаган рәсемнәре һәм җентекләп эшләгән сызымнары белән баета. Бөҗәкләр (бигрәк тә тараканнар) җыю белән дә мавыгып китә. Бу мәсьәләдә зоология профессоры белән ярыша. Бигрәк тә кечкенә бөҗәкләрне, ябыштырган җилеме күренмәслек итеп, кәгазьгә урнаштыру кебек вак эшләрне ярата.

Коллекция туплаучы үзгәртү

Беренче чор үзгәртү

Археология белән кайчан кызыксына башлавы төгәл генә билгеле түгел. Кызыксынуга нигез булып әтисеннән калган борынгы нәфис әйберләр тупланмасы торганы мәгълүм. Тора-бара туганнарыннан һәм таныш-белешләрдән борынгы бронза яки фарфордан эшләнгән нәфис эшләнмәләр сатып ала башлый. Әлеге яңа шөгыле белән тиз арада мавыгып китә. Нәсел утары булган, җәйләрен шунда уздыра торган Пәләнкә авылының географик урнашуы да булачак археолог өчен бик уңайлы була: 25 чакрымда гына Бөек Болгар башкаласы булган Болгар авылы урнашкан. Нәкъ шунда А.Ф. Лихачев археология һәм нумизматика белән ныклап (фәнни нигездә) шөгыльләнә башлый. Авыл тормышын өнәмәүче һәм сәламәтлеге дә какшау булган Андрей кышларны Казандагы йортларында уздыра. Иске-москы сатучы татарлар белән танышып, аларны үзенә төрле борынгы эшләнмәләр китереп торучыларга әйләндерә. Шулай итеп, Казан татарлары арасында яңа сәнәгать төренә — антиквар әйберләр белән сату итүгә нигез сала. Коллекциясе зурая, борынгы эшләнмәләр белән мавыгуы тора-бара аларны фәнни нигездә өйрәнүгә әйләнә.

Икенче чор үзгәртү

1862 елда бертуган Лихачевлар милек бүләләр. Андрей өлешенә Казандагы йорт (Яңа-Комиссариат урамы, хәзерге Мөштәри урамы, 11/43) һәм Пәләнкә утары янындагы Березовка авылындагы утар тия. Шулай итеп, аның кулында сизелерлек капитал туплана һәм аны коллекциясен баету өчен кызганмыйча тота башлый.

Өч мәртәбә чит илгә барып кайта: Алмания, Франция һәм, күбрәк, Италиягә. Шәхси коллекциясендәге әһәмияткә ия картиналар, бронза һәм фарфордан эшләнгән статуялар, тимер акчалар шул сәяхәтләре вакытында сатып алынган.

Император рус археология җәмгыятенә кабул ителә: әгъза-хезмәткәр (1865 елның 11 октябреннән 1878 елның 14 гыйнварына кадәр), хакыйкый әгъза (1878 елның 14 гыйнварыннан 1890 елның 10 августына кадәр). 1878 елда Казанда Археология, тарих һәм этнография җәмгыяте дә оештыра. Фәнни әдәбиятта хезмәтләре (рефератлар, мәкаләләр) күренә башлый. Бигрәк тә Болгарның һәм Биләрнең борынгы табылдыкларын җентекләп өйрәнә. Археология күзлегеннән Казан тирәләрен дә өйрәнә. Аның коллекциясендә шулай ук грек-рим тарихына һәм һинд-фарсы көнчыгышына караган эшләнмәләр дә күп була (сасанидлар савыт-сабасы, акчалар, медальләр һ.б.)

Казан халкы арасында «үзен кызыксындырган борынгы әйберләр өчен акчасын кызганмаучы коллекционер» дигән даны чыга. Шәһәр иске-москы сатучы татарлары һәм өязләрдән ишетеп килүчеләр үзләре актарып я казып тапкан һәр борынгы нәрсәне аңа китереп тора. Коллекцияләр туплаучы көндәшләре булмый диярлек. Борынгы шәһәрнең җир асты әле табылдыкларга бик бай була. Тупланмасы көнләп түгел, сәгатьләп үсә, шул ук вакытта фәнни өйрәнүләре-белемнәре дә арта бара. Борынгы эшләнмәләргә багышланган фәнни әдәбиятны да үзенең китапханәсе өчен сатып ала. Лейпциг шәһәре китап сәүдәгәре Һиерсманн, Рига сәүдәгәре Киммель, Петербург сәүдәгәре Мелье Казанның юмарт сатып алучысын һәртөрле каталоглар белән тәэмин итеп тора.

Әлеге һичшиксез тыгыз вакытында гарәп һәм татар телләрен өйрәнүгә вакыт таба, Худяков һәм аның утарында бер җәй үткәргән Шишкин кебек рәссамнардан сынлы сәнгать буенча дәресләр дә ала.

1870 елларга А.Ф. Лихачевның коллекционер һәм археолог буларак даны Россия буйлап тарала. Ул күп кенә рус һәм чит ил археологлары белән хат аша элемтә тота, кайберләре (П.И. Лерх, В.Г. Тизенгаузен һ.б.) махсус аның тупланмасын карау өчен Казанга килеп китә.

Өченче, соңгы чор үзгәртү

1876 елның 22 октябрендә, 45 яшендә, Раиса Иван кызы Трофимовага өйләнә. Гаилә тоту, балалар тәрбияләү аны яраткан шөгыленнән аера төшә. Шуңа күрә, өченче чорда гыйльми-тупланма җыю эшчәнлеге бераз сүлпәнәя. Шулай да хатыны аңа әлеге эшендә зур ярдәмче булып чыга. Зур күләмле тупланманы тәртиптә тоту һәм чистартып тору эшен Р.И. Трофимова башкара. Шулай ук китергән борынгы эшләнмәләре өчен зур акчалар сораучы татарлар белән араны да хатыны җайлый торган була.

1885 елда Лихачевларның 5 баласының өчесе дифтерит белән авыргач, барлык фатирны дезинфекцияләү кирәк була. Тупланма, Р.И. Трофимова күзәтчелегендә, тулысынча флигельгә күчерелеп тора һәм, дезинфекцияләү тәмамлангач, яңадан фатирга кире кайтарылып, тәртибе белән урнаштырыла. Авырган ике кызы вафат була, гаилә фаҗигасен нечкә күңелле әти А.Ф. Лихачев бик авыр кичерә, авырлык белән, үзенең яраткан шөгыленә кайта ала. Хәзер җирле (рус булмаган) халыкның — мордва, чирмеш, чуаш, бигрәк тә татарларның киеме, көнкүреш һәм бизәнү әйберләрен өйрәнеп, этнографик тупланма төзүгә керешә. Электән булган кытай һәм япон эшләнмәләре янына җирле материал туплана. А.Ф. Лихачев, гадәте буенча, иртәнге бишләргә кадәр, өстәл артыннан кузгалмыйча, китергән әйберләрне өйрәнә, тасвирламалар яки фәнни мәкаләләр яза, көндезге икеләргә кадәр йоклый торган була.

Соңгы еллары үзгәртү

Аз хәрәкәтләнү, кыш көне салкын тиюдән куркып, саф һавада булмау болай да сәламәтлеге какшау булган А.Ф. Лихачевның үлемен якынайта. Соңгы елларында сәерлекләре арта төшә: дүрт дивар арасында эшләүгә күчә, элекке фәнни элемтәләрен өзә, кешеләр кабул итми башлый. 1889 елның ноябрендә апоплексик удар кичерә, уң ягы бөтенләй хәрәкәтләнми башлый. Декабрьдә хәле бераз яхшыра: өй буенча таяк белән йөри ала, ләкин кул-аягы авыр хәрәкәтләнә. Акылы аек кала, яңа фәнни хезмәтләрнең планнары туа тора, ләкин уң кулы тыңламагач, яза алмый. Ул вакытта сирәк очрый торган язу машинкасы сатып алырга да уйлый.

Апрельдә бөерләре ялкынсына. Июльдә хәле бераз яхшыргач, табиблар авылга китәргә тәкъдим итә. Кул астында эшләргә китапханәсе һәм тупланмасы булмау сәбәпле авылны яратмаучы А.Ф. Лихачев бу юлы авылга бик теләп китә. Утарда җәяү йөри. Ләкин 8 августта икенче удар була, галим аңын җуя, 11 августта көндезге икедә вафат була. 15 августта Пәләнкә чиркәве ихатасында, әтисе кабере янында җирләнә.

Хәтер үзгәртү

А.Ф. Лихачевның коллекциясе турында беренче мәртәбә С.М. Шпилевскийның «Древние города и другие Булгарско-татарские памятники в Казанской губернии» китабында (К., 1877) телгә алына (267-297 битләрдә).

Бертуган абыйсы отставкадагы вице-адмирал Иван Лихачев А.Ф. Лихачевның вафатыннан соң, аның бай тупланмасын (Бөек Болгар археологиясе буенча бердәнбер) сатып ала һәм Казан шәһәренә музей өчен (ТР милли музее) бүләк итә.

1995 елда Казанда яшәгән йорты (Мөштәри урамы, 11/43) диварына истәлек тактаташ урнаштырыла.

Басылган хезмәтләре үзгәртү

Чыганаклар үзгәртү

  1. Большая российская энциклопедия. В 35 томах. Том 17 (Ла-Ло). М.: НИ БРЭ, 2011. ISBN 978-5-85270-350-7
  2. Татарский энциклопедический словарь. Казань: Институт татарской энциклопедии АН РТ, 1999. ISBN 0-9530650-3-0

Әдәбият үзгәртү

  1. Г.Р. Назипова. Казанский городской музей. Очерки истории 1895-1917 годов. К.: «Kazan-Казань», 2000. ISBN 5-85903-019-3

Сылтамалар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү