Англиядә Һинд дине

Англиядә Һинд дине илдә сан буенча өченче дин булып тора, 2011 ел халык санын алу буенча 806 000 тарафдары булган. Бу Англия халкының 1,5%-ын тәшкил итә, элеккеге унъеллыкка караганда 1,1%-тан үсеш. Һинд дине тарафдарлары күбесенчә Лондон һәм Лестер шәһәрләрендә, анда алар халыкның зур нисбәтен тәшкил итәләр. (Һинд кайнашу нокталары буларак мәгълүм Һинду Анклавлары). Англиядә берникадәр Һинду гыйбадәтханәләре бар, Нисден Гыйбадәтханәсен кертеп, ул Европада иң зур Һинд дине гыйбадәтханәсе.[1] Соңгы вакытта Англиянең төньягында иң зур Һинду Мандиры,[2] Көнбатыш Йоркширда, Брәдфордта Брәдфорд Лакшми Нараян Һинду Гыйбадәтханәсе ачылган.[3].

Англиядә Һинд дине
Дәүләт  Бөекбритания
Административ-территориаль берәмлек Англия
 Англиядә Һинд дине Викиҗыентыкта
Тарихи Һинд дине халкы
Ел Сан
2001 546 982
2011 806 199
Ел Процент Артыш
2001 1.1% -
2011 1.5% +0.40%

Тарихы үзгәртү

Һинд дине Англиядә 19-ынчы гасыр башыннан бирле булган. Вакыты белән Һиндстанның патша штатларыннан Һинд дине галимнәре, фәлсәфәчеләре, реформаторлары һәм шулай ук зиярәт кылучылары килгән. Раджа Рам Мохан Рой (Һиндстанда 1772 елда туган) Һиндстанда Һинду реформа хәрәкәтенең нигезләүчесе булган. Ул Англиядә 1829 елда Христиан дусларына зиярәт кылу өчен барган. Аның шулай ук Патша Вильям IV белән аудиенциясе булган. Рой шуннан соң дүрт ел узгач Стэплтон, Бристольда үлгән.

Бөек Шәрыкъ белгече һәм реформатор Рамакришна Гопал Бхандаркар Лондонга 1874 елда барган. 1879 елда Ауробиндо малай чагында ике бертуганы белән Англиягә барган, Манчестерда, Лондонда (Изге Пол Мәктәбе) һәм Кембриҗда яшәгән, анда ул 1893 елга кадәр торган. Свами Вивекананда Англиягә 1895 һәм 1896 елларда барган, һәм 1893 елда Чикагода Дөнья Диннәр Парламентына мөрәҗәгать ясаган.[4] Англиядә Вивеканданың Һинду фәлсәфәсе һәм бигрәк тә Веданта турында вәгазе Мисс Маргарет Элизабет Ноублга зур йогынты ясаган, соңрак ул Ниведита туташ буларак мәгълүм булган.[5]

Англиядә иң элек Һинду тарафдарлары гадәттә студентлар булган, кайвакыт бик сәләтлеләр. Рабиндранат Тагор (соңрак Нобель Лауреаты) Англиягә 1878-енче елда барган, Һиндстанга 1880-енче кайткан. Илле елдан соң Тагор Оксфорда булган.[6] ул Кешеләрнең Диннәре буенча Һибберт Лекцияләрен (1930) сөйләгән.[7] Даһи математик һәм ортодокс Һинду Рамануджан биш ел диярлек (1914–19) Кембриҗ Университетында үткәргән. Сарвепалли Радхакришнан Оксфорд Университетында 1939 елдан 1952 елга кадәр Көнчыгыш Диннәр һәм Әхлагы Профессоры булган. Һинд дине Виктория чорында Теософик Җәмгыять булуга күрә һәм Индология фәне барлыкка килгәнгә күрә киң игътибарга лаек булган. 1878 елда Макс Мюллер Һиндстан диннәре буенча Оксфордта инаугураль Һибберт Лекцияләрен укыган.

1929 елда Доктор Һари Прасад Шастри (1882-1956),[8] ул Һиндстанда Адхьятма Йоганың бик укымышлы укытучысы (Ачарья)сы булган, Токио Империя Университетында һәм Васеда Университетында күп ел укытып, соңыннан Кытайда Фәлсәфә Профессоры булып Англиягә килгән.[9] Тревор Леггетт, Инглиз Дзюдо укытучысы, Шастри белән 1936 елда очрашкан. Аңа Һари Шастриның йога сабаклары күп йогынты ясаган.

1935 елда Парамаханса Йогананда АКШ-ыннан кайтышлый Англиягә зиярәт кылган. Лондонда ул Кэкстон Залында зур җәмәгатькә вәгазь сөйләгән, аны Сэр Фрәнсис Яңһазбэнд тәкъдим иткән. Ул Англиягә янә 1936 елда зиярәт кылган һәм күбрәк җыелышларга мөрәҗәгать иткән, бигрәк тә Дөнья Диннәр Дуслыгының Британия Милли Шурасы оештырган Уайтфилд Конгрегацион Чиркәвендә уздырылганы. Лондонда Шәриктәшлек Үз-Реализация Үзәге Йогананда китүеннән соң формалашкан булган. Үзенең Йоги Автобиографиясендә Йогананда "Инглиз тырышлыгының рухи мөнәсәбәтләрдә сокландыргыч чагылышы бар" дип язган.[10]

Һиндуларның Англиягә өч дулгын миграциясе булган. Беренче дулкын 1947 елда Һиндстан бәйсезлегенә кадәр булган. Икенче Бөтендөнья Сугышына кадәр Англиягә Һиндуларның миграциясе аз санлы һәм вакытлыча булган. Сугыштан соң эрада икътисади шартлар күп Һиндлеләрне, Һинд дине тарафдарларын да кертеп яхшырак мөмкинчелекләр өчен китәргә мәҗбүр иткән. Һиндлеләргә, Милләтләр Дуслыгы гражданнарына буларак Берләшкән Корольлеккә керү визасы кирәк булмавы фактор булып тора. 1960-ынчы еллар башында Милли Сәламәтлек Хезмәтен саклап калу өчен консерватор Сәламәтлек Саклау Министры Енох Пауэлл күпсанлы табибларны рекрутлаган, шул исәптән Һинд суб-кыйтгасыннан Һиндуларны да кертеп.

Миграциянең икенче дулкыны 1970-енче елларда Иди Аминның Угандадан Гуҗаратиларны һәм башка Азиялеләрне кугач (алар Британия гражданнары булган). Башта, Һинду Иммиграциясе Пәнҗабиларга һәм Гуҗаратиларга чикләнгән булган. Соңрак Англиядә Һинд суб-континентының башка урыннарыннан һәм Гайяна, Тринидад һәм Тобаго, Маврикий һәм Фиджидан Һинду җәмәгатьләре булган. Миграциянең соңгы дулкыны 1990-ынчы елларда башланган, Англиядә ике тип халык яши башлаган - Шри Ланкадан Тамиллар һәм Һиндстаннан табиблар һәм программа тәэминаты инженерлары.

Диаспора үзгәртү

2011 Англия Халык санын алу буенча анда 806 199 Һинд дине тарафдары яшәгән.[11] Һиндуларның төп ике шәһәре - Лондон һәм Лестер.[12] Лондонда, Һинд дине Брент Лондон Бистәсендә һәм Лондон Һарроу Бистәсендә булган, монда Һинд дине тарафдарлары халыкның биштән берен тәшкил итә, һәм кечерәк дәрәҗәдә, Саутолл, Һаунслоу, Илфорд, Көнчыгыш Һэм, Кройдон, Һендон һәм Уэмблида. Лондоннан гайре, Лестерда зур сан Һиндулар тупланып яшиләр, күбесенчә Көнчыгыш Африкадан, шул ук вакытта 40 000 шәһәрдә яшиләр.[13]

Төбәк һәм локаль оешмалар үзгәртү

Асаба хөкүмәт белән эшләү өчен күп төбәк зонтик Һинду оешмалары оештырылган булган. Боларга Брент Һинду Шурасы, Һарроу Һинду Шурасы, Бирмингем Һинду Шурасы һәм Төньякның Һинду Шурасы керә.

Локальрәк дәрәҗәдә, Һиндуларның җәмәгатькә яки лингвистик идентиклыкка нигезләнгән күп оешмалары бар. Алар гадәттә билгеле Һинду деноминациясе яки суб-җәмәгате ихтыяҗларына хезмәт итә. Мондый оешмаларның мисалларына Арья Самадж, Төньяк Лондонның Браминнар Җәмгыяте, Шри Кутч Лева Пател Җәмгыяте, Бөек Праджапати Ассоциациясе, Халыкара Пәнҗаби Җәмгыяте, Көньяк Һиндстан Җәмгыяте, Лондон Махараштра Мандалы һәм күп башкалар керә. Алар гадәттә үзләренең яки арендаланган биналарда эшлиләр һәм зур фестивальләр һәм чаралар оештыралар, шулай ук аларның җәмгыятьләренә хезмәт күрсәтәләр, шуларга дини лекцияләр, кавыштырулар, өйләнүләр һәм башкалар керә.

Белем бирү, сәламәтлек саклау, киңәш бирү, адвокатлык һәм башка өлкәләрдә төрле җәмәгатьләргә төрле хезмәт күрсәтә торган берникадәр сан Һинду оешмалары бар. Боларга Һинду язмалары буенча сабаклар бирә торган Чинмайя Миссиясе, Оксфорд Һинд динен Өйрәнү Үзәге, ИСККОН, Шәһәр Һиндулар Челтәре һәм Халыкара Сваминараян Сатсанг Оешмасы керә.

Гыйбадәтханәләр үзгәртү

 
Европада иң зур Һинд дине гыйбадәтханәсе, Нисден, Лондонда Сваминараян Гыйбадәтханәсе

Англиядә якынча 150 Һинд дине гыйбадәтханәсе бар, алар Һинду җәмәгатенә киң диапазон хезмәтләр күрсәтәләр. Зуррак һәм мәшһүррәк гыйбадәтханәләргә Нисден Сваминараян Гыйбадәтханәсе, Ватфорд янында Летчмор Хитта (Халыкара Кришна Аңы Җәмгыятенең) Гыйбадәтханәсе - Бхактиведанта Мэйнор, Бирмингемда Венкатешвара Гыйбадәтханәсе, Лестерда Санатан Мандиры, Саутоллда Вишва Һинду Мандиры, Мэйнор Паркында Муруган Гыйбадәтханәсе һәм Престонда Гуҗарат Һинду Җәмгыятенең Кришна Гыйбадәтханәсе. Лондонның төрле төбәкләрендә 6 Шри Сваминараян Мандиры бар, аларны Нидсен Гыйбадәтханәсе белән бутамаска кирәк.

Гыйбадәтханәләр камиллек үзәкләре, анда җәмәгать регуляр рәвештә табыну, өйрәнү һәм әңгәмә кору өчен җыела. Бхативеданта Мэйнорда 80 000 тамашачы җыя торган Кришна Джанмаштами кебек зур фестивальләргә өстәп яки Нисденда 50 000 кешене җәлеп итүче Дивали фестиваленә өстәп күп гыйбадәтханәләрдә Һинду өйләнүләр, Һинду самскара, тел сабаклары, өстәмә белем бирү, компьютер дәресләре, Йога, консультацияләр һәм башка хезмәтләрне күрсәтәләр.

2008 елда, Оксфордширда 2500 Һинд дине тарафдарына хезмәт итә торган гыйбадәтханәне төзү өчен акча җыю кампаниясе башланды.[14]

Һинд дине энциклопедиясе үзгәртү

The Һинд дине энциклопедиясе 2014 елның октябренда Британия Премьер Министры Дэвид Кэмерон тарафыннан Вестминстер янында Патшабикә Елизавета II Киңәшмә Үзәгендә Дивалида ачылган булган.

Һинду мәктәпләр үзгәртү

Англиядә беренче дәүләт тарафыннан финансланган Һинду мәктәбе 2005 елда хупланган булган,[15] Шулай ук Эджверда Кришна Аванти Башлангыч Мәктәбе төзелеше башланган, бу Төньяк-Көнбатыш Лондон.[16] In total there are 6 Hindu schools in England.

Шулай ук карагыз үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

Тышкы сылтамалар үзгәртү

  1. Hindu London, BBC, 6 June 2005. URL accessed on 5 June 2006.
  2. largest mandir in the North to open in Bradford
  3. details of opening ceremony
  4. Romain Rolland (1997), The life of Vivekananda and the Universal Gospel (translated from the original French by E.F. Malcolm-Smith), page 86, fifteenth impression published by Advaita Ashrama, Calcutta (first published in 1931).
  5. Pravrajika Atmaprana (1992), Sister Nivedita of Ramakrishna-Vivekananda, page 5, published by Sister Nivedita Girls' School, 5 Nivedita Lane, Calcutta 3 (first published in 1961).
  6. Sen K. M. (1961), Hinduism, The World's Oldest Faith, page 109, Penguin Books, London, England
  7. Tagore, Rabindranath (1963), The Religion of Man, Unwin Books, London England (first published in 1931)
  8. http://www.worldwisdom.com/public/authors/Hari-Prasad-Shastri.aspx
  9. http://www.shantisadan.org/
  10. Paramahansa Yogananda (1986), Autobiography of a Yogi (sixth impression), pages 360, 465, published by Jaico Books, Bombay (first Indian edition in English was puiblished in 1963).
  11. 2011 Census: Religion, local authorities in England and Wales: Table KS209EW
  12. Minority religions mainly in London. National Statistics. Accessed 5 Jun 2006.
  13. [1] BBC News 28 September 2003
  14. Hindu worshippers in first prayer BBC News, 15 September 2008
  15. First UK Hindu school in London BBC News, 12 October 2005
  16. Hindu state school beginning work BBC News, 6 June 2008