Андалис Хәлимов   (26 октябрь 1941 ел) — инженер‑механик. Техник фәннәр докторы (1997), профессор (2000). Башкортстан Республикасының атказанган фән эшлеклесе (2017), Россия Федерациясенең мактаулы югары һөнәри белем бирү хезмәткәре (2001)[1].

Андалис Хәлимов
Туган 26 октябрь 1941(1941-10-26) (82 яшь)
Чакмагыш районы, БАССР, РСФСР, СССР яки Яңа Балак, Рәҗәп авыл шурасы[d], Чакмагыш районы, БАССР, РСФСР, СССР
Ватандашлыгы  Россия
Башкортстан
Әлма-матер Уфа дәүләт нефть-техника университеты
Һөнәре инженер-механик, университет профессоры
Гыйльми дәрәҗә: техник фәннәр докторы[d] һәм профессор

Биографиясе үзгәртү

Хәлимов Андалис Гариф улы 1941 елның 26 октябрендә Башкорт АССРның, хәзерге Башкортстан Республикасының Чакмагыш районы Яңа Балак авылында туган. 1969 елда Уфа нефть институтын тәмалый һәм шул ук елда Уфа нефть институтының Салават филиалында хезмәт юлын башлый. «Металллар технологиясе» кафедрасында башта ассистент, аннары өлкән укытучы, доцент булып эшли. 1985 елдан «Технология нефтяного аппаратостроения» кафедрасы доценты, профессоры. Бер үк вакытта 1999 елдан алып Уфаның «Технология, экспертиза һәм ышанычлылык» фәнни‑техник үзәгендә генераль директор[1][2].

Башка металлар аз катыштырылган, утка чыдамлы һәм тутыкмаучы корычларны эретеп ябыштыру технологик процесслары, аппаратларның һәм үткәргеч торбаларның хәләтен һәм хәвефсез эксплуатацияләү ресурсын эксперт бәяләү буенча белгеч. Хәлимов Андалис Гариф улының фәнни эшчәнлеге нефть һәм газ химиясе комплексын, газ бүлү һәм газ белән тәэмин итү системаларын эшләү, ремонтлау, диагностикалау технологияләрен камилләштерү һәм сәнәгать хәвефсезлеген тәэмин итү белән бәйле.[2].

220‑дән артык фәнни хезмәт, шул исәптән 4 монография һәм 1 уйлап табу авторы[1].

Фәнни басмалары[1] үзгәртү

    • Технологическое обеспечение безопасности нефтегазохимического оборудования. Уфа, 2005 (автордаш);
    • Работоспособность сварного оборудования из жаропрочных хромистых сталей. СПб., 2008 (автордаш);
    • Техническая диагностика и оценка ресурса нефтегазохимического оборудования. СПб., 2012(автордаш).

Мактаулы исемнәре һәм бүләкләре[1] үзгәртү

— Башкортстан Республикасының атказанган фән эшлеклесе (2017)

— Россия Федерациясенең мактаулы югары һөнәри белем бирү хезмәткәре (2001)

Искәрмәләр үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү

  • Хәлимов Андалис Гариф улы // Башкорт энциклопедиясе — Уфа: «Башкорт энциклопедиясе» гыйльми-нәшрият комплексы, 2015-2020. — ISBN 978-5-88185-143-9.
  • Халимов Андаль Гарифович 2022 елның 28 гыйнвар көнендә архивланган.