Анатолий Михайлович Линин (19011938) — язучы, рус әдәбияты тарихы белгече, Ростов педагогия институты доценты. Язучылар союзы әгъзасы.

Анатолий Линин
Туган телдә исем Анатолий Михайлович Линин
Туган 1901
Үлгән 1938
Ворошиловск[1]
Ватандашлыгы Русия империясе Русия империясе
ССРБ ССРБ
Әлма-матер Бакы дәүләт университеты
Һөнәре тарихчы, язучы
Эш бирүче Ростов дәүләт педагогика университеты[d]

Тормыш юлы үзгәртү

Анатолий Линин укытучы гаиләсендә туа. Азәрбайҗан дәүләт университетының (Баку) тарих-филология факультетын уңышлы тәмамлый. 1928 елда Дондагы Ростовка доцент булып килә. Сигез ел буена Ростов педагогия институтында рус әдәбияты кафедрасы белән җитәкчелек итә, бик зур гыйльми тикшеренүләр алып бара.

Иҗаты үзгәртү

Анатолий Михайлович Лининның баштагы эшләре А. Н. Островский һәм Леонид Андреевларның иҗатына багышлана.

Дондагы Ростовта Анатолий Михайлович А. Н. Островскийның драматургиясен өйрәнүне дәвам итә, бу турыда бик төпле «Творчество Островского» дигән монографиясен бастыра.

Үзе мөхәррирләгән «Чехов и наш край» җыентыгында А. П. Чехов хакындагы күп мәкаләләрен һәм материалларын бастыра. 1935 елда А. М. Лининның А. М. Горький, А. С. Серафимович һәм А. П. Чехов турындагы тәнкыйть мәкаләләре чыга.

А. М. Линин шулай ук А. С. Пушкинның Төньяк Кавказда булуы белән бәйле мәсьаләләрне дә ныклап өйрәнә. Ул «Историк Войска Донского В. Д. Сухоруков и А. С. Пушкин» һәм «А. С. Пушкин на Дону» дигән гыйльми эшләрен бастырып чыгара. Аларның соңгысы 1941 елда нәшер ителә, ә 1949 елда яңадан басыла.

Анатолий Михайлович Линин Ростов язучылар оешмасында зур эшләр алып бара, Дон язучылары турында үзенең күп мәкаләләрендә язып чыга.

Әсәрләре үзгәртү

Аерым басмалары үзгәртү

  1. Литература по А. Н. Островскому. — Владикавказ, 1924.
  2. Литературные очерки. — Ростов н/Д: Азчериздат, 1935.
  3. За литературную, достойную эпоху. — Ростов н/Д: Азчериздат, 1936.
  4. Творчество А. Н. Островского. — Ростов н/Д: Ростиздат, 1937.
  5. А. С. Пушкин на Дону. — Ростов н/Д: Ростиздат, 1941, 1949.

Әдәбият үзгәртү

  • Дон литературный. Писатели России. Шолоховский край. XIX—XXI вв.:справ. изд., Сост. Губанов Г. — Ростов н/Д, 2006. — 512 с. ISBN 5-481-00623-5

Сылтамалар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү