Анатолий Юнысов, Анатолий Госман улы Юнысов (бүләкләү кәгазьләрендә Анатолий Усманович Юнусов, 1934 ел, ССРБ, Казакъ ССР, Караганды өлкәсе, Октябрь районы, Майкодык — 1997 ел, Казакъстан) — йөк ташучы авыр автопоезд йөртүчеләр бригадиры, ССРБ дәүләт премиясе лауреаты (1985), Социалистик Хезмәт Каһарманының Алтын йолдызы Социалистик Хезмәт Каһарманы (1986), 11нче чакырылыш ССРБ Югары шурасы депутаты (19841989).

Анатолий Юнысов
Туган телдә исем Анатолий Госман улы Юнысов
Туган 1934(1934)
ССРБ, Казакъ ССР, Караганды өлкәсе, Октябрь районы, Майкодык
Үлгән 1997(1997)
Казакъстан
Милләт татар
Ватандашлыгы ССРБ ССРБ
Казакъстан Казакъстан
Һөнәре йөк машинасы йөртүче
Бүләк һәм премияләре Социалистик Хезмәт Каһарманының Алтын йолдызы медале - 1986ССРБ дәүләт премиясе - 1985
Ленин ордены

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

1934 елда Казакъ ССР Караганды өлкәсе Октябрь районы Майкодык бистәсендә (хәзерге Караганды шәһәренең бер микрорайоны[1]) татар гаиләсендә туган.

1951 елда «Карагандашахтуправление» 2нче трестының төзелеш идарәсендә электр белән эретүче булып эшли башлый. 1956 елдан шул ук идарәдә машина йөртүче. 1974 елдан Акмола автотранспорт хуҗалыгында бригадир.

А. Юнысов Казакъстанда беренчеләрдән булып, үзбушаткыч ЗИЛ(рус.) машинасыннан һәм үз кулы белән җыйган ике үзбушаткыч прицебыннан торучы беренче автопоезд ясый. Әлеге автопоезд белән ул 60 тоннадан артык бөртек ташый башлый[2].

Бүләкләре, мактаулы исемнәре үзгәртү

Әдәбият үзгәртү

  1. З. А. Махмутов. История татар Кокшетау и Акмолинской области. К.: Институт истории имени Ш. Марджани АН РТ, 2019, 154нче бит. ISBN 978-5-6042082-7-4

Сылтамалар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Майкудук - один из районов Караганды(рус.)
  2. Саяпова З. А. «Тан» – время рассвета. Астана, 2014. – С. 41.