Андрей Александрович Губер (1900 елның 20 декабре, Кытау-Ивановск, Уфа өязе, Уфа губернасы, Россия империясе1970 елның 9 июне, Мәскәү, ССРБ) — совет сәнгать белгече, А. С. Пушкин исемендәге Дәүләт сынлы сәнгать музееның баш саклаучысы[1]. РСФСРның атказанган сәнгать эшлеклесе (1962).

Андрей Губер
Туган 20 декабрь 1900(1900-12-20)
Кытау-Ивановск, Уфа өязе, Уфа губернасы, Россия империясе
Үлгән 9 июнь 1970(1970-06-09) (69 яшь)
Мәскәү, СССР
Күмү урыны Новодевичье зираты[d]
Ватандашлыгы  Россия империясе
 РСФСР[d]
 СССР
Әлма-матер Мәскәү университетының тарих-филология факультеты[d]
Һөнәре сәнгать белгече, сәнгать теоретигы
Эш бирүче Дәүләт сынлы сәнгать фәннәре академиясе[d], Мәскәү фәлсәфә, әдәбият һәм тарих институты[d], Отделение Истории и теории искусства исторического факультета МГУ[d] һәм Пушкин ис. дәүләт тасвирый сәнгать музее[d]
Гыйльми дәрәҗә: сәнгать белеме нәмзәте[d]

Тормыш юлы үзгәртү

Андрей Губер 1900 елның 20 декабрендә Кытау-Ивановский Урал заводында (хәзер Кытау-Ивановск шәһәре) урман корылышы буенча агроном гаиләсендә туа. 1901 елда гаилә Мәскәүгә күчеп килә.

1910—1918 елларда Ростовцевның Мәскәү ирләр гимназиясендә укый, аны тәмамлагач Мәскәү университетының тарих-филология факультетына укырга керә. 1919 елда Кызыл Армия сафларына алына, хәрби хәрәкәтләрдә катнаша. 1921 елда Мәскәүгә кайта һәм 1922 елда университетны тәмамлый.

1923—1930 елларда Дәүләт сәнгать фәннәре академиясендә терминология комиссиясе гыйльми секретаре булып эшли. 1926—1939 елларда «Гранат» энциклопедик сүзлек редакциясе әгъзасы була. 1938 елда Андрей Александрович Мәскәү фәлсәфә, әдәбият һәм сәнгать институтында укыта башлый. 1939—1948 елларда «Совет энциклопедиясе» дәүләт институтының әдәбият, сәнгать һәм тел бүлеге өлкән фәнни мөхәррире, аннары — мөдире булып эшли. 1942—1959 елларда МДУда укыта.

1944 елда А. А. Губер «Дж. Ломаццо сәнгать теориясе» темасына кандидатлык диссертациясен яклый һәм А. С. Пушкин исемендәге Дәүләт сынлы сәнгать музеена өлкән фәнни хезмәткәр булып эшкә керә. 1945—1970 елларда музейның баш саклаучысы була.

1965 елда Губер Халыкара музейлар советының Совет комитетының хакыйкый әгъзасы була. Чит илләргә бик күп фәнни сәяхәтләр ясаган.

1970 елның 9 июнендә Мәскәүдә вафат була, Новодевичье зиратының колумбариенда җирләнә[2].

Кайбер хезмәтләр авторы, 6 томлы «Гомуми сәнгать тарихы» (Мәскәү, 1960) авторларының һәм редакторларының берсе була.

Төп хезмәтләр үзгәртү

  • Джамбаттиста Вико. Основания новой науки об общей природе наций. Л., 1940.
  • Леонардо да Винчи 1452—1519. М., 1952.
  • Итальянская народная комедия. М., 1954.
  • Микельанджело. М., "Искусство", 1953.
  • Галерея Уффици. Флоренция. М., 1968.

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Хранители Музея
  2. Губер Андрей Александрович. әлеге чыганактан 2016-09-07 архивланды. 2016-09-03 тикшерелгән.

Сылтамалар үзгәртү